Босния һәм Герцеговина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Босния һәм Герцеговина latin yazuında])
(Bosniä häm Hertsegovina битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бүснә-Һәрсәк
Flag of Bosnia and Herzegovina.svg
Байрак
Coat of arms of Bosnia and Herzegovina.svg
Илтамга
Башкала Сараево
Халык саны 3 507 017 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 март 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00, UTC+02:00
Рәсми тел бошнак теле, харват теле, серб теле
География
Мәйдан 51,197 дүрткел километр
Координатлар 44°N 18°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Бүснә-Һәрсәк парламин мәҗлесе
Дәүләт башлыгы исеме Бүснә-Һәрсәк Президиумы
Дәүләт башлыгы Додик, Милорад, Желько Комшич, Šefik Džaferović
Хөкүмәт башлыгы Звиздич, Денис
Икътисад
ТЭП $18 169 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге конвертламалы марка
Инфеләсә -0.3% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 28% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.263 (2014)[2]
КПҮИ 0.733 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 76.911 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 122 (пүлисә)[5]
  • 123 (янгын сакчылары)[5]
  • 124 (ашыгыч тыйб ярдәме)[5]
  • Электр аергычы төре Europlug,[6] Schuko[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[7]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
    Телефон коды +387
    ISO 3166-1 коды BA
    ХОК коды BIH
    Интернет домены .ba

    Бо́сния һәм Герцегови́на (Босна һәм Һерцеговина, босн. һәм хорв. Bosna i Hercegovina, BiH, серб. Босна и Херцеговина, БиХ) – Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан дәүләт.

    Халык саны — 3,53 млн кеше (2013). Территориясе: 51 200 км². Төньяктан, көнбатыштан һәм көньяктан Хорватия белән, көнчыгыштан Сербия белән көньяк-көнчыгыштан Каратау белән чикләнгән. Көньяк-көнбатышта Әдрән диңгезенә чыгыш бар. Дәүләт телләре босна теле, хорват теле һәм серб теле. Башкаласы — Сараево.

    Идарә итү формасы — парламент җөмһүрияте. 1992 елдан БМО әгъзасы. 2016 елның февраль аенда Аурупа берлегенә керү гаризасын җибәрә.

    Төп тышкы икътисади хезмәттәшләр - Аурупа берлеге дәүләтләре. Акча берәмлеге — алмаштырыла торган (конвертацияләнә торган) марка.

    Босний дәүләте X—XI гасырларда барлыкка килә. Беренче патшалар католиклар булганнар. 1463 елда Госман дәүләте Боснияне яулап ала. Халыкның шактый зур өлеше Исламны кабул итә.

    Исемнең этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Босна елгасы

    Босния хакында беренче яхшы сакланган искәртмә «Империя белән идарә итү» исемле хезмәттә ясалган[8] (948 һәм 952 еллар арасында Константин VII тарафыннан язылган сәяси-географик белешмәлек). Анда «кечкенә җир» (юнан телендә χωρίον) "Босона" (Βοσώνα) дип атала. Бу исем гидроним (Босна елгасыннан нигез ала). Антон Майер фикеренчә, Босна исеме юнан телендәге «Bass-an-as» тамырыннан килә ала, мәгънәсе «агым су» дигәнне аңлата («bos» яки «bogh»).

    Һерцеговина исеме (алман телендәге «duke» сүзеннән («hерцогның җире» булып чыга)[9] Степан Вукчич дигән босния магнатының исеменнән алынган урынатГосманлы империясе бу җирдә идарә иткән вакытта аны баштан «Һерцоговина сәнҗагы» (төр. Hersek Sancağı) дип атыйлар, соңрак «Һерцоговина әйәләте» дип әйтелә. Һәм инде 1850-елларда аны «Босна һәм Һерцеговина» исеме белән таный башлыйлар.

    1992 нче елда бәйсезлек игълан итү белән «Босния һәм Һерцеговина җөмһүрияте» исемен ала. Әмма 1995 нче елда Дайтон килешүе һәм аның белән бергә кабл ителгән яңа конституциясе нигезендә исеме рәсми рәвештә «Босния һәм Һерцеговина»га үзгәртелә. 

    Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Босна көнбатыш Балканнарда урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта Хорватия белән (932 км), көнчыгышта Сербия белән (302 км) һәм көньяк-көнчыгышта Каратау белән (225 км) чикләшә. 20 километрга якын яр юлы бар. Ул Неум шәһәрен чолгап ала.[10]

    Неум шәһәреннән Әдрән диңгезенә күренеш, жәй 2010

    Илнең исеме ике төбәктән нигез ала - Босна һәм Һерцоговина. Алар арасындагы чик бик төгәл түгел. Территориянең биштән дүртен төньяктагы Босна төбәге алып тора. Калган көньяк җирләрдә Һерцеговина урнашкан.

    Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/BIH.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    7. http://chartsbin.com/view/edr.
    8. Constantine VII Porphyrogenitus (1993). De Administrando Imperio (Moravcsik, Gyula ed.). Washington D.C.: Dumbarton Oaks Center for Byzantine Studies. pp. 153–155
    9. Malcolm, Noel (2002). Bosnia: A Short History. Pan Books. ISBN 978-0-330-41244-5
    10.  Field Listing – CoastlineThe World Factbook, 22 August 2006