Кайбыч районы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайбыч районы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
RedBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (робот өстәде: it:Kajbitskij rajon (Tatarstan)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 212: Юл номеры - 212:
{{Кайбыч районы}}
{{Кайбыч районы}}


{{Яхшы мәкалә}}
[[Төркем:Кайбыч районы]]
[[Төркем:Кайбыч районы]]
[[Төркем:Татарстан районнары]]
[[Төркем:Татарстан районнары]]

17 авг 2012, 11:31 юрамасы

Кайбыч районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район

Административ үзәк

Олы Кайбыч

Нигезләү датасы

19 апрель 1991

Халык саны  (2011)

14 866

Мәйдан

995,4 км²

Карта

http://www.kaybici.tatar.ru
Администрация бинасы.

Кайбыч районы (рус. Кайбицкий район, чуаш. Кайпăç районĕ) — Татарстанның көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге булып Олы Кайбыч авылы тора. 1927 елның февраль-август айларында административ үзәге булып Ульянково авылы саналган.

Район башлыгы булып 2012 елның 19 мартыннан Альберт Рәхмәтуллин тора. Аңа кадәр бу эшне Җәүдәт Гаффаров башкарган.

Тарихы

Советкача чор

Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.

Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш[1], Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән[2] , Кайбыч – Кобец дигән исемнән[3] дигән легендалар мәгьлүм.

Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган[4]. Казан капкаларын күрсәткән картада[5] Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный.

Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар.

Совет чоры

1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда район оештырыла, беренче вакытта бу район үзәге Ульянково авылында булган Ульянково районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңләбе кире туган ягына кайта алмыйча кала. 3 сугышчы Советлар Союзы герое исеменә лаек була.

1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кертелә. Район үзәге буларак Олы Кайбыч 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында Олы Кайбычның әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала[6].

Постсовет чоры

Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр

Кече Подберезьедагы Изге Ана чиркәве
Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее.

Географиясе

Бәрле тугае

Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән.

Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.

Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.

Кайбыч урманнары

1966 елның 3 октябрендә Кайбыч махсус урман хуҗалыгы оеша. Аның мәйданы 17 473 гектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган.

Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, - дип боерган[8]. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора[8].

Климаты

Кайбыч районы бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 4:00 гә тигез.

Еллык явым-төшем - 450 мм. Гыйнварның уртача температурасы - -10.5, ә июлнеке +20.4 градус тәшкил итә.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[9]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[10]

Казылма байлыклары

Казылма байлыклардан төзелеш өчен ком, балчык, торф ятмалары, ком-таш, мергель бар.

Халкы

2002 елда Кайбыч районында 16 меңнәр тирәсе кеше яшәгән.

Район халкы 2010 елга - 14 898 кеше[11] . Авыл халкы районның 100% халкын алып тора[12].

Ир-атлар - 7111(47,7%), кыз-хатыннар — 7787 (52,3%). 1000 ир-атка 1095 хатын-кыз туры килә.

Райондагы халыкның уртача яше - 41,1. Шул исәптән ир-атларныкы - 38,3 , хатын-кызларныкы - 43,6.

Эш яшеннән яшьрәк халык - 2813 (18,9%), шул исәптән малайлар - 1387, кызлар - 1426 (50,7%). Эш яшендәге халык - 8053 (54%), шул исәптән ир-атлар - 4486, хатын-кызлар - 3567 (44,3%). Эш яшеннән олырак халык - 4032 (27,1%), шул исәптән ир-атлар - 1238, хатын-кызлар - 2794 (69,3%).

2011 елның 1 гыйнварына районда 14 866 кеше яши[13].

Милли составы

2010 елга районның милли составы: татарлар - 67,7 %, руслар - 26,2 %, чуашлар - 5,3 %, башкалар - 0,8%.

Кайбыч районында Тау ягындагы бердән-бер керәшен татарлары авыллары бар. Тау ягы (Мәлки) керәшен татарлары, мишәр татарлары авыллары районның көнбатыш ягында, калган татар авылларының күбесе Бәрледән көньякка таба урнашкан. Чуаш авыллары районның Апас районы белән чик буйларында, ә рус авылларының күбесе Бәрле елгасының сул ярында урнашкан.

Күренекле кешеләре

Социаль өлкә

Сәламәтлек саклау

Районда Кайбыч үзәк һәм Зур Подберезье амбулатория һәм участок хастаханәләре, 34 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Федоровское авылында картлар йлорты урнашкан.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә эш 7 урта, 9 тулы булмаган, 25 башлангыч, 1 музыкаль мәктәп, 27 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләре аша алып барыла. 1990 еллар азагында 12 яңа мәктәп бинасы ачыла. Район үзәгендә спорт комплексы, махсус һәнәри белем бирү училищесы (Апас филиалы), 1 автомәктәп эшләп килә.

Мәдәният

1991 елның 7 июлендә Кайбыч мәдәният бүлеге Апастан 42 клуб, шул исәптән 1 автоклуб һәм 27 китапханә белән аерылып чыга. Хәзерге көндә районда 29 китапханә, 46 клуб бар.

Элемтә һәм ММЧ

Районда "Кайбыч таңнары" газетасы атнага ике мәртәбә татар һәм рус (татарчадан тәрҗемә аша) телләрендә чыгып килә.

Кәрәзле элемтә хезмәтен районда түбәндәге операторлар күрсәтә:

Интернетка керү мөмкинлеген Таттелеком операторы бирә.

Административ бүленеше

Бүгенге көндә Кайбыч районында 60 торак пункт һәм 17 авыл җирлеге урнашкан:

Икътисады

Иген кыры.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы (аграр) районы булып тора. Авыл хуҗалыгы җирләре 67,1 мең гаектар җирне алып тора. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бал җитештерү, игенчелек, урманчылык. Авыл хуҗалыгы оешмалары: "Алтын башак", "Алтын кырлар", "Гөбенә" агрофирмалары, "М.Закиров исемендәге", "Яңа юл" хуҗалыклары.

Районда "Кайбыч урман хуҗалыгы" ДУ, "Кайбыч балык хуҗалыгы" ААҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ, Кайбыч райпосы, "Кайбыч аучылык заказнигы", "Кайбыч җимеш бакчасы", Колангы һәм Подберезье авылларында сөт-май заводлары, эшли.

Авыл хуҗалыгы тармаклары: үсемлекчелек, сөт-ит терлекчелеге, сарыкчылык, дуңгызчылык, урманчылык. Кырларда арыш, бодай, арпа, карабодай, шикәр чөгендере, терлек азыгы өчен рапс, люцерна, кукуруза үстерелә.

Транспорт

Районның көнчыгышында «ЗөяСембер» тимер юлы (Колангы станциясе) һәм Р-241 автоюлы уза.

Казанга район аша "Кайбыч-Казан", "Мәлки-Казан", "Подберезье-Казан", "Комсомол-Казан" маршруты шәхси автобуслары йөри.

Искәрмәләр

  1. Г.Саттаров
  2. Г.Ибәтуллин
  3. К. Галимов
  4. Кошман авылы сайты
  5. “Атлас офицеры”, Мәскәү, 1974,206 нчы бит
  6. Татмелиа агентлыгында "Кайбыч таңнары" газетасы бүлеге.
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 Татарстан Республикасы: тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр. Казан,1993, 334-335 битләр
  8. 8,0 8,1 Туган җирем - Кайбычым. Казан, Идел-Пресс 2007, 135-136 битләр.
  9. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  10. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  11. "Банк городов" (рус."Калалар банкы") сайты.(рус.)
  12. Татарстан статистикасы
  13. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года
  14. Республики Татарстан от 31 января 2005 г. N 25-ЗРТ "Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Кайбицкий муниципальный район" и муниципальных образований в его составе" (с изменениями от 29 декабря 2008 г.)(рус.)

Сылтамалар

Кайбыч районы порталы