Әфганстан
Әфганста́н яки Ауганстан (tat. lat.Äfğänstan, Awğanstan, /æfˈɡænᵻstæn/, пушту һәм дари افغانستان Әвгонистон), рәсми атамасы — Әфганстан Ислам Әмирлеге (пушту د افغانستان اسلامي امارات, дари امارت اسلامی افغانستان) — Урта көнчыгышта урнашкан дәүләт. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.
Әфган атамасы беренче тапкыр 982 елда килеп чыга. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута ил хакында боларны әйтә: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».
Географиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында Караком чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: Амудәрья, Һерируд, Һилмәнд.
Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә 1400 гә якын файдалы казылмалар чыганагы бар,[52][53][54] шулар арасында, барит, хромит, күмер, бакыр, тимер рудасы, кургаш, табигый газ, нефть, кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, тоз, күкерт, тәлк, тутыя һәм башка минерллар.[55][56]. Айнак исемле бакыр чыганагы Ауразиядә иң зур санала.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32…+35 °C, тауларда +10…+14 °C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0…+8 °C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 °C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Хәзерге Әфганстан территориясендә БЭК 1 нче меңъеллыкта берничә вак дәүләт булган, Бахтәр шуларның иң көчлесе иде. Алар гасырлар дәвамында Ахәмәниләр, Сәләүкиләр, Гарәп хәлифәлеге, Газнәвиләр, Мугыллар, Тимуриләр, Бабуриләр, Сәфәвиләр хакимлеге астында булган. 1747 елда Әхмәтшаһ Дөррани Хөрәсән, Систан, Синд, Бәлүҗстан, Пәнҗаб, Кәшмир һәм Балхны, шула ук Амудәрьяның сул ярындагы аерым җирләрне кулга төшереп, беренче мәртәбә мөстәкыйль Әфганстан дәүләтенә нигез салган. Ләкин ул 1818 елда берничә ханлыкка таркалды. 1825 елда Кабул хакиме Дусмөхәммәт әфган җирләрен бербөтен дәүләт итеп берләштермәкче булган, ләкин Британ империясе башлап җибәргән ингиз-әфган сугышлары (1838-1840, 1878-1880) моңа комачаулаган. Британия Әфганстанны үз мөстәмләкәсенә әйләндерә алмаган, ләкин 1879 елда тышкы сәясәт аның кәнтрүле астына үткән. 19 гасыр азагында — 20 гасыр башында Әфганстанда үзәкләштерелгән дәүләт формалашу процессы бетеп килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Әфганстан үзен битараф дип игълан итте. Кулай халыкара шартларның барлыкка килүе Әфганстан әмире Әмануллаханга 1919 елның 28 февралендә Әфганстанны бәйсез дип игълан итүгә мөмкинлек бирде.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әфганстан — күпмилләтле дәүләт. Анда төрле телләр төркемнәренә караган утыздан артык халык яши. Халкының яртысы диярлек — пуштуннар (42%). Таҗиклар (27%), үзбәкләр (9%), һәзаралар (8%), чәраймаклар (4%), төрекмәннәр (3%), бәлүҗләр (2%), пәшәиләр, нуристаниләр, гарәпләр, памириләр, браһвиләр, гурҗарлар, кыргызлар, һәм хәтта аз санда татарлар[57] да бар.
Моны да карагыз: Әфганстан татарлары
Шәһәрләрдә 26% яши.[58] Эре шәһәрләр: Кабул, Мазары-Шәриф, Кандаһар, Һәрат, Кондыз, Талукан, Пулы-Хөмри, Шеберган, Чарикар.[3]
Сөйләшелә торган телләр: дари — 50%, пушту — 35%, төрки телләр — 11%, бәлүҗ теле — 2%, башка телләр — 4%.[59]
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халкының 100 % диярлек ислам динендә тора, шуларның якынча 90 % — сөнни мөселманнар, 7-19% — шигый мөселманнар[60]. Ислам диненнән христиан диненә күчүчегә үлем җәзасы бирелә. Әфганстанда (Кабул, Кандаһар, Җәләлабад шәһәрләрендә) һинд дине вәкилләре (ун мең кеше), сикхлар (4 мең) яши. Христианнар 30 мең (күпчелеге чит ил ватандашлары). Бәһаи дине вәкилләре — 15 мең кеше. Зәрдөштлек дине вәкилләре — 3,5 мең кеше.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әфганстан 34 вилаятькә (ولايت, wilåyat) бүленә. Вилаять башында Әфганстан президенты тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.[1] Һәр вилаять Әфганстан хөкүмәтенең Агайлар пулатында ике кеше белән вәкиллек ителгән, шуларның берсе вилаять шурасы тарафыннан дүртьеллык мөддәткә сайлана, икенчесе исә өчьеллык мөддәткә район шуралары тарфыннан сайлана. Халык пулатына депутатлар турыдан-туры районнардан (гомуми саны — 388) сайланыла; вилаятьне тәшкил итүче районардан сайланган депутатлардан иң кимендә икесе хатын-кыз булырга тиеш.
Вилаять | # | ISO 3166-2[62] | Үзәк | Халык саны
(2015)[63] |
Мәйдан
(км²) |
Районнар
саны |
Харита |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Бәдәхшан | 30 | AF-BDS | Фәйзабад | 950,953 | 44,059 | 29 | |
Бадгыйс | 4 | AF-BDG | Калаи-Нәү | 495,958 | 20,591 | 7 | |
Бәгълан | 19 | AF-BGL | Пулы-Хөмри | 910,784 | 21,118 | 16 | |
Бәлх | 13 | AF-BAL | Мазары-Шәриф | 1,325,659 | 17,249 | 15 | |
Бамъян | 15 | AF-BAM | Бамъян | 447,218 | 14,175 | 7 | |
Дайкөнди | 10 | AF-DAY | Нили | 424,339 | 18,088 | 8 | |
Фәраһ | 2 | AF-FRA | Фәраһ | 507,405 | 48,471 | 11 | |
Фәрьяб | 5 | AF-FYB | Мәймәнә | 998,147 | 20,293 | 14 | |
Газни | 16 | AF-GHA | Газни | 1,228,831 | 22,915 | 19 | |
Гур | 6 | AF-GHO | Чагчаран | 690,296 | 36,479 | 10 | |
Һилмәнд | 7 | AF-HEL | Ләшкәр-Гәһ | 924,711 | 58,584 | 13 | |
Һәрат | 1 | AF-HER | Һәрат | 1,890,202 | 54,778 | 15 | |
Җәүзҗан | 8 | AF-JOW | Шеберган | 540,255 | 11,798 | 9 | |
Кабул | 22 | AF-KAB | Кабул | 4,372,977 | 4,462 | 18 | |
Кандаһар | 12 | AF-KAN | Кандаһар | 1,226,593 | 54,022 | 16 | |
Каписа | 29 | AF-KAP | Мәхмүде-Ракый | 441,010 | 1,842 | 7 | |
Хуст | 26 | AF-KHO | Хуст | 574,582 | 4,152 | 13 | |
Көнәр | 34 | AF-KNR | Әсәдабад | 450,652 | 4,942 | 15 | |
Кондыз | 18 | AF-KDZ | Кондыз | 1,010,037 | 8,040 | 7 | |
Ләгъман | 32 | AF-LAG | Миһтарләм | 445,588 | 3,843 | 5 | |
Лугар | 23 | AF-LOG | Пулы-Галәм | 392,045 | 3,880 | 7 | |
Вәрдәк | 21 | AF-WAR | Мәйдәншәһр | 596,287 | 9,934 | 9 | |
Нәңгәрһар | 33 | AF-NAN | Җәлалабад | 1,517,388 | 7,727 | 23 | |
Нимруз | 3 | AF-NIM | Зәрәнҗ | 164,978 | 41,005 | 5 | |
Нурестан | 31 | AF-NUR | Парун | 147,967 | 9,225 | 7 | |
Пәктия | 24 | AF-PIA | Гәрдез | 551,987 | 6,432 | 11 | |
Пәктика | 25 | AF-PKA | Шәрәнә | 434,742 | 19,482 | 15 | |
Пәнҗшер | 28 | AF-PAN | Базарак | 153,487 | 3,610 | 5 | |
Пәрван | 20 | AF-PAR | Чарикар | 664,502 | 5,974 | 9 | |
Сәмәнган | 14 | AF-SAM | Сәмәнган | 387,928 | 11,262 | 5 | |
Сәре-Пул | 9 | AF-SAR | Сәре-Пул | 559,577 | 16,360 | 7 | |
Тәхар | 27 | AF-TAK | Талукан | 983,336 | 12,333 | 16 | |
Урызган | 11 | AF-URU | Тәринкот | 386,818 | 12,696 | 6 | |
Забул | 17 | AF-ZAB | Калат | 304,126 | 17,343 | 9 |
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әфганстан — өч хакимият тармагыннан (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмәи) торган ислам җөмһүрияте. Гамәлдәге конституция 2004 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми, тигез һәм турыдан-туры тавыш бирү нигезендә 4 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин. Башкарма хакимиятне президент җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Иң югары канун чыгару органы — ике пулаттан (югары – Агайлар пулаты, аскы – Халык пулаты) торган Милли мәҗлес.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 79,8%, сәнәгать өлеше 5,7%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 15,7 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Һиндстан (42,2%), Пакстан (28,9%), Таҗикстан (4.6%, 2015).[64] Экспортлана торган таварлар — әфьюн, бодай, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, келәмнәр, йон, мамык, җәнлек тиреләре, кыйммәтле ташлар. Төп импорт партнөрлары — Пакстан (38,6%), Һиндстан (8,9%), АКШ (8,3%), Төрекмәнстан (6,2%), Кытай (6%), Казакстан (5,9%), Aзәрбайҗан (4,9%).[65] Импортлана торган таварлар — җиһазат, азык-төлек, тикстил, нефть мәхсулатлары.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ http://ksng.gugik.gov.pl/pliki/nazwy_panstw.pdf
- ↑ Official Names of the United Nations Membership — UN, 2016. — 5 p.
- ↑ https://www.skgeodesy.sk/sk/ugkk/geodezia-kartografia/standardizacia-geografickeho-nazvoslovia/nazvy-statov/
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 6,0 6,1 6,2 16 // Конституция Афганистана
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/af.html
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 https://www.diplomatie.gouv.fr/IMG/pdf/The_Constitution_of_the_Islamic_Republic_of_Afghanistan.pdf
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/afghanistan
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/AFGHANISTAN
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/afghanistan
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=3
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/afghanistan
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.irena.org/irenamembership
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ Central Intelligence Agency Afghanistan: People and Society — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1981. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
- ↑ 26,00 26,01 26,02 26,03 26,04 26,05 26,06 26,07 26,08 26,09 26,10 26,11 26,12 26,13 26,14 26,15 26,16 26,17 26,18 26,19 26,20 26,21 26,22 26,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 27,0 27,1 Central Intelligence Agency The World Factbook — Washington, D.C.: Central Intelligence Agency, U.S. Government Printing Office, 1981. — ISSN 0277-1527; 1553-8133
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/BX.KLT.DINV.WD.GD.ZS?locations=AF&name_desc=false
- ↑ 30,0 30,1 https://data.worldbank.org/indicator/BX.KLT.DINV.CD.WD?locations=AF&name_desc=false
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/BM.KLT.DINV.WD.GD.ZS?locations=AF&name_desc=false
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/BM.KLT.DINV.CD.WD?locations=AF&name_desc=false
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ https://apps.who.int/gho/athena/data/xmart.csv?target=GHO/SDGSUICIDE,SDG_SH_STA_SCIDEN&profile=crosstable&filter=COUNTRY:*;REGION:*;AGEGROUP:-&x-sideaxis=COUNTRY;SEX&x-topaxis=GHO;YEAR
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ 38,0 38,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ (2) #Afghanistan - Twitter Search / Twitter
- ↑ Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & Law — Университет Северной Каролины, 2009.
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?page=1
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 46,00 46,01 46,02 46,03 46,04 46,05 46,06 46,07 46,08 46,09 46,10 46,11 46,12 46,13 46,14 https://www.bti-project.org
- ↑ 47,0 47,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/AFG
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=AFG
- ↑ http://photos.state.gov/libraries/afghanistan/19452/public/MRA_Oct2013.pdf
- ↑ 51,0 51,1 51,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ Market Prospects. Afghanistan Investment Support Agency. әлеге чыганактан 2016-02-22 архивланды. 1 July 2016 тикшерелгән.
- ↑ Minerals in Afghanistan. 1 July 2016 тикшерелгән.
- ↑ Afghan mines among world's most dangerous. Al Jazeera (2013). 1 July 2016 тикшерелгән.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокprospects3
не указан текст - ↑ The Mineral Industry Of Afghanistan. 1 July 2016 тикшерелгән.
- ↑ http://www.azatliq.org/a/752741.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-10-01, retrieved 2016-11-21
- ↑ https://web.archive.org/web/20140408085103/http://lcweb2.loc.gov/frd/cs/profiles/Afghanistan.pdf
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-07-09, retrieved 2016-11-21
- ↑ References and details on data provided in the table can be found within the individual provincial articles.
- ↑ ISO 3166-2:AF (ISO 3166-2 codes for the provinces of Afghanistan)
- ↑ Afghanistan at GeoHive
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2016-11-21
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-10-19, retrieved 2016-11-21