Александр Карпов (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Карпов (1953) latin yazuında])
Александр Карпов
Туган телдә исем Александр Николаевич Карпов
Туган 26 июль 1953(1953-07-26)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 17 сентябрь 2020(2020-09-17) (67 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Ильински (Уразлы)
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре технолог, ширкәт җитәкчесе
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2020
Татарстанның атказанган машина төзүчесе

Александр Карпов, Александр Николай улы Карпов (рус. Александр Николаевич Карпов, 1953 елның 26 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан2020 елның 17 сентябре, шунда ук) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020). Татарстанның атказанган машина төзүчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 26 июлендә Казанда туган. «Пластик массаларны һәм эластомерларны эшкәртү технологиясе» белгечлеге буенча С. М. Киров исемендәге Казан химия технология институтын (1996 ел) һәм «транспортта пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча Россия дәүләт элемтә юллары ачык техник университетын (1998 ел) тәмамлаган[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт юлын 1971 елда Казан вертолет заводында башлаган: слесарь, 2нче разрядлы слесарь-җыючы, слесарь-сынаучы булып эшләгән.

1982—1991 елларда — Татарстан АССР ЭЭМ, УИТУ матди-техник тәэмин итү базасы мөдире.

1991—1994 елларда — «Старт» МН директоры.

1994—2009 елларда — Горький тимер юлының йөк машиналары хезмәтенең механика юл остаханәләре: «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының терминал-склад комплексы белән идарә итү буенча механика юл остаханәләре дирекциясенең структур бүлекчәсе башлыгы. «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Горький тимер юлының бина һәм корылмаларны эксплуатацияләү дирекциясенең Юдино автотранспортны эксплуатацияләү цехының җитештерү башлыгы.

2009 елдан — «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директорның беренче урынбасары.

2018 елда предприятиенең Директорлар советы карары белән генераль директор вазыйфасына билгеләнгән[2].

2020 елның 17 сентябрендә каты авырудан соң Казанда вафат. Яшел Үзән районы Ильинка авылында җирләнгән[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]