Удмуртия: юрамалар арасында аерма
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 246: | Юл номеры - 246: | ||
| 17 || [[Можга районы]] || ''Можга ёрос'' || [[Можга]] |
| 17 || [[Можга районы]] || ''Можга ёрос'' || [[Можга]] |
||
|- |
|- |
||
| 18 || [[Сарапул районы]] || ''Сарапул ёрос'' || [[Шыгай ( |
| 18 || [[Сарапул районы]] || ''Сарапул ёрос'' || [[Шыгай (Удмуртия)|Шыгай]] |
||
|- |
|- |
||
| 19 || [[Селты районы]] || ''Сьӧлта ёрос'' || [[Селты]] |
| 19 || [[Селты районы]] || ''Сьӧлта ёрос'' || [[Селты]] |
14 апр 2014, 21:27 юрамасы
Удмуртия | |
удм. Удмурт Элькун | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 11 ноябрь 1991 |
---|---|
Рәсми исем | Удмуртская Республика һәм Удмурт Элькун |
Кыскача исем | Удмуртия |
Рәсми тел | рус теле һәм ар теле |
Гимн | Удмуртия гимны |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Ижау |
Административ-территориаль берәмлек | Россия |
Сәгать поясы | SAMT[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Русиянең Аурупа өлеше |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Udmurt Republic.map |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Президент Удмуртской Республики[d] һәм Глава Удмуртской Республики[d] |
Ил башлыгы | Александр Владимирович Бречалов[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Ярослав Владимирович Семёнов[d][1] |
Башкарма хакимият | Правительство Удмуртской Республики[d] |
Канунбирү органы | Государственный Совет Удмуртской Республики[d] |
Халык саны | 1 493 356 (1 гыйнвар 2021) |
Нәрсә белән чиктәш | Киров өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Пермь өлкәсе[d], Частые районы һәм Сива районы |
Алыштырган | Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
Кулланылган тел | ар теле һәм рус теле |
Мәйдан | 42 100 км² |
Рәсми веб-сайт | udmurt.ru(рус.) |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Конституция Удмуртской Республики[d] |
Тема җәгърафиясе | география Удмуртии[d] |
Феноменның икътисады | экономика Удмуртии[d] |
Номер тамгасы коды | 18 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Удмуртия Викиҗыентыкта |
Удмурт Республикасы — Россия Федерациясе составындагы республика. Идел буе федераль округына керә.
Башкаласы — Ижау шәһәре.
Чиктәшлек
Як | РФ субъекты яки дәүләт |
---|---|
Төньяк Көнбатыш |
Киров өлкәсе |
Көнчыгыш | Пермь крае |
Көньяк | Татарстан |
Көньяк-көнчыгыш | Башкортстан |
Тарих
Моны да карагыз: Вятка губернасы
Урта гасырлар
XV гасырда көньякта торган удмуртлар Казан ханлыгы составында, ә төньякта торган удмуртлар — Мәскәү дәүләт составында иделәр. Казан ханлыгы җимерелүдән соң, удмуртлар бер дәүләттә икәннәр.
Русия составында
XVII–XVIII гасырларда җирләрне үзләштерү башланган, беренче предприятиеләр төзелгән. 1750- һәм 1760-елларда Ижау һәм Воткинск заводлар торгызылган.
1889 елда хәзерге Удмуртиянең төньякта беренче тимер юл үткәргән иде.
РСФСР составында
Вотяк (Удмурт) автономияле өлкәсе
Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрендә барлыкка килгән. Автономия составына элекке Вятка губернасын Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре кергән. Башта (4.11.1920–2.06.1921) өлкәсенең үзәге Глазовта иде, ләкин 1921 елда ул Ижауга күчерелгән.
1926 елда милли состав
- удмуртлар — 52,3 %,
- руслар — 43,3 %,
- татарлар — 2,3 %,
- бисермәннәр — 1,2 %.
1929 елда Түбән Новгород өлкәсе составына кергән.
1932 елның 1 гыйнварында исеме Удмурт автономияле өлкәсе итеп үзгәртелгән.
1934 елның 28 декабрендә Удмурт АССРга үзгәртеп корылган; 1935–1937 елларда Киров крае составына кергән. 1937 елда Киров өлкәсе составыннан Удмурт АССР составына Воткинск, Сарапул, Каракулино һәм Кыяс районнары күчереләләр.
Бөек Ватан сугышы вакытында Удмуртиягә ~40 предприятие эвакуацияләндгән.
Хәзерге заман
1991 елның 11 октябрендә Удмурт АССР Югары Советы республиканың суверенитетын игълан итте. 1994 елда Удмуртия Республикасының Конституциясе кабул ителде.
География
Республика Урта Уралның көнбатышында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 180 км, төньяктан көньякка — 270 км. Иң югары ноктасы — 332 м — республиканың төньяк-көнбатышында урнаша.
Климат
Удмурития континенталь климат зонасында урнаша. Урта ел температурасы — +1,0...+2,5 °C. Елнның иң җылы ай — июль (+17,5...+19 °C), иң салкын — гыйнвар (−14...−15 °C). Максималь температуралар +38...+39 °C җитә, минималь температура –50 °C[2]. Урта ел явымнар саны — 500–600 мм.
Файдалы казылмалар
Нефть
Респуликада 114 нефть чыганагы бар. Запаслар — 300 млн. т.
Торф
Удмуртияда 619 торф чыганагы бар, 204,7 млн. т гомуми запас белән.
Гидрография
Исеме | Озынлыгы (км) | Бассейн мәйданы (км²) |
---|---|---|
Чулман | 2032 | 522000 |
Нократ | 1370 | 129000 |
Чүпче | 501 | 20400 |
Көлмез | 270 | 17240 |
Иж | 270 | 8510 |
Сива | 206 | 4870 |
Вала | 196 | 7360 |
Республика территориясендә 600 тан артык буалар, аларның иң зурысы — Ижау буасы. Көньякта Удмуртия Түбән Кама сусаклагычы белән, ә көнчыгышта —- Воткинск сусаклагычы белән юыла.
Халык
Моны да карагыз: Удмуртия халкы
Милли состав:
Милләт | 1939[3], % | 1959[4], % | 1970[5], % | 1979[6], % | 1989[7], % | 2002[8], % | 2010[9], % |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Руслар | 55,7 | 56,8 | 57,1 | 58,3 | 58,9 | 60,1 | 62,2 |
Удмуртлар | 39,4 | 35,9 | 34,2 | 32,1 | 30,9 | 29,3 | 28,0 |
Татарлар | 3,3 | 5,3 | 6,1 | 6,6 | 6,9 | 6,9 | 6,7 |
Торак пунктлар
Урын | Шәһәр | Удмуртча исеме | Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Ижау | Иж | 627 734 | |||||||
2 | Сарапул | Сарапул | 101 381 | |||||||
3 | Воткинск | Вотка | 99 022 | |||||||
4 | Глазов | Глаз | 95 854 | |||||||
5 | Можга | Можга | 47 961 | |||||||
6 | Игра | Эгра | 20 737 | |||||||
7 | Ува | Ува | 19 984 | |||||||
8 | Балезино | Балезино | 16 121 | |||||||
9 | Кез | Кез | 11 080 | |||||||
10 | Камбарка | Камбарка | 11 021 | |||||||
11 | Кизнер | Кизнер | 9 536 | |||||||
12 | Завьялово | Дэри | 8 986 | |||||||
13 | Кече Пурга | Пичи Пурга | 7 711 | |||||||
14 | Якшур-Бодья | Якшур-Бӧдья | 7 252 | |||||||
15 | Шаркан | Шаркан | 6 614 | |||||||
16 | Яр | Яр | 6 596 | |||||||
17 | Алнаши | Алнаши | 6 303 | |||||||
18 | Вавож | Вавож | 5 816 | |||||||
19 | Новый | Новый | 5 742 | |||||||
20 | Дебёсы | Дэбэс | 5 720 | |||||||
[10] |
Административ-территориаль бүленеш
Моны да карагыз: Удмуртиянең административ-территориаль бүленеше
Административ районнар
Республика буйсынудагы шәһәрләр
Икътисад
Удмуртия — зур үскән промышленность һәм күп тармаклы авыл хуҗалыгы белән республика. Шулай ук республикада иң зур оборона предприятиеләрлнең туплпанышы. Республика нефть белән бай, 2006 елда 10,2 млн. т нефть чыгарылган.[12]
Сәнәгать
Сәнәгатьнең төп тармаклар — машиналар төзү, металл эшкәртү, кара металлургия һәм агач эшкәртү сәнәгате. Энергетика: Ижау, Сарапул, Глазов һәм Воткинскта җылылык электростанция бар. Металлургия җитештерү Ижауда туплпана, металл кою производствосы — Ижауда һәм Воткинскта. Шулай ук җиңел автомобиль һәм автофургоннар, мотоцикллар, ау мылтыкларның ңитештерү бар. Агач хәзерләү төньяк һәм көнбатыш районнарда үткәрәләр. Предприятиләрнең зур өлеше хәрби сәнәгать комплексы белән бәйләнгән.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы файдаланыла торган җирләре республиканың 50 % урынын ала. Терлекчелектә мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өстенлек итәләр. Арыш, бодай, карабодай, солы, борчак, кукуруз, көнбагыш, җитен, рапс, бәрәңге, яшелчәләр үстерәләр.
Транспорт
Автомобиль транспорты
Республиканың территория аша өч федераль әһәмиятле юл уза: Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — Игра — Глазов), Р322 (Ижау — Сарапул).
Һава транспорты
Республиканың бердәнбер аэропорты Ижауда урнаша.
Тимер юл транспорты
Төп линияләр: Казан — Әгерҗе — Екатеринбург, Киров — Балезино — Пермь, Ижау — Воткинск, Люкшудья — Көлмез[13]
Глазовда тимер юл вокзалы. | Можгада тимер юл вокзалы. | Балезинода тимер юл вокзалы. | Сарапулда тимер юл вокзалы. |
Спорт
Профессиональ клублар: "Зенит-Ижевск" футбол клубы (Русиянең икенче футбол дивизионында уйный), Югары хоккей лигада "Ижсталь" хоккей клубы уйный.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ https://www.izh.kp.ru/online/news/2880016/
- ↑ http://www.izh2.ru/izhevsk/klimat.php
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1939 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Муниципальные образования УР
- ↑ http://www.udminvest.ru/prezentaciya_udmurtskoj_respubliki/ekonomicheskij_potencial?PHPSESSID=c5f86ba1012d2b6bce035048b26d668d
- ↑ http://www.udmurt.ru/region/transport/zhel_dor/gzhd.php
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |