122нче Менделеевск һөнәри-техник укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/122нче Менделеевск һөнәри-техник укуханәсе latin yazuında])
122нче Менделеевск
һөнәри-техник училищесы
Түбән Кама нефть химиясе һәм
нефть эшкәртү техникумы филиалы
Элеккеге исемнәр 10нчы Бондюг һөнәр училищесы (1943-1950)
Нигезләү елы 1991
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Менделеевск
Адрес 423652 ТР Менделеевск, М. Горький ур., 3нче А йорт.
Сайт http://122men.ucoz.ru/
Уку йорты бинасы

122нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы, 2012 елдан Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы, (рус. филиал Нижнекамского техникума нефтехимии и нефтепереработкив в г. Менделеевск) — Татарстанның Менделеевск шәһәрендә (1928 елдан Бондюг шәһәр тибындагы бистәсе, 1967 елдан Менделеевск шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Филиал мөдире (2012 елдан) — Татьяна Иван кызы Сотникова.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елларда Бондюгта (хәзерге Менделеевск) Л.Я. Карпов исемендәге завод каршында эретеп ябыштыручылар мәктәбе эшли.

1931 елда әлеге завод каршында ФЗӨ мәктәбе оештырыла. Директоры — А. Крейтер.

1940 елда ФЗӨ мәктәбе 4нче фабрика-завод училищесы итеп үзгәртелә. Директоры — М.Н. Горбунова, РСФСР Югары шурасы депутаты.

1943 елның гыйнварыннан 10нчы Бондюг һөнәр училищесы. 1946 елдан директор — Д.Т. Сытник. 1950 елда укуханә ябыла.

1986 елда Менделеевск шәһәрендә Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы өчен белгечләр (химик анализ лаборанты, слесарь, эретеп ябыштыручы) әзерләү максаты белән, Түбән Кама шәһәренең 34нче һөнәри-техник училищесынең филиалы ачыла (ТАССР, Менделеевск, Гассар ур., 1нче йорт). 1988 елдан филиал Түбән Кама шәһәренең 62нче урта һөнәри-техник училищесынә карый башлый.

1991 елда, Менделеевск шәһәре сәнәгать оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү максатында, ТР мәгариф министрлыгы фәрманы[2] белән мөстәкыйль 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы оештырыла. Беренче директоры — Шамил Рәхим улы Хәлиуллин.

2012 елда ТР министрлар кабинеты карары[3] белән 122 нче Менделеевск һөнәри-техник училищесы Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына филиал итеп кушыла[4].

Уку йортында Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы, «Аммоний» ААҖ, «Менделеевазот» ҖЧҖ, «Форд Соллерс Алабуга» ААҖ өчен белгечләр әзерләнә.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына (филиалы белән бергә) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 465 студент кабул ителә.

Филиалда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану
  • Технология насослары һәм компрессорлары машинисты
  • Электр җиһазларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән)
  • Лаборант–анализ ясаучы
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Гомуми төзелеш эшләре остасы
  • Автомеханик

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-25 
  2. ТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 319 08.07.1991
  3. ТР министрлар кабинеты карары № 957 03.11.2012
  4. Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы сайты
  5. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016