Албания: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Албания latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 69: Юл номеры - 69:


Албания [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы]], [[НАТО]], [[БСО]], [[Бөтендөнья банкы]], [[Аурупа шурасы]], [[АИХО]], [[Ислам хезмәттәшлеге оешмасы]] берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда [[Аурупа берлеге]]нә керер өчен гариза язды.
Албания [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы]], [[НАТО]], [[БСО]], [[Бөтендөнья банкы]], [[Аурупа шурасы]], [[АИХО]], [[Ислам хезмәттәшлеге оешмасы]] берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда [[Аурупа берлеге]]нә керер өчен гариза язды.

== Этимология ==
{{Кара|Албания (топоним)}}

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең [[урта гасыр]] [[латин теле]]ндә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар ([[Искәндәрия]] шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы [[Птолемей]] безнең эраның [[150 ел]]ында хәзерге [[Дуррес]] тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый<ref>Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.</ref><ref>Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.</ref>).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган<ref>.The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"</ref>. [[Византия]] тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең [[1043 ел]]да [[Константинополь]]гә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның [[Дуррес|Дуррахиум кенәзлегенә]] керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә<ref>Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122 </ref>. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен ''Arbëri'' яисә ''Arbëni'' дип йөрткәннәр, үзләрен исә ''Arbëresh'' яки ''Arbënesh'' дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен ''Shqipëria'' дип атыйлар. [[17 гасыр]] башында бу топоним һәм ''Shqiptarë'' этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр<ref> Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964. </ref>.

[[Төрек теле]]ндә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган ''Арнаутлык'' топонимы исә албаннарның этник төркеме — [[арнаутлар]] белән бәйле.


== Искәрмәләр ==
== Искәрмәләр ==

25 мар 2017, 19:31 юрамасы

Албания Җөмһүрияте
алб. Republika e Shqipërisë
Байрак Илтамга
Шигарь: «алб. Ti, Shqipëri, më jep nder, më jep emrin Shqiptar»»
Һимн: «Hymni i Flamurit»
Бәйсезлек көне 1912 елның 28 ноябре (Госманлы империясеннән)
Рәсми телләр албан теле[1]
Башкала Тирана
Идарә итү формасы Парламент җөмһүрияте
Президент
Премьер-министр
Буяр Нишани
Эди Рама
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

28 748 км²
4,8%
Халык саны
• Бәя (2016)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

2 793 592 (1 гыйнвар 2022)[2]
2821977 кеше
ТЭП
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына


ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2016)
  • Кеше башына

ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

17 930 565 119 $[3] һәм 18 882 095 518 $[3] $
КПҮИ (2016) 0,764[4] (югары
Акча берәмлеге лек
Интернет-домен .al
ISO коды AL
ХОК коды ALB
Телефон коды +355
Сәгать кушаклары +2
Җини коэффициенты 30,8
Балигъ булу яше 18 яшь

Албания яки Арнаутлык (алб. Shqipёria, рәсми исеме – Албания (Арнаутлык) Җөмһүрияте, алб. Republika e Shqipёrisё [ɾɛpuˈblika ɛ ʃcipəˈɾiːs]) — Көньяк-Көнчыгыш Аурупада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. 2016 ел мәгълүматларына күрә, Албаниядә 3 миллионнан артык кеше яши. Илнең башкаласы һәм иң эре шәһәре — Тирана, аннан кала иң зур шәһәрләре — Дуррес һәм Влёра. Албания Балкан ярымутравының көнбатыш өлешендә, Әдрән һәм Ионик диңгезләрнең чигендә урнашкан. Отранто бугазы Албанияне Италиядән аерып тора. Дәүләт төньяк-көнчыгышта Сербия, Косово һәм Метохия мохтариятле төбәге белән, төньяк-көнбатышта – Черногория белән, көнчыгышта – Македония, көньяк-көнчыгышта – Греция белән чиктәш.

Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. 1190 елда Круя шәһәренең Прогон исемле идарәчесе Арбер кенәзлеген төзи, бу беренче албан дәүләте була. XVI гасырда хәзерге албан җирләрен Госманлы империясе яулап ала, төрекләр монда биш гасырга якын хакимлек итә. 1912 елда, Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. 1939 елда Италия Албания патшалыгын басып ала һәм монда Бөек Албанияне төзи, ә 1943 елда ул Алмания протекторатына әверелә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.

Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.

Албания Берләшкән Милләтләр Оешмасы, НАТО, БСО, Бөтендөнья банкы, Аурупа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Аурупа берлегенә керер өчен гариза язды.

Этимология

Калып:Кара

Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.

Албания — илнең урта гасыр латин телендә кулланылган атамасы. Бу исем албани (альбанои) дигән иллирияле кабиләнең үзатамасыннан килергә мөмкин дигән фараз бар (Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый[5][6]).

Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган[7]. Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079-1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Дуррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә[8]. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.

Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр[9].

Төрек телендә кулланылган һәм аның аша татар теленә дә керү мөмкинлегенә ия булган Арнаутлык топонимы исә албаннарның этник төркеме — арнаутлар белән бәйле.

Искәрмәләр

  1. 14 // Конституция Албании
  2. 2,0 2,1 Population of Albania, 1 January 2022Institute of Statistics.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  4. Human Development Report 2015. БМО Үсеш программасы. 2017-03-24 тикшерелгән.
  5. Madrugearu A, Gordon M. The wars of the Balkan Peninsula. Rowman & Littlefield, 2007. p. 146.
  6. Richard Talbert, Barrington Atlas of the Greek and Roman World, (ISBN 0-691-03169-X), Map 49 & notes.
  7. .The Illyrians by J. J. Wilkes, 1992, ISBN 978-0-631-19807-9, page 279"
  8. Robert Elsei. The Albanian lexicon of Dion Von Kirkman. Earliest reference to the existence of the Albanian language, pp. 113–122
  9. Kristo Frasheri. History of Albania (A Brief Overview). Tirana, 1964.

Сылтамалар