Испания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Испания latin yazuında])
(İspaniä битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Испания
Flag of Spain.svg
Байрак
Escudo de España (mazonado).svg
Илтамга
Башкала Мадрид
Халык саны 46 528 024 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1479 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00, UTC+01:00
Рәсми тел испан теле
Җәгърафия
Мәйдан 505,990 дүрткел киламитер
Координатлар 40°N 3°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Филипп VI
Башлык исеме Испания хөкүмәте рәисе
Хөкүмәт башлыгы Педро Санчес
Икътисад
ТЭП $1 311 320 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Кеше башына ТЭП $28 157 (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евра́
Инфеләсә 1.6% (2016)
Акчалата резерв 544 061 600 АКШ дуллыры (1960), 887 873 550 АКШ дуллыры (1961), 1 045 887 990 АКШ дуллыры (1962), 1 148 505 160 АКШ дуллыры (1963), 1 515 235 680 АКШ дуллыры (1964), 1 411 897 520 АКШ дуллыры (1965), 1 210 578 030 АКШ дуллыры (1966), 1 053 098 400 АКШ дуллыры (1967), 1 303 543 700 АКШ дуллыры (1968), 1 285 926 800 АКШ дуллыры (1969), 1 851 302 470 АКШ дуллыры (1970), 3 347 891 154 АКШ дуллыры (1971), 5 397 172 464 АКШ дуллыры (1972), 7 771 042 558 АКШ дуллыры (1973), 8 535 016 960 АКШ дуллыры (1974), 7 507 064 705 АКШ дуллыры (1975), 6 626 926 078 АКШ дуллыры (1976), 8 357 980 885 АКШ дуллыры (1977), 13 394 127 224 АКШ дуллыры (1978), 20 702 703 861 АКШ дуллыры (1979), 20 473 495 450 АКШ дуллыры (1980), 16 610 948 552 АКШ дуллыры (1981), 14 328 182 502 АКШ дуллыры (1982), 12 974 277 206 АКШ дуллыры (1983), 16 464 821 364 АКШ дуллыры (1984), 15 966 405 780 АКШ дуллыры (1985), 20 548 059 804 АКШ дуллыры (1986), 36 439 290 439 АКШ дуллыры (1987), 42 835 075 929 АКШ дуллыры (1988), 47 769 550 563 АКШ дуллыры (1989), 57 238 070 967 АКШ дуллыры (1990), 71 344 881 792 АКШ дуллыры (1991), 50 708 513 479 АКШ дуллыры (1992), 47 145 829 668 АКШ дуллыры (1993), 47 531 541 979 АКШ дуллыры (1994), 40 530 652 088 АКШ дуллыры (1995), 63 699 008 687 АКШ дуллыры (1996), 72 934 647 845 АКШ дуллыры (1997), 60 881 358 880 АКШ дуллыры (1998), 37 999 946 186 АКШ дуллыры (1999), 35 607 631 019 АКШ дуллыры (2000), 34 235 512 401 АКШ дуллыры (2001), 40 303 475 470 АКШ дуллыры (2002), 26 809 455 050 АКШ дуллыры (2003), 19 758 633 158 АКШ дуллыры (2004), 17 227 460 742 АКШ дуллыры (2005), 19 339 943 650 АКШ дуллыры (2006), 19 028 954 443 АКШ дуллыры (2007), 20 288 384 586 АКШ дуллыры (2008), 28 051 364 564 АКШ дуллыры (2009), 31 871 818 384 АКШ дуллыры (2010), 46 704 854 402 АКШ дуллыры (2011), 50 588 476 002 АКШ дуллыры (2012), 46 335 468 959 АКШ дуллыры (2013), 50 411 867 872 АКШ дуллыры (2014), 53 973 839 996 АКШ дуллыры (2015), 63 039 919 322 АКШ дуллыры (2016), 69 400 198 866 АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Эшсезлек дәрәҗәсе 25% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.27 (2014)[2]
КПҮИ 0.876 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 82.83171 ел (2015)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 061 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • 091 (пүлисә)[5]
  • Электр аергычы төре Europlug,[6] Schuko[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[7]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
    Телефон коды +34
    ISO 3166-1 коды ES
    ХОК коды ESP
    Интернет домены .es


    Испа́ния, рәсми исем – Испа́ния Патшалыгы (исп. һәм галис. Reino de España, кат. Regne d'Espanya, баскча Espainiako Erresuma)Көньяк Аурупаның көнбатышында урнашкан зур булмаган дәүләт. Пиреней ярымутравының зур өлешен алып тора. Илнең исеме «и-шпаним» — «куяннар яры» сүзеннән килеп чыга.

    Көнбатышта Португалия, көньякта Бөекбритания биләмәсе — Гибралтар, төньякта Франция, Андорра белән, һәм Африкадагы Сеута һәм Мелилья биләмәләре Марокко белән чиктәш.

    Испания ярлары Атлантик океан һәм Урта диңгез белән юыла.

    Аурупа берлегенә һәм НАТОга керә.

    Испания тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Бу территориядә беренче кешеләр б. э. кадәр 35 мең еллар элек барлыкка киләләр. Берничә мәдәният бер-берсен алмаштыралар. Б. э. кадәр 1200 еллар элек монда финикиялелеә киләләр. Алар анда Гадес (хәзерге Кадис шәһәре) колониясен төзиләр. Финикиялеләр һәм греклар мондагы ибер дип аталучы, югары мәдәниятлы, ләкин кечкенә кабиләләр турында мәгълүмат калдыралар. Б. э. кадәр 5-3нче гасырларда монда кельтлар киләләр, һәм иберлар белән кушылып кельтибер кабиләләрен барлыкка китерәләр. Пун сугышларыннан соң бу территорияне римлылар басып ала башлыйлар, һәм Август идарә иткән вакытка буйсындыралар.

    2нче гасырдан соң ярымутрауда нәсари дине тарала башлый. 5-нче гасырның икенче яртысыннан соң вестготлар басып керә һәм алар үзләренең корольлекләрен төзиләр. 711718нче елларда гарәбләр бу җирләрне тулысынча диярлек басып алалар, һәм Хәлифлек эченә кертәләр. Тиздән Хәлифлек таркала, Кордовада Омейяд династиясе идарәсе саклана, 10нчы гасырда ил чәчәк ату чорына җитә. Кастилия, Арагон, Леон- христиан короллекләре бу илгә каршы бертуктаусыз сугышлар алып баралар (Реконсиста). 1492нче елда Арагон һәм Кастилия берләшеп маврларның соңгы дәүләте – Гранада әмирлеген алалар. Шул ук чорда Испания Яңа Дөньяга кораблар җибәрә, һәм зур колонияләрне басып ала.

    Аурупада Карл V Габсбург (151656) идарә иткән вакытта Испания Изге Рим империясенең үзәге һәм зур католик дәүләт була. Испания флоты ("җиңелмәс армада") җимерелүе, Англия белән сугышта җиңелү, Нидерланд провинөияләрен югалту Испаниянең Аурупага тәэсирен бетерә. Филипп III җитәкчелеге вакытында Испаниянең куәте кимүе башлана, моңа инквизиөиянеҗ тәэсире зур була. 18нче гасырда илнең өчке тотрыксызлыгы башлана: Габсбургларны Бурбоннар алмаштыра, 19нчы гасырда 5 тәмамланмаган инкыйлаб була:180814, 182023, 183443, 185456 и 186874нче елларда. Бөтен инкыйлаблардан соң Конституцияле монархия кала.

    1923нче елдан 1930нчы елга кадәр Испаниядә Мигель Примо де Ривера диктатурасы урнаша. 1931нче елдагы сайлаулардан соң илдә җөмһүрият иглан ителә. Уң хакимият идарәсенең "ике кара елы"ннан соң сайлауларда сул Халык фронты җиңә, һәм халык ике өлешкә аерыла: Халык фронты һәм Мароккодагы җөмһүрияткә каршы чыккан генерал Франко яклылар. Франко националистларына чиркәү, монархиячеләр, испан фашистлары таяныч булып торалар. 19361939нчы еллардагы гражданнар сугышында 600 мең кеше вафат була, шуларның 400 меңе Франконың сәяси терроры корбаннары. 19391975 елларда Франко диктатурасы вакытында, хакимият зур җир биләүче булган католик чиркәвендә була. 1975нче елда Франко үлеменнән соң илдә Хуан Карлос I җитәкчелегендәге парламент монархиясе урнаша. 1978нче елның 12 декабрендә яңа демократик Конституция кабул ителә. 1981нче елдагы хәрби путчтан соң 1982нче елдагы парламент сайлауларында социалистлар җиңәләр, Фелипе Гонсалес 1996нчы елга кадәр премьер-министр була. 1982нче елда Испания НАТОга, 1986нчы елда АБгә керә. Испаниянең башка Аурупа илләре белән якынаюы, илнең абруен күтәрә.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Caldera de Taburiente La Palma.jpg

    Испания Пиреней ярымутрауының зур өлешен, урта диңгездәге Балеар утрауларын, Атлантик океандагы Канар утрауларын алыптора.

    Шулай ук төньяк Африкада Испаниянең 5 суверен территориясе бар.

    Испаниянең климаты бик үзенчәлекле: әгәр илнең төньяк-көнбатышы Аурупаның иң явым-төшемле урыннарының берсе булса, көньяк өлештә африка чүлләренә ошаган урыннаны күрү мөмкин.

    Испанияне Швейцариядән соң Аурупаның иң таулы өлкәсе итеп саныйлар. Таулар һәм таулыклар илнең 90%ын алып торалар. Аурупадагы иң биек Месета (испанча өстәл) яссы таулыгы илнең яртысын диярлек алып тора, аның уртача биеклеге 660 метр. Месетада җәй бик кызу һәм коры, ә кыш салкын.

    Илнең иң зур Пиреней таулар системасы көнбатыштан көнчыгышка таба 450 кмга сузылучы берничә параллель сырттан тора. Ането түбәсе (3404 м) Пиренейның иң биек ноктасы.

    Пиреней ярымутрауының бөтен көньяк-көнчыгышын тау массивларыннан һәм сыртлардан торучы Кордильера-Бетика алып тора. Сьерра Невада сырты биеклеге альплардан гына калыша. Мондагы Муласен тауының биеклеге 3478 м.

    Түбәнлекләр, үзәннәр илнең 10% ын гына алып торалар. Иң зур тигезлек -Андалус тигезлеге. Аның буенча Гвадалквивир елгасы ага. Илнең көньяк-көнчыгышында Эбро елгасы үзәнендә Арагон тигезлеге урнашкан. Урта диңгез ярлары буенчаа тар тигезлекләр сузыла.

    Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Хуан Карлос I

    ИспанияКонституцияле монархия. Ил башлыгы — патша. Хәзерге вакытта ул — Хуан Карлос I. Парламент исеме — Генераль кортеслар, парламент ике палатадан тора — депутатлар конгресы һәм сенат. Сенатта 259 кеше (бөтен сенаторлар 4 елга сайлана), ә Депутатлар конгресында 350 кеше (4 ел). Хөкүмәтнең башлыгы — премьер-министр.

    Сәяси партияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Испаниядә барлыгы 500дән артык сәяси партия һәм җәмгыяви хәрәкәтләр теркәлгән.

    Иң зур партияләр:

    • Испания халык партиясе,
    • Испания Социалистик Эшчеләр Партиясе,
    • Коммунистик партия,
    • Регионалистлар.

    2008нче елның 9 мартында Испания парламентына сайлаулар узды. Сайлауда Испания Социалистик Эшчеләр Партиясе җиңде (168 урын), аларның төп көндәшләре Халык партиясе 154 урын алды. Сайлауларда халыкның 75%-ты катнашты.

    Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Испания икътисады үсеш дәрәҗәсе буенча Аурупа Берлеге илләре арасында Финләндия, Алмания, Нидерландлар кебек алга киткән илләрдән ярыйсы калышып, ләкин Португалия, Греция кебек дәүләтләрдән алда торып, урта урыннарны алып тора.

    Испания ТМП үсеше буенча Аурупада әпсәлүт лидер. Туризм һәм төзелеш икътисад үсешенә йогынты ясаучы төп тармаклар. Авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате алай ук алга китмәгән, ләкин монда да Испания АБ буенча күршеләреннән алда тора.

    Чит ил инвестицияләренең килүе, евро бәясе арту, ипотеканың юн булуы төзелеш үсешен арттыра. АБның әгъзалары арасында тигезләндерү сәясәте алып баруына карамастан, Испаниядә бәяләр бик арзан. Испан гаиләсенең уртача кереме бик югары булмау сәбәпле, хакимият субсидияләр йәм льготалар ярдәмендә көнкүреш товарларына бәя артмауны кулда тота.

    Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Испания 17 автоном өлкәгә караган 50 провинциядән тора. Шулай ук Африкадагы ике автоном шәһәр бар: Сеута һәм Мелилья.

    Испаниянең административ бүленеше

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Испания халкының үсүе:

    Ел Халык саны
    1900 18,6 млн кеше
    1932 24,1 млн кеше
    1959 29,9 млн кеше
    1977 36,3 млн кеше
    1996 39,6 млн кеше
    2004 40,28 млн кеше
    2006 45,13 млн кеше
    2008 46,06 млн кеше

    Шәһәрләрдә халыкның 76 %-ты яши. Халык тыгызлыгы — 79,7 кеше/км².

    Төп дин — католиклар (95 %). Моңа карамастан, 2005-нче елдан башлап берҗенесле никахлар рәхсәт ителгән.

    Испаниядән тыш дөньяда 2,7 млн испанияле яши.

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/ESP.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. https://www.boe.es/legislacion/codigos/codigo.php?id=20&modo=2&nota=0&tab=2.
    8. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Census.gov. Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce (2013). 2013 елның 9 май көнендә тикшерелгән. 2013 елның 9 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
    9. 9,0 9,1 Международный валютный фонд (сентябрь 2011)
    10. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Human Development Report 2013. United Nations (2013). 2013 елның 14 март көнендә тикшерелгән.

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]