Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы latin yazuında])
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы
Элеккеге исемнәр Тукай авыл хуҗалыгы техникумы (1966-1985)
Тукай совхоз-техникумы (1985-2001)
Нигезләү елы 1966
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Әтнә районы ОлыӘтнә авылы
Адрес 422750 ТР Олы Әтнә, Б. Җиһаншин ур., 87нче йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/atnya/org6185/page966774.htm
Логотип
Техникум бинасы

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе [1] (рус. Атнинский сельскохозяйственный техникум) — Татарстанның Әтнә районы үзәге (1930-1959 елларда, 1990 елдан) Олы Әтнә авылында (1959-1963 елларда Тукай районы үзәге) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].
Директоры (2016 елдан) — Айрат Фәнил улы Каюмов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Татарстан АССР министрлар шурасы карары белән Арча районы (1963-1990 елларда, хәзерге Әтнә районы) Олы Әтнә авылында зоотехниклар әзерләүче Тукай авыл хуҗалыгы техникумы оеша. Техникумга 210 (урта белем белән 60, сигезьеллык белем белән 150) укучы кабул ителә. Укуны оештыру өчен техникумга Әтнә урта мәктәбенең икенче уку корпусы (элекке Советлар йорты) бинасы һәм тулай торагы бирелә[3].

1985 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[4] белән Тукай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Арча районы Тукай исемендәге колхоз җирлегендә Тукай совхоз-техникумы оештырыла.

2001 елда РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы[5] белән уку йорты Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә.

2005 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] белән федераль милектән республика милкенә күчерелә.

2016 елда «Кадрлар әзерләүнең ресурс үзәге» статусы бирелә.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[7] буенча 200 студент кабул ителә.

  • Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Ветеринария
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)

Читтән торып уку бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)[8]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы 316/17 01.03.2017 белән расланган уставы буенча рәсми исеме(үле сылтама)
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-17 
  3. ТАССР министрлар шурасы карары № 279 23.05.1966(үле сылтама)
  4. РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 463 06.08.1985
  5. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы № 871 06.08.2001
  6. ТР министрлар кабинеты карары № 163 07.04.2005
  7. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  8. Уку йортына 06.05.2011 бирелгән 125нче санлы сроксыз лицензия нигезендә(үле сылтама)