Ирадә Әюпова
Ирадә Әюпова | |
---|---|
ТР мәдәният министры | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 3 мае | |
Аңа кадәр | Айрат Сибагатуллин |
Туган | 13 июль 1971 (53 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Белем | Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d] |
Ирадә Хафизҗан кызы Әюпова (рус. Ирада Аюпова яки рус. Аюпова Ирада Хафизяновна, 1971 елның 13 июле, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — ТР мәдәният министры (2018 елның 3 маеннан), ТР атказанган икътисадчысы (2014). Чыганаклар аның Татарстан хөкүмәтендә югары вазифаларга күтәрелүен «Метшин кешесе» булуы белән аңлата.[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакыда туган. «инженер-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, az) (1993), «юрист» белгечлеге буенча ТИСБИ (2002) тәмамлаган. 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — MasterofPublicAdministration (MPA)» программасы буенча һөнәри белем күтәрү уза.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1994 — 1998 елларда — Түбән Кама шина заводында инженер — программалаучы.
1998 — 2000 елларда — Түбән Кама коммерция үзәгендә баш белгеч.
2000 — 2004 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.
2004 — 2005 елларда — Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
2005 — 2006 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.
2006 — 2008 елларда — ТР икътисад министрлыгында бүлек мөдире.
2008 — 2011 елларда — ТР мәдәният министры урынбасары.
2011 — 2015 елларда — ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
2015 — 2016 елларда — ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.
2016 — 2018 елларда — ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.
2018 елның 3 маеннан ТР мәдәният министры[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ирадә Әюпова, ТР мәдәният министры. 2018 елның 27 апрель көнендә архивланган. ТР хөкүмәтенең рәсми сайты(рус.)
- Шәхес турында Рәсми Татарстан сайтында белешмәлек. (рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 13 июль көнне туганнар
- 1971 елда туганнар
- Бакыда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- ТИСБИ тәмамлаучылар
- Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган икътисадчылары
- Инженерлар