Вәзил Мәүликов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәзил Мәүликов latin yazuında])
Вәзил Мәүликов
Туган телдә исем Вәзил Салих улы Мәүликов
Туган 30 октябрь 1943(1943-10-30)
ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылы
Үлгән 22 июнь 2015(2015-06-22) (71 яшь)
Казан
Яшәгән урын Чулман проспекты, Чаллы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре төзүче
Балалар улы Альберт (1968)
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт Каһарманы «Хөрмәт Билгесе» ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Муса Җәлил премиясе

Вәзил Мәүликов, Вәзил Салих улы Мәүликов — төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981), ТАССР атказанган төзүчесе, Муса Җәлил премиясе иясе (1974), Чаллы шәһәренең мактаулы ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 30 октябренда ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында туган. Юдино бистәсендә тимер юл укуханәсен тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КамАЗ төзелешендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Камгэсэнергострой»ның 51- төзелеш-монтаж идарәсендә ташчылар бригадасы оештыра. 1970 елның гыйнварыннан Чаллы Жилстроеның комсомоляшьләр бригадасын җитәкли. Шәһәр биналарын тиз һәм сыйфатлы итеп төзиләр. Куелган бурычны 190-200% ка үтәп, графиктан һәрвакыт алда баралар. Барлыгы 117 бина төзиләр. Бригада әгъзалары берничә һөнәргә ия була, төзелештә бригада подряды кулланыла. Чаллы шәһәренең 1- санлы бала табу йортын (ГЭС бистәсе) 40 көндә сафка бастыралар[2] Чаллыда салыначак беренче 9 катлы бинаны (Яңа шәһәр, 1/05) коруны да В. Мәүликов бригадасына ышанып тапшыралар. Әлеге бинаны төзегәндә, «челнинка» дигән декоратив кирпеч (уйлап табучысы – Александр Волчок) кулланып, Чаллыда бинаны орнамент белән бизәү алымын кертәләр. 1974 елда В. Мәүликов бригадасы Муса Җәлил премиясенә лаек була.

Социалистик Хезмәт Батыры Вазыйх Мәүликов бригадасы, Муса Җәлилне үз бригадаларына алып, аңа язылган хезмәт хакын ССРБ тынычлык фондына күчереп бара[3].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ югары шурасы депутаты.
  • ВЛКСМның XVI, XVII, XVIII корылтайларында катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои социалистического труда и полные кавалеры ордена трудовой славы – наши земляки. Казан: «Хәтер» (ТаРИХ), 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]