Татар халкының этногенезы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Tatarlar tarixı битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Silk-film.png Тышкы видеофайллар
Татарлар тарихы
Silk-film.png «Татарларның килеп чыгышы» видеосы (YouTube, 5:40, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты)

Татар үзатамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТатарларVII-XII гасырларда барлыкка килгән берничә этник берәмлек атамасы. Беренче тапкыр бу атама отуз татар токуз татар рәвешендә Күлтәгингә куелган һәйкәлташта (VIII гасыр) теркәлә; IX гасырның беренче яртысына караган кытай чыганакларында Кытайдан төньяктарак яшәүче кабиләләргә нисбәтләп — да-да (“та-та”) язылышында бирелгән; XI-XII гасырлардагы төрки, фарсы телле мөселман язма чыганакларында Көнчыгыш Төркестан һәм Монголия җирләрендә яшәүчеләр татар буларак телгә алына. Мәхмүд Кашгарыйда шул ук төбәк “Дәште татар” (татар иле) дип аталган. XII гасыр ахырларыннан Чыңгызхан җитәкчелегендә Монгол дәүләте нигезләнә, аны төзү процессына татар кабиләләре дә җәлеп ителә. Урта гасырлар гарәп-фарсы язма чыганакларында Алтын Урда дәүләтенең төп халкы татар дип атала. Көнбатыш Аурупа һәм урыс историографиясендә дә шул атама ныгып калган. Русиядә XX гасыр башына кадәр Идел-Урал төбәгендә, Көньяк Себердә, Төньяк Кавказ һәм Кырым ярымутравында яшәгән мөселман халыкларының күпчелеген татар дип атаганнар.

Географик-этнографик төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарлар халык буларак 3 этнотерриториаль төркемгә бүленә: Идел-Урал татарлары, Себер татарлары һәм Әстерхан татарлары. Шулай ук субэтник Польша–Литва татарлары төркеме дә бар. Идел-Урал төбәге төркеме — иң зурысы, анда 4 миллионнан артык татар исәпләнә. Бу төркем шулай ук берничә субэтник төркемгә бүленә: Казан татарлары, Касыйм татарлары, мишәрләр һәм типтәрләр. XIII-XV гасырларда гомуми татар атамасы белән йөрүче кайбер төрки халыклар (Кырым татарлары, нугайлар һ.б.) XVIII гасырның икенче яртысы — XIX гасыр ахырларында үзләре мөстәкыйль этник төркем булып оешалар. Күпчелеге мөселман-сөнниләр, бер өлеше (керәшен татарлары, нагайбәкләр) христиан динен тота.

Татарның килеп чыгышына карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих өлкәсендәге галимнәре арасында исә татарларның килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндә 3 төп концепция яши.

Болгар-татарчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренчесе — болгар-татарчылык карашы. Аның буенча татарның килеп чыгышының төп нигезе — болгарлар һәм төркиләшкән җирле фин-угыр халкы. Ә. Вәлиди, Х. Габәши, М. Зәкиев, Ф. Урманчиев һ.б. галимнәр болгарлар килеп чыгышында Евразиянең иң борынгы чордан мәгълүм күчмә скиф, сармат, алан-ас һ.б.ның да катнашы бар дип исәплиләр. Болгар-татар карашы тарафдарлары татарның этнокультура традицияләре һәм гореф-гадәт нигезләре Идел буе Болгар дәүләте дәверендә формалашкан һәм Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгы дәверләрендә әллә ни зур үзгәрешләр кичермәгән дип саныйлар. Алтын Урда чорында болгар халкы берничә этнотерриториаль төркемгә бүленә. Казан ханлыгы дәверендә болгарларның монголларга кадәр булган гореф-гадәт, яшәү рәвешләре яңадан тергезелә һәм алга таба үзенчәлекле үсеше дәвам иттерелә. Хәтта халыкның “болгар” рәвешендәге үзатамасы да 1920 елларга кадәр саклана дип уйланыла. Татарның килеп чыгышына караган бу концепция XX гасыр башларында Риза Фәхретдин, Г. Н. Әхмәров, Н. Н. Фирсов, М. Г. Худяков һ.б. галимнәренең хезмәтләрендә дә чагылыш таба. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 август карарына ярашлы һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан татарлары этногенезын ачыклауга багышланган фәнни сессиясеннән (1946) соң әлеге концепция рәсми кабул ителә, Х. Г. Гыймади, А. П. Смирнов, Н. Ф. Калинин, Л. Җ. Җәләй, Һ. В. Йосыпов, А. Х. Халиков, М. З. Зәкиев һ.б. галимнәрнең хезмәтләре шушы концепциягә нигезләнә.

Татар-монголчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче концепция — татар-монголчылык карашы. Ул Көнчыгыш Европага татар-монгол кабиләләре белән бергә күчеп килгәннәр, җирле кыпчаклар белән кушылып һәм Алтын Урда дәверендә Ислам динен кабул итеп, татар мәдәниятен һәм дәүләтчелеген барлыкка китергәннәр дигән карашка нигезләнә. Бу концепциянең төп асылы кайбер урыс, башкорт, чуаш галимнәре: Н. А. Мәҗитов, В. Ф. Каховский, В. Д. Дмитриев, Н.И. Егоров, М. Р. Федотов һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба.

Төрки-татарчылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченчесе — төрки-татарчылык карашы. Бу концепция татар халкының килеп чыгышында Идел буе Болгары халкы белән бергә кыпчак, кимәк дәүләти берләшмәләренә кергән халыклар катнашуына да зур урын бирә. Бу карашта торучылар фикеренчә, татар халкының төп үзенчәлеге һәм яшәеш өлгеләре — халыкның тарихында һәм тормышында гәүдәләнгән үзаңы үсешендә, гасырлар буе дәвам иткән дини йолаларында, дәүләтчелектә, язма мәдәният һәм мәгърифәт традицияләрендә чагыла. Татар халкы этник тарихының төп үсеш дәвере Алтын Урда чорына туры килә, шул чорда җирле болгар һәм кыпчаклар монголлар белән килгән ишле төрки-татар кабиләләренә кушыла, яңа дәүләтчелек һәм мәдәният традицияләре, төрки нигездә уртак әдәби тел барлыкка килә.

XIX гасырның икенче яртысында, буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр көчәйгән чорда, аерым милли мәдәниятләр, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендәге татар мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелә. Татар халкының тарихи-мәдәни бердәмлеге мәсьәләсе һәм үткәне белән кызыксыну арта, тарихи традицияне барлау яңартыла. Бу чорда Казан татарларының югары үсешкә ирешкән мәдәният, әдәби тел, уку-укыту, китап бастыру һәм вакытлы матбугат казанышлары Русиядә яшәүче байтак төрки халыклар өчен үрнәк була, башка татар этносы төркемнәренең милли үзаңы үсүенә китерә, аларда бердәм татар халкы булу хисе көчәя. 1926 елда халык санын исәпкә алу вакытында СССРда яшәүче татарларның 88 проценты үзен шул исем белән атаган.

ДНК генеалогиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсәй Фәннәр академиясе Медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоян 2006-2014 елларда башкарылган тикшеренүләр буенча Кырым, Идел-Урал һәм Себер татарларының ДНК һаплотөркемнәре аерылып тора.[1][2]

Кырым татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге тикшеренүләр буенча Кырым татарларының генофондында якынча 50% көньяк һаплотөркемнәр (E1b1b1-M35; G1-M285; G2a-P15; I2a-P37.2; J1-M267; J2-M172), кечкенә өлешне көнчыгыш һаплотөркемнәр (C3-M217, O3-M122; Q-M242) һәм Ауразия һаплотөркемнәре R1a-M198 һәм R1b-M343 тәшкил итә. Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия сызыгы һаплотөркеме һәм якынча 10 % көнбатыш (нигездә Үзәк Азия) һаплотөркеме өлеше кергән.

Идел буе татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел буе татарларының 49% R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркеме тәшкил итә. R1a-M198 Ауразиянең көнбатыш өлешендә киң таралган, N1c-LLY22g һаплотөркеме Балтыйк диңгезе буеннан Чукоткага кадәр таралган. Шулай итеп, Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган һаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Ауразия өлеше тәшкил итә.

Себер татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер татарларының генофондында иң еш очрый торган G2a-P15; N1c-LLY22g; R1a-M198; N1b-P43 һәм Q-M242 гаплотөркемнәре. Әгәр Казан татарларында R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркемнәре якынча 50 % , Себер татарларында 30 % тәшкил итә. Шулай итеп, Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итүче һаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле.

Русия галимнәре (Елена Балановская, Анастасия Агджоян, Надежда Маркина) шул тикшеренүдә Кырым, Идел буе һәм Себер генофондында һаплотөкемнәрнең кайбер аермасын күреп, татарлар бер халыктан килеп чыкмаган дип йомгак ясадылар. Ләкин сер түгел: Алтын Урдага күп кенә төрле кабиләләр кергәннәр һәм кушылганнан соң, татар халкын формалашкан

Балановская карашына каршы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков "Генетик материал фәкать биологик масса турында мәгълүмат бирә, әмма халык биологик массадан оешмый, аны тел, мәдәният һәм сәяси процесслар оештыра." дип белдерә, биологик анализны исә фәкать ирләр нәселе турындагы мәгълүмат бирүче Y-хромосома нигезендә генә түгел, шулай ук аутосома мәгълүматларын исәпкә алып кылу дөреслеген ассызыклый.[3]

Татарның көнкүреше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларның ата-бабадан килгән һәм тормыш-көнкүрештә иң мөһим урын тоткан төп шөгыльләре: игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм сунарчылык. Сәүдә эше, сәүдә арадашлыгы да татарларның борынгы дәверләрдән килгән традициясе. XVI гасыр урталарында дәүләтчелекне югалткач кына сату-алу белән көн күрүчеләр саны кими. XVIII гасыр урталарыннан патша хакимияте татарларга Урта һәм Үзәк Азия илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруга мөмкинлек бирә, шуннан соң Казан, Ырынбур губерналарында, Рязань губернасының Касыйм төбәгендә татарларның зур сәүдә үзәкләре барлыкка килә. Татарлар, нигездә, утрак тормышлы халык. Кайбер төбәкләрдә аерым төр хуҗалык эшләрен башкару өчен җәй-көз айларында җәйләүгә чыгып яшәү традицияләре дә сакланып килә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң татарлар үзләренең дәүләтчелеген тергезү юнәлешендә зур омтылыш ясыйлар. 1920 елның маенда үзәк хакимият декреты белән ТАССР төзелә. Бүген Татарстан Республикасы Русиянең бер субъекты санала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар тарихы хронологиясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Идел буе, Себер һәм Кырым татарлары бер генетик тамырдан түгел - РФ медицина-генетик үзәге. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь көнне тикшерелгән.
  2. Анастасия Агджоян, Надежда Маркина. Генофонды татар Евразии: объединять нельзя разделять. Генофонд.рф гыйльми проекты. 2016 елның 16 декабрь көнне тикшерелгән.(рус.)
  3. Рәмис Латыйпов. Д.Исхаков: Генетикларның Кырым, Себер, Идел татарларын төрле халык диюе – сәяси сенсация. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 2016 елның 16 декабрь көнне тикшерелгән.