Чистай педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чистай педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Беренче Балтыйк буе рус семинариясе
Укытучылар семинариясе (1915-1919)
Чистай халык мәгарифе институты (1919-1921)
Чистай халык мәгарифе гамәли институты (1921-1922)
Рус-татар педагогика техникумы (1922-1937)
Чистай педагогика укуханәсе (1937-2010)
Чистай педагогика көллияте (2010-2015)
Нигезләү елы 1915
Ябылу елы 2015
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Чистай
Адрес 420087, Татарстан, Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 15/1.
Сайт http://chisped.ru/
Көллият бинасы

Чистай педагогика көллияте, рус. Чистопольский педагогический колледж1915-2015 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы.
2015 елда Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллияте белән берләштереп, яңа уку йорты — Чистай күппрофильле көллияте ачыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1915 елда, Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч, нигез салынган.
  • Россия империясендәге 171 Укытучылар семинариясенең берсе буларак, башлангыч укуханәләр өчен укытучылар әзерли.
  • 1919 елда укытучылар семинарияләре педагогик курсларга яки халык мәгарифе институтларына үзгәртелә[1]
  • 1919 елның 2 ноябрендә Чистай халык мәгарифе институты оештырыда (институт шурасы рәисе Ф.Ф. Советкин).
  • 1920 елның августында институтка элекке руханыйлар укуханәсе бинасы тапшырыла. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге һәм мәктәптән тыш тәрбия бүлекләре ачыла.
  • 1920 елда мәктәп укытучылары бүлегенең беренче чыгарылышы була.
  • 1921 елның ахырында институт гамәли институт итеп үзгәртелә.
  • 1922 елның 17 февралендә мөселман педагогик курслары белән берләшеп, исеме Рус-татар педагогика техникумы (1922 елның 6 мартыннан) итеп үзгәртелә[2].
  • 1937 елда техникум Чистай педагогика укуханәсе итеп үзгәртелә. Балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлегенең беренче чыгарылышы була.
  • 1941 елда Буа педагогика укуханәсе белән Чистай педагогика укуханәсе берләштерелә.
  • 2010 елда Чистай педагогика укуханәсе көллият итеп үзгәртелә.
  • 2015 елда Чистай педагика көллияте ябыла, укытучылары һәм укучылары Чистай күппрофильле көллиятенә кушыла.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәктәпкәчә тәрбия
  • Социаль педагогика
  • Чит тел
  • Гамәли информатика
  • Өстәмә белем педагогы
  • Мәгълүмат системалары

Уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 еллык тарихында уку йорты 25 мең белгеч әзерләп чыгарган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәүдәгәр Чукашев утары (XIX гасырның I яртысы).
Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановлением Народного Комиссариата просвещения РСФСР от 9 июля 1919 г.
  2. Предписание Татарского отдела профобразования № 536 17.02.1922
  3. «Все дома России» порталында