Азнакай

Wikipedia проектыннан

(Aznaqay битеннән юнәлтелде)
Азнакай
Шәһәр
Ил Рәсәй
Өлкә Татарстан
Шәһәр башлыгы Рәфис Галиев
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
1762
Шәһәр статусы алу датасы 1987
Мәйдан 15 км2
Климат уртача
Официаль тел урысча, татарча
Халык саны 34 525 кеше (2008)


АзнакайТатарстан шәһәре, Азнакай районының үзәге.

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Азнакай янында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр тау урнашкан.

Азнакай Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында, Ык елгасының сул кушылдыгы Стәрлек елгасында, Ульяновск - Уфа юлының Ютазы тимер юл станциясенең көньяк-көнчыгыш тарафында 34 км ераклыкта урнашкан шәһәр.

Казанга кадәр ераклыгы 376 км. Мәйданы 15,3 км2, халык саны якынча 35 мең кеше.

[үзгәртү] Тарих

XVIII гасырның беренче яртысында салынган.
1956 елдан башлап эшчеләр бистәсе.
1987 елда шәһәр статусын ала.
1931нче елдан башлап 1936нчы елга кадәр һәм 1965 елдан башлап хәзергәчә Азнакай районының үзәге.

[үзгәртү] Сәнагать

  • "Азнакаевнефть" нефть-газ чыгару идарәсе
  • "Нефтемаш" тәҗрибәләр заводы
  • УАЗ машиналарын төзәтү заводы
  • тегү фабрикасы
  • май һәм икмәк заводлары

[үзгәртү] Сылтамалар