Германия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Германия latin yazuında])
(Almaniä битеннән юнәлтелде)
Алмания
Байрак
Илтамга
Шигарь Unity and Justice and Freedom Edit this on Wikidata
Башкала Берлин
Халык саны 83 149 300 (30 сентябрь 2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 23 май 1949 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00
Рәсми тел алман теле
География
Мәйдан 357,587.77 км²
Координатлар 51°N 10°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Башкарма орган Алмания федераль хөкүмәте
Канун чыгару органы Бундестаг
Дәүләт башлыгы исеме Алмания федераль президенты
Дәүләт башлыгы Франк-Вальтер Штайнмайер
Башлык исеме Алмания федераль кәнслире
Хөкүмәт башлыгы Олаф Шольц
Карта
Икътисад
ТЭП 4 259 935 миллион US$ (2021), 4 072 192 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.39 (2014)[2]
КПҮИ 0.942 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 80.8 ел (2017)[4]
Пинсә яше 65.25 яшь (2015)
Джини коэффициенты 31.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +49
ISO 3166-1 коды DE
ХОК коды GER[7]
Интернет домены .de[8]


Алмания (шулай ук: Германия, алман. Deutschland), рәсми исеме белән Алмания Федератив Җөмһүрияте (алман. Bundesrepublik Deutschland, тыңлау [9]) — Үзәк һәм Көнбатыш Европада урнашкан мөстәкыйль дәүләт. Төньякта Төньяк диңгез, Балтыйк диңгезе һәм Дания белән, көнчыгышта Польша һәм Чехия республикалары белән, көньяк-көнчыгышта Австрия һәм көньякта Швейцария белән, көнбатышта Франция, Люксембург белән, төньяк-көнбатышта Бельгия һәм Нидерланд белән чиктәш. Җирнең уртача климатлы өлкәсендә урнашкан.

Алмания — федератив парламент җөмһүрияте, 16 автономияле илдән (өлкәдән) тора. Мәйданы — 357 386 км²[10], су өлеше — 2,42 %. Якынча 82 миллион халкы белән Европа берлегендә халык саны буенча беренче урында. Башкаласы һәм иң эре шәһәре — Берлин. Иң эре конурбациясе исә (берничә үзәкле шәһәр агломерациясе) — мәркәзләре Дортмунд һәм Эссен шәһәрләре булган Рур өлкәсе. Башка зур шәһәрләре түбәндәгеләр: Һамбург, Мюнхен, Кёльн, Майндагы Франкфурт, Штутгарт, Дүссельдорф, Лейпциг, Бремен, Дрезден, Һанновер һәм Нүрнберг.

Хәзерге Алманиянең төньяк өлешенә туры килүче җирләрдә классик антик дәвердән, ягъни Борынгы Грек һәм Борынгы Рим дәүләтләре чорыннан башлап төрле алман (герман) кабиләләре яшәгәнлеге билгеле. Германия (лат. Germania) исемле өлкә б. э. к. 100 нче гасырдан әүвәл язылган чыганакта телгә алына. Халыкларның Бөек күченеше вакытында алман кабиләләре көньякка таба «киңәя». X гасырдан башлап, алман җирләре Изге Рим империясенең үзәк өлешен тәшкил итә[11]. XVI гасырда төньяк алман өлкәләре протестант реформациясенең мәркәзе була. Изге Рим империясе таркалганнан соң, 1815 елда Алман конфедерациясе оеша. 1848—1849 елгы Алман инкыйлабы нәтиҗәсендә, ирекле тавыш бирү аша, бөтен алман өлкәләре өчен дә уртак булган Франкфурт парламенты сайлана. Әлеге парламент халыкка төп демократик хокуклар бирүче кануннар кабул итүгә ирешә.

1871 елда алман дәүләтләренең күпчелеге, Пруссия җитәкчелеге астында, бер милли дәүләткә — Алман империясенә берләшә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм 19181919 елларда булып узган инкыйлабтан соң империя парламентлы Веймар җөмһүрияте белән алышына. 1933 елда нацистларның хакимияткә килүе Алманиядә диктаторлык урнашуга, һолокостка һәм Икенче бөтендөнья сугышы башлануга китерә. Европада икенче дөнья сугышы тәмамлангач, Алманияне нацистлардан азат иткән илләр Алманияне дүрт оккупация зонасына бүлә. Моңардан соң АКШ, Британия һәм Франция оккупацияләгән җирләрдә Көнбатыш Алмания, ә Советлар Берлеге контролендә булган өлкәләрдә Көнчыгыш Алмания исемле ике дәүләт төзелә. Үзәк һәм Көнчыгыш Европада 1989 елда булып узган антикоммунистик инкыйлаблардан соң, 1990 елның 3 октябрендә Алмания янәдән берләшә[12].

XXI гасырда Алмания — көчле икътисадка ия кодрәтле дәүләт (ингл. great power). Тулаем милли продуктларның номиналына карасак, Алманиянең икътисады дөньяда дүртенче, сатып алу мөмкинлеге паритеты белән исәпләнгән милли продуктларга карасак, дөньядә бишенче урында тора. Алмания берничә сәнәгый һәм технологик секторда дөньякүләм лидер булып тора, һәм башка илләр белән актив сәүдә итә — тауарларны экспортлау буенча да, импортлау буенча да Алмания дөньяда өченче урында. Бик югары яшәү стандартына ия алга киткән ил; социаль иминиятләштерү, мәҗбүри иминиятләштерүле сәләмәтлек саклау, тирәлекне саклау һәм барча кешеләр өчен дә (шул исәптән чит ил гражданнары өчен дә) бушлай югары белем системаларын тота[13].

Алмания Федератив Җөмһүрияте 1957 елда Европа Икътисадый Берлегенә, 1993 елда Европа Берлегенә һәм 1999 елда еврозонага нигез салучы илләрнең берсе. Шенген зонасына керә. БМО, Европа берлеге, НАТО, G7, G20 һәм ИХҮО әгъзасы. Бай тарихлы мәдәнияткә ия Алманиядә бер-бер артлы дөньяда танылу алган һәм тирән эз калдырган рәссамнар, фәлсәфәчеләр, музыкантлар, спортчылар, эшмәкәрләр, галимнәр, мөһәндисләр һәм уйлап табучылар туган.

Исеменең этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман атамасы бүгенге Алманиянең көньягына һәм Швейцариянең төньягына туры килүче җирләрдә яшәгән алеман (аламан) кабиләсе исеменә барып тоташа[чыганагы?]. Алмания дип, я шуңа охшаш рәвештә, ил француз (Allemagne), испан (Alemania), төрек (Almanya), гарәп (ألمانيا) һәм башка телләрдә атала.

Германия сүзе латин телендәге, Юлий Цезарь Рейннан көнчыгыштарак яшәгән халыкларны шулай атаганнан соң кулланылышка кереп киткән Germania сүзеннән килә[14].

Алман телендә ил Deutschland дип атала. Deutsch сүзе (чагыштырыгыз: Нидерланд халкының инглиз телендәге атамасы dutch белән) иске югары алман телендәге diutisc «халык», «халыкныкы», «халыкка хас» сүзенә барып тоташа («халык» сүзе иске югары алман телендә diot я diota була). Элегрәк әлеге сүз гади халык кулланган алман телен латин теленнән һәм аның дәвамы булган роман телләреннән аеру өчен кулланыла торган була. Diutisc сүзенең тулы этимологик чылбыры исә менә болай: прото-алман теле сүзе *þiudiskaz (латин телендә Theodiscus'ка әйләнгән) — прото-алман теле сүзе *þeudōпрото-һинд-аурупа теле сүзе *tewtéh₂- («халык» дигән сүз. Тевтоннар сүзе дә бу сүздән килеп чыккан; татар телендә «халык, масса; өем» мәгънәсендә йөргән түдә[15] (фар. توده) сүзе дә шул ук тамырдан булырга охшый[16])[17].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Алмания тарихы

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Небра шәһәре янында табылган, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск, б.э.к. якынча 1700 ел

Кеше (лат. homo) ыругының Алманиядә табылган иң борынгы калдыгы — табылу җире буенча Мауэр 1 дип аталып йөртелүче яңак сөяге. Аңа 609 000 ± 40,000 ел[18]. Бу факт кимендә 569 000 ел элек хәзерге Алмания җирендә борынгы кешеләр булганлыгы хакында сөйли. Шёнинген дигән җирдә урнашкан күмер шахталарында 380 000 еллык өч кыска агач сөңге казып чыгарыла. Әлеге өч сөңге — дөньяда табылган иң борынгы, бөтен өлешләре дә булган ау кораллары.[19]. Тәүге тапкыр homo sapiens булмаган кеше сөякләре исә Неандер иңкүлегендә (алман. Neandertal) табыла. Кешенең яңа ачылган бу төренә неандерталь кешесе дип исем бирелә. Неандерталь 1 казылмаларына 40 000 ел икәнлеге мәгълүм.

Шваб альбы исемле тау эчендә, Ульм шәһәре янында урнашкан мәгарәләрдә шул ук чордагы хәзерге заман кешесе (homo sapiens) эзләре дә табылды. Табылдыклар арасында түбәндәге гаҗәеп әйберләр бар:

  • Җир йөзендә табылган иң борынгы музыка коралы — 42-43 мең еллык, кош сөягеннән һәм мамонт тешеннән эшләнгән ике сыбызгы[20];
  • Җир йөзендә табылган иң борынгы сын — мамонт тешеннән эшләнгән арыслан-кеше сыны[21] һәм
  • Җир йөзендә табылган иң борынгы кеше сыны — 35 мең еллык Холе Фельс Венерасы[22].

Моннан тыш, Саксония-Анһальт җирендә урнашкан Небра шәһәре янында бронза гасырында эшләнгән, күк йөзен сүрәтләүче бронза диск табылган. Әлеге артифакт ЮНЕСКОның «Дөнья хәтере» программасына кертелгән[23].

Алман кабиләләре һәм Франк империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европада халыклар күченеше (100–500 еллар)

Б. э. к. 1-меңъеллык азагында Алманиядә урнашкан алман кабиләләре Рим дәүләте белән бәрелешә башлыйлар. Халыкларның Бөек күченеше дәвереннән соң Алманиядә алеманнар, баварлар, көнчыгыш франклар, сакслар, тюринглар һәм фризлар калган.

Алман кабиләләре Скандинавия бронза дәверендә һәм Рим империясенә кадәрге тимер дәверендә формалашкан дип санала. Б. э. к. 1 гасырдан башлап, көньяк Скандинавия һәм төньяк Алманиядән алар көньякка, көнчыгышка һәм көнбатышка таба киңәеп, Галлиядә яшәүче кельт кабиләләре, һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европада яшәүче иран, балтыйк һәм славян кабиләләре белән бәйләнешкә керәләр[24]. Император Октавиан Август хакимлек иткән чорда, Рим империясе Германияне (римлылар якынча Рейн елгасы белән Урал тавы арасында урнашкан өлкәләрне шулай атый) яулап алу эшенә керешә. Әмма безнең эраның 9 нчы елында, Публий Квинктилий Вар җитәкләгән өч Рим легионы, Тевтобург урманында урын алган бәрелештә херусклар кабиләсе башлыгы Арминий җитәкләгән гаскәргә җиңелә. Безнең эраның 100 нче елына алман кабиләләре хәзерге Алманиянең зур өлешендә — Рейн һәм Дунай елгалары арасындагы өлкәдә — төпләнгән була инде. Бу вакытта язылган мөһим тарихи әсәрләрдән Публий Корнелий Тацитнең Германия әсәрен атамыйча булмый. Рейннан сулдарак, һәм Дунайдан көньяктарак урнашкан җирләр исә — шул исәптән хәзерге Австрия, Баден-Вюрттемберг, көньяк Бавария, көньяк Һессен һәм көнбатыш Рейнландия — Рим империясе составында булалар, төгәлрәк әйткәндә, Норик, Реция, Югары Германия һәм Түбән Германия провинцияләре составында. Алман кабиләләре һәм Рим империясе арасында гасырлар буе дәвам иткән сугыш Рим-Алман сугышлары я, гадичә, Алман сугышлары исеме астында билгеле[25][26][27][28].

Франк корольлеге һәм аның киңәюе. 843 нче елда корольлек өч өлешкә бүленә. Көнбатыш Франкия (зәңгәр төстә) һәм Көнчыгыш Франкия (кызыл төстә) — Франция һәм Алманиядән элгәре дәүләтләр.

Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша: алеманнар, франклар, хаттлар, саксоннар, фризлар, сикамбрилар, тюринглар. 260 нчы ел тирәсе алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керә[29]. 375 нче елда вакыйг булган һуннар явыннан соң, һәм 395 нче елдан алып Рим империясе әкренләп таркала башлагач, алман кабиләләре көньяк-көнбатышка ары таба хәрәкәт итә. Шул ук вакытта хәзерге Алмания җирендә берничә зур кабилә оешып, кечерәк кабиләләрне «йота» я алыштыра. Меровинглар династиясе вакытыннан бирле билгеле Аустразия, Нойстрия һәм Аквитания исемле зур өлкәләрне франклар кабиләсе яулап алып, ул җирләрдә Франк корольлеген оештыра. Соңрак Франк корольлеге көнчыгыштарак урнашкан Саксония белән Баварияне дә үз эченә ала. Ул заманнарда хәзерге Алманиянең көнчыгыш өлешенә туры килгән җирләрдә сорб, вәләт һәм абодрит исемле көнбатыш славян кабиләләре яши торган була[25].

Урта гасырлар. Көнчыгыш Франкия һәм Изге Рим империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

6 нчы — 8 нче гасырларда бүген Алманиягә караучы җирләрнең зур өлешендә франклар хакимлек итә. 800 нче елда Ватиканда франклар патшасы Карл I'гә император таҗы киертелә һәм шуның белән Каролинг империясенә нигез салына. Каролинг империясе үз эченә хәзерге Франция, Алмания һәм төньяк Италия җирләрен ала. Бераз соңрак Карл I'нең нәсел дәвамчылары арасында хакимият өчен сугыш башлана. Бу сугыш 843 нче елда Верден килешүе белән тәмамлана. Әлеге килешү буенча Карл империясе аның оныклары арасында өч өлешкә бүленә[30].

Каролинг империясе таркалгач, аның көнчыгыш өлешендә Изге Рим империясе исемле икенче бер дәүләт барлыкка килә. 9 гасыр буена Алмания тарихы Изге Рим империясе тарихы белән бергә үрелеп бара[31]. Башта Көнчыгыш Франкия исеме астында билгеле булган территория көнбатышта Рейннан алып, көнчыгышта Эльба елгасына кадәр, һәм төньякта Төньяк диңгездән алып, көньякта Альп тауларына кадәр җәелгән була. 919-1024 нче елларда идарә иткән Отто династиясе патшалары (Саксон династиясе дип тә аталалар) берничә зур герцоглыкны бер дәүләткә берләштерә. Әлеге династиягә исем биргән Отто I 962'дә әлеге җирләрнең Изге Рим императоры дип игълан ителә. 996 нчы елда Отто III тарихта беренче тапкыр алман кешесен — ике туганы Григорий V'не Рим папасы итә. Күп тә үтми, яңа билгеләнгән папа Отто III'гә Изге Рим империясе императоры таҗын киертә. Сали династиясе патшалары хакимлек иткән чорда (1024—1125 нче еллар), Изге Рим Империясе төньяк Италия һәм Бургундияне дә үз составына кертүгә ирешә. Әмма соңрак, тарихта «инвеститура өчен көрәш» исеме астында билгеле чиркәү һәм дәүләт башлыклары арасындагы тарткалашулар нәтиҗәсендә, Изге Рим империясе императорлары хакимияттән колак кага[32].

Файл:Lucas Cranach d.Ä. — Martin Luther, 1528 (Veste Coburg).jpg
Мартин Лютер (1483–1546) Протестант реформациясен башлап җибәрә (Лукас Кранах язган потрет).

Штауфеннар нәселе дәверендә (Алманиядә 1138'дән алып 1254'кә кадәр хакимлек итәләр) Алмания территориясе шактый киңәя. Алман ханзадәләре славян халыклары яшәгән көньяктарак һәм көнчыгыштырак урнашкан җирләрдә үз йогынтыларын көчәйтәләр һәм алман кешеләрен бу җирләрдә төпләнергә өндиләр. Бу процесс тарихта алманча «Ostsiedlung» — «көнчыгышта урнашу», «көнчыгышны үзләштерү» хәрәкәте буларак билгеле. Аерым алман кенәзлекләре, аеруча Саксония кенәзлеге, «тәре яулары» нәтиҗәсендә Эльба һәм Балтыйк буе халыкларының җирләрен басып ала[чыганагы?]. Башлыча төньяк Алмания шәһәрләре төзегән Һанза берләшмәсе әгъзалары сәүдә эшен җәелдерәләр һәм өч гасыр буенча Балтыйк һәм Төньяк диңгез буйларында урнашкан шәһәрләрдә төп сәүдәгәр булалар[33]. Көньяктагы Зур Равенсбург Сәүдә Җәмгыяте (Große Ravensburger Handelsgesellschaft) охшаш функция үти.

Император Карл IV'нең 1356'да игълан ителгән «Алтын булла» дип аталучы фәрманы империянең конституциясе функциясен үти һәм император сайлау тәртибен билгели. Әлеге фәрманга күрә, императорны кайбер иң мөһим өлкәләрнең һәм архиепископлыкларның башында торучы җиде курфүрст сайлый[34].

14 нче гасырның беренче яртысында — башта 1315-1317 нче елларда булып узган Зур ачлык, аннан 1348-1350 нче еллардагы, тарихка «Кара үлем» дип кереп калган чума чире аркасында — Алманиядә халык саны кими[35]. Бу бәла-казаларга карамастан, алман рәссамнары, инженерлары һәм галимнәре — Венеция, Флоренция һәм Генуя кебек сәүдәгәр шәһәр-дәүләтләрендәге алманнарга замандаш итальян рәссамнары һәм һөнәрчеләре кебек — зур осталыкка ирешәләр һәм алдынгы җитештерү ысулларына ия булалар. Төрле Алман кенәзлекләре буйлап сибелгән мәдәни үзәкләрдә аталы-уллы Һольбайннар (алман. Holbein, рус. Гольбейн) һәм Альбрехт Дюрер кебек рәссамнар туа. Йоһаннес Гутенберг күчереп йөртеп була торган металл хәрефләр ярдәмендә китап басу ысулын уйлып таба. Бу ачыш гади халыкка да мәгърифәткә юл ача[36].

1648 нче елда Утыз еллык сугышка нокта куйган Вестфалия солыхыннан соңгы Изге Рим империясе

15 гасыр ахыры — 16 гасыр башында крәстиәннәр һәм шәһәрлеләрнең җәбер-золымга каршы күтәрелешләре була. Аеруча, халыкта төрле сылтау белән яңа салымнарны салган католик чиркәүгә каршы катгый ризасызлык туа.

1517'дә Виттенберг шәһәре рухание Мартин Лютер, Рим католик чиркәвен тәнкыйтьләп, 95 маддәлек мәкалә язып чыга. Бу вакыйгадан католик чиркәүгә каршы хәрәкәт — протестант реформациясе башлана. Реформация дәверендәге массакүләм хәрәкәтнең иң югары ноктасы 1524—1526 еллардагы крәстияннәр сугышы була[чыганагы?]. 1555 нче елда имзаланган Аугсбург солыхы лютерчылыкны (лютеранизм, лютеранлык) католицизм белән тигез хокуклы дин дип таный, әмма бер җирдә идарә итүче кенәзнең дине ул җирдә яшәүче халык дине белән бер үк булырга тиеш дип тә карар итә. Бу принцип тарихта латин телендәге «Cuius regio, eius religio», ягъни «кемнең иле — шуның дине» гыйбарәсе белән аталган принцип буларак билгеле. Аугсбург килешүе башка дини тәгълиматларны исәпкә алмый: мисал өчен, кальвинчылык бидгать (ересь) булып санала бирә. 1583 нче елда Көльн курфүрстлыгындагы вакыйгадагы кебек рухани җитәкче бер диннән икенче дингә күчсә нишләргә икәнлеге дә аңлатылмый. 1583—1588 нче елларда барган Көльн сугышыннан алып, Утыз еллык сугыш (1618—1648) тәмамланганчыга кадәр аралыкта дини низаглар нәтиҗәсендә Алмания зур югалтулар кичерә[37]. Утыз еллык сугыш Алмания кенәзлекләрендәге халык санын якынча 30 процентка, ә кайбер өлкәләрдә 80 процентка кадәр киметә[38]. Әлеге сугыш 1648 нче елгы Вестфалия солых шартнамәсе белән тәмам була[37]. 1648'дән соң Алман хакимнәре үз рәсми диннәре итеп католицизм, лютеранизм я кальвенизмны сайлый ала[39].

18 нче гасырда Изге Рим империясе 1800 тирәсе өлкәдән (дәүләттән) тора[40]. Якынча 1450—1555 нче елларда барган империаль реформа кысаларында катлаулы кануннар системасы төзелә. Әлеге кануннар кабул ителү нәтиҗәсендә, рейхстагта тавыш бирү хокукына һәм үз өлкәләрендә шактый киң автономиягә ия, бу өлкәләрнең рухани я дөньяви җитәкчелеген гәүдәләндерүче яңа тәбәка (сословие) барлыкка килә. 1438 нче елдан алып 1740 нчы елга — император Карл VI вафатына чаклы — Изге Рим империясе императоры таҗы (башка шактый Европа дәүләтләрендәге кебек) Һабсбургларда була. Карл VI'ның да, аның абыйсының да ир балалары булмый. Бу Һабсбурглар хакимияте өчен җитди проблема була, чөнки ул вакыттагы тәртипләргә күрә, бер династия җирләре нәселдән нәселгә ир балалар аша гына күчеп килә. Моңа карамастан, Карл VI курфюрстларны (император сайлау хокукына ия кенәзләрне) Һабсбургларга караучы җирләрне үзенең кызына мирас итүне рөхсәт итәргә һәм, гомумән, империя белән идарә итүне Карл VI'ның кызы Мариа Тереза аша Һабсбурглар кулында калдыруга риза булырга күндерә һәм бу карарны кәгазьгә төшереп, 1713 нче елда тарихка «Прагматик санкция» дип кереп калган фәрман чыгара. Изге Рим империясенең башка дәүләтләре һәм күрше империяләр башта бу карар белән килешсәләр дә, бераздан алар арасында империядә җитәкчелек итү хокукы өчен һәм, гомумән, Һабсбурглар биләмәләре өчен көрәш башлана. Изге Рим империясе эчендә төп көндәшлек Һабсбурглар династиясенең төп йорты саналган Австрия белән Пруссия арасында була. 1740 нчы елдан алып Алмания тарихы беренче чиратта менә шул ике дәүләтнең көрәше белән бәйле. Әйтелгәнчә, бу катлаулы вазгыятькә Изге Рим империясенә күрше булган дәүләтләрнең мәнфәгатьләре дә килеп кушыла. Моның нәтиҗәсе — 1740 нчы елдан алып 1748 нче елга кадәр бик күп дәүләтләр арасында барган, хәзер «Австрия мирасы өчен сугыш» дип аталучы сугыш. Әлеге сугыш Аахен солыхы белән тәмамлана.

Башта 1772 нче, аннан янәдән 1793 нче һәм 1795 нче елларда ике иң көчле алман дәүләте — Пруссия һәм Австрия, Россия империясе белән бергә, Польшаны бүлгәләүдә катнаша һәм Реч Посполитаның җирләрен үзләренә куша. Бу бүлгәләүләр нәтиҗәсендә, миллионнарча поляк кешеләре ике алман монархиясенең табигъларына әйләнә. Моңа карамастан, аннексияләнгән җирләр Пруссия корольлеге һәм Һабcбург патшалыгына керсәләр дә, де-юре алар Изге Рим империясе өлеше дип саналмыйлар[41][42]. Француз инкыйлаб сугышлары чорында һәм Наполеон хакимлек иткән елларда дөньяви азат империя шәһәрләренең күпчелеге билгеле бер нәсел биләмәләренә кертелә; чиркәүгә караган җирләр дә дөньявиләштерелә һәм аннексияләнә. 1803—1804 елларда Наполеон, Алманиянең көнбатышындагы кече дәүләтләрне басып алып, үз протектораты астында Рейн берлеген барлыкка китерә. 1806'да Империя юкка чыга; алман дәүләтләре, аерым алганда Рейнланд дәүләтләре, Франция йогынтысына күчәләр. 1812 елгы сугыш барышында Россия гаскәрләре Алманияне Наполеон хакимлегеннән азат итә. 1815 нче елга кадәр барган Наполеон сугышлары барышында Франция, Россия, Пруссия һәм Һабсбурглар алман дәүләтләрендә гегемонлыкка ия булу өчән көрәш алып бара[43].

Пруссиянең көчәюе. Алман конфедерациясе һәм Алман империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

39 дәүләттән торучы Алман конфедерациясен (1815-1836) күрсәтүче карта.

1814—1815 нче елларда узган Вена конгрессының карары буенча, 39 бәйсез дәүләтне берләштерүче Алман конфедерациясе (алман. Deutscher Bund) төзелә. Конгресс конфедерациянең даими президенты итеп Австрия императорын билгели. Бу хәл конгресс Пруссиянең башка алман дәүләтләренә булган йогынтысын танымавын күрсәтә һәм Һоэнцольлерн династиясе белән (Пруссия патшалары) Һабсбург династиясе (Австрия патшалары) арасында күптәннән бирле барган көндәшлекне тагын да кискенәйтә. Вена конгрессыннан соңгы реставрация сәясәте либераль хәрәкәтләрнең көчәюенә китерә, моңа җавап булып Австрия дәүләт эшлеклесе Меттерних чорында яңа репрессив чаралар кертелә.

1834 елда 18 дәүләт арасында[чыганагы?] Алмания тамгаханә берлеге (алман. Zollverein) барлыкка килә. Әлеге берлектә Пруссия җитәкче ролен уйный. Бу берлек сәнәгать һәм сәүдәне үстерүдә зур әһәмияткә ия була һәм алман дәүләтләрен бер-берсенә якынайта төшә[44]. Аеруча тимер юл төзү эшендә Алмания зур казанышларга ирешә һәм 1850 нче елда тимер юллар озынлыгы буенча Европада икенче урынга чыга[чыганагы?].

Француз инкыйлабының милләтчелек һәм азатлык идеяләре алманнар арасында да, бигрәк тә яшь буын арасында, киң тарала. Әйтик, 1832 нче елның май аенда булып узган Һамбах фестивалеАлманиянең бердәмлеген, хөрриятне һәм демократияне яклау йөзеннән үткәрелгән фестифаль-митинг — ул еллардагы төп вакыйгаларның берсе. 1848 нче елда берничә Европа илендә булып узган инкыйлаплар дулкыны (аерым алганда, инкыйлап нәтиҗәсендә Франция җөмһүрияткә әйләнә) Алманиягә дә кагыла — зыялылар һәм гади халык Алман дәүләтләрендә 1848 елгы инкыйлапны башлап җибәрә. 1849 нчы елда Франфуркттагы Милли парламент Пруссия патшасы Вильһельм IV'гә, конституция аша аның хакимиятен чикләү шарты белән, император титулын тәкъдим итә. Вильһельм IV импператор таҗын да, тәкъдим ителгән конституцияне дә кире кага. Инкыйлап хәрәкәтләре вакытлыча туктала[45].

Версальда Алман империясе корылу, 1871. Үзәктә торучы, ак униформа кигән кеше — Отто фон Бисмарк.

Король Вильһелм I 1862 нче елда Отто фон Бисмаркны Пруссиянең яңа премьер-министры итеп билгели. 1864'тә Бисмарк җитәкчелегендәге Алмания Даниягә каршы булган Икенче Шлезвиг сугышында җиңүгә ирешеп, Ютланд ярымутравында үз хакимиятен урнаштыра. Моннан соңрак, 1866 нчы елгы Австрия-Пруссия сугышында Пруссиянең бер баш өстен булуы һәм җиңүе әлеге илгә Төньяк Алмания берлеген (алман. Norddeutscher Bund) төзергә мөмкин итә. Австрия әлеге федерация эшләрендә катнаша алудан мәхрүм кала. Франция-Пруссия сугышында Франнцияне дә җиңгәннән соң, алман кенәзләре 1871 нче елда Версальда Алман империясе төзелүен игълан итә. Әлеге империя Австриядән кала Алманиянең барлык таркау кисәкләрен дә бер дәүләткә берләштерә. Пруссия яңа империянең әйдәп баручы дәүләте була һәм Һоэнцольлерн династиясеннән булган Пруссия патшасы бер үк вакытта император да була һәм Берлин империянең башкаласына әйләнә[45].

Алманиянең берләшүеннән соңгы алман. Gründerzeit, ягъни «нигез салучылар чоры» дип аталучы чорда Алмания канцлеры булучы Бисмарк, оста тышкы сәясәте ярдәмендә башка дәүләтләр белән килешүләр аша дуслыклар корып һәм дипломатик чаралар аша Францияне изоляцияләп, сугыштан сакланып, Алманияне көчле дәүләт итеп саклауны мөмкин итә. Вилһелм II чорында исә Алмания, ул замандагы башка Европа дәүләтләре шикелле үк, империалистик курс тота башлый, бу исә күрше дәүләтләр белән тарткалашуларга китерә. Алмания моңа кадәр төзегән солых килешүләренең күбесе озайтылмый. Нәтиҗәдә Алмания һәм күпмилләтле Австро-Венгрия империясе килешү төзи, һәм, сугыш башлана калса бер-берсенә ярдәм итәргә сүз куешмасалар да, нейтральлек сакларга вәгъдә итешәләр. Бу берлек «Икеле альянс» буларак билгеле. Соңрак бу килешүгә Италия дә килеп кушыла һәм 1882'нең Өчле альянсы корыла. Үзәк Европада урнашкан өч күрше ил тарафыннан төзелгән бу альянс әлеге илләрнең Франция һәм/яки Руссия белән сугыштан хәвефләнүен чагылдыра. Британия, Франция һәм Россия дә, охшаш сәбәпләр аркасында (әйтик, кайбер өлкәләрдә Франция һәм Алмания мәнфәгатьләре, ә Балкан ярымутравында Руссия һәм Австро-Венгрия мәнфәгатьләре бер-берсенә ныкъ каршы килә), килешү төзи[46].

Алман империясе (1871–1918). Пруссия патшалыгы зәңгәр төс белән күрсәтелгән.

1884 нче елгы Берлин конференциясендә Алмания берничә колониягә, шул исәптән Алман Көнчыгыш Африкасына, Алман Көньяк-көнбатыш Африкасына, Тоголендка һәм Камерунга дәгъва белдерә[47]. Соңрак Алмания үз колониаль империясе эченә Тын океанда Алман Яңа Гвинеясен, Алман Микронезиясен һәм Алман Самоасын, ә Кытайда Цзяо-Чжоу (алман. Kiatschou) ярын кертүгә ирешә. Көньяк-Көнбатыш Африкадагы (хәзер Намибия) Алман колониаль хөкүмәтенең 1904 белән 1907 еллар арасында, Алман хакимиятенә каршы баш күтәргәннәре өчен җәза бирү йөзеннән, Һереро һәм Намака кешеләрен юк итәргә кушучы карар чыгаруы билгеле. Бу вакыйгалар «XX гасырның беренче геноцид очрагы» буларак билгеле. Концентрацион лагерьлардагы авырулардан, җәзалаулардан, талчыгудан, һәм авылларында үзләреннән су һәм ризыклары тартып алыну нәтиҗәсендәге сусызлык һәм ачлыктан якынча 100 000 кеше — Һереро халкының 80%-ы һәм Нама(ка) халкының 50%-ы — вафат була[48][49].

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 28 июнендә Сараевода Австро-Венгрия империясе ханзадәсе Франц Фердинанд атып үтерелүне сылтау итеп, Австрия империясе Сербиягә һөҗум итә һәм шуның белән Беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Дүрт ел дәвам итеп, якынча ике миллион алман солдатының гомерен алган [50] сугыш Алманиянең җиңелүе һәм 1918 елның 11 ноябрендә имзаланган Компьен солыхы белән, ниһаять, тәмам була. Алман инкыйлабы барышында (1918-нең ноябре), император Вилһелм II һәм хакимияттә булган барлык кенәзләр дә үз вәкаләтләреннән һәм бурычларыннан ваз кичәләр. Алманиянең яңа сәяси лидерлары 1919 нчы елда Версаль килешүенә кул куя. Әлеге килешүдә Алмания, «Үзәк дәүләтләр» төзегән «Дүртле берлек» әгъзасы буларак, тарихта булган иң канкойгыч сугышларның берсендә Антанта дәүләтәренә җиңелүен таный. Алманнар әлеге килешүне кимсеткеч һәм гаделсез дип кабул итә. Халыкта шундый хисләрнең булуы Адольф Гитлернең популярлашуына һәм хакимияткә килүенә ярдәм иткән дип саный тарихчылар[51][52][53]. Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелүдән соң Алмания Аурупудагы мәйданының якынча 13%-ыннан һәм Африка белән Тын Океандагы барлык колонияләреннән дә колак кага. Европадагы югалтулар Польшадагы 1918—1919 елгы баш күтәрү, 1918 елда Эльзас һәм Лотарингиянең Франция кулына күчү һәм 1920 елда, тавыш бирү нәтиҗәсендә, Шлезвиг өлкәсенең бер өлеше Даниягә кире кайту вакыйгалары белән бәйле. Алманиядән киткән җирләрдә ул вакытта ук башлыча поляк, француз һәм дан халкы яши торган була[54].

Алмания колонияләрне басып алуга соң керешә, шуңа күрә ул аларны яңадан бүлү юлларнын табарга тырыша. Ул Австро-Венгрия һәм Италия белән «Өчлек берлеге»н төзи. Гаять зур хәрби чыгымнарга күрә (бюджетның яртысына кадәр җитә) 1914 елда Алмания иң яхшы коралланган гаскәргә ия була. Англия Россияне якламас дип уйлаган Алмания Беренче бөтендөнья сугышын башлап җибәрә. 1914 елның 1 августында Алмания Россиягә, 3 августында Франциягә сугыш игълан итә, 4 августында исә Англия Алманиягә каршы сугыш игълан итә.

1915 елда Алмания Көнчыгыш фронтта уңыш яулый: Россия гаскәре Польша һәм Литваны бушатырга мәҗбүр була. Көнбатыш фронтта исә алманнар французларны җиңә алмый һәм сугыш йончыткыч позицион сугышка әверелә. Алмания акрынлап көчсезләнә башлый, 1917 елда АКШның сугышка Антанта ягыннан керүе җиңелүне якынайта, хәтта көнчыгышта төзелгән Брест солыхы да моңа комачаулый алмый.

1918 елның язында Алмания гаскәре көнбатышта һөҗүмне башлый, әмма ул уңышсызлыкка очрый. 1918 елның 5 октябрендә, солых сорап, Антантага мөрәҗәгәть итә. 1918 елның 11 ноябрендә Германия делегациясе, Антанта күрсәткән шартларга ризалыгын белдереп, килешүгә кул куя. 9 ноябрьдә Берлинда күтәрелеш була, монархия төземе төшерелә һәм Алманиядә җөмһүрият игълан ителә.

Веймар җөмһүрияте һәм Өченче рейх. Икенче бөтендөнья сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филип Шайдеман 1918 нче елның 9 нчы ноябрендә Рейх канцеляриясе тәрәзәсендә басып торган килеш Алман җөмһүриятен игълан итә.

1918'нең ноябрендә, Алман инкыйлабы башлангач, Алмания җөмһүрият дип игълан ителә. 1919 нчы елның февралендә Веймар шәһәрендә чакырылган оештыру мәҗлесендә Веймар җөмһүриятенең конституциясе кабул ителә[чыганагы?]. 1919'ның 11 нче августында Алманиянең ул вакыттагы президенты Фридрих Эберт демократик рухтагы Веймар конституциясен имзалый. Моннан соң хакимият өчен барган көрәш барышында Бавариядә хакимияткә коммунистлар килә, әмма Алманиянең башка өлкәләрендәге консерватив карашлылар аларга нык каршы тора һәм Капп путчы дип аталучы вакыйгаларда Бавария Совет Җөмһүриятен бәреп төшерергә омтыла. Әлеге путч алман. Reichswehr кешеләре, ягъни гаскәриләр, һәм шулай ук төрле консерватив, милләтче һәм монархист төркем тарафдарларында яклау таба. Эре сәнәгый шәһәрләрдәге канкойгыч урам бәрелешләре, Рур өлкәсен Бельгия һәм Франция гаскәрләре оккупацияләү, гиперинфляция белән үзенчәлекле болгавыр дәвер ниһаять 1924 нче елда яңа акча берәмлеге кертелү һәм тарихка Алтын егерменче еллар дип кереп калган чагыштырмача тыныч, актив мәдәни тормыш чоры белән алышына. Тарихчылар 1924 белән 1929 арасындагы чорны «өлешчә стабильләшү» чоры дип атап йөртә[55].

1929 елда башланган дөньякүләм икътисади кризис Алмания икътисадына да шактый нык тәэсир итә. 1930 елгы федераль сайлаудан соң, президент Пауль фон Һинденбург канцлер Һайнрих Брүнинг хөкүмәтенә парламент хуплавыннан башка эш итәргә рөхсәт бирүче канунны имзалый. Икътисадый кризис һәм Брүнинг җитәкләгән хөкүмәт алып барган сәясәт эшсезлекнең артуына китерә — 1932 нче елга эшсезлек якынча 30%-ны тәшкил итә[56].

Бу шартларда нацистлар партиясенең (1919 елда төзелә) йогынтысы көчәя башлый. 1932 елның июлендәге федераль сайлауда Адольф Гитлер җитәкләгән әлеге партия, 13 миллионнан артык тавыш җыеп, җиңүгә ирешә. Илне торгынлыктан алып чыга алмаганлыктан, берничә тапкыр хөкүмәт алышына, һәм, 1933-нең 30 нчы гыйнварында, Һинденбург канцлер урынына Гитлерне билгели[57]. Гитлер канцлер булып бер ай узуга, ут төртелгән Рейстаг янгыныннан соң, төп гражданлык хакларын чикләүче боерык чыга һәм моңардан соң берничә атна узуга Дахау шәһәрендә беренче концентрацион лагерь ачыла. Шул ук елның ноябрь аенда хакимият национал-социалистлар кулына күчә. 1933 елда нацистлар диктатурасы урнаштырыла.

Адолф Гитлер, «Өченче рейх» тоталитар дәүләтенең «фюреры» (җитәкчесе) (1933–1945)

Дефицитлы бюджет хисабына, ягъни бурычка кереп, дәүләт юллар һәм башка инфраструктура корылмаларын төзүгә һәм яңартуга күп акча бүлеп бирә башлый. 1934 нче елда ук, эшсез калган алманнарның 1,7 миллионы шундый төзелешләрдә үзенә эш, ә аның белән бергә керем һәм социаль яклау таба[58]. Әлеге проектларның иң билгелесе — ул алман. Reichsautobahn исемле, тиз йөрешле асфальт юллар (Алмания автобаннары) төзүне максат итеп тоткан проект[59]. Башка зур төзелешләрдән Рур буасы кебек гидроэлектростанцияләрне, Циллирбах сусаклагычы кебек сусаклагычларны, Цвикау вокзалы кебек транспорт төеннәрен төзү проектларын атарга була[60]. Берничә ел эчендә эшсезләр саны ныкъ кимеп, уртача сәгатьлек тә, атналык та хезмәт хаклары арта[61].

1935 нче елда нацистлар режимы Версаль килешүеннән чыгып, яһүдләргә һәм азчылыктагы башка милләтләргә каршы юнәлтелгән Нюрнберг кануннарын чыгара. Моннан ары Алмания 1935 нче елда Саарны кире үз контроленә ала[62], 1936 нчы елда Райнландны янәдән хәрбиләштерә, 1938 нче елда Австрияне, ә Мүнхен килешүеннән соң Чехословакиянең Судетлар өлкәсен үзенә куша. 1939 нчы елда исә Алмания, Мүнхен килешүенең шартларын бозып, Чехословакияне тулысынча басып ала һәм шул ук елның март аенда Боһемия һәм Моравия протекторатын игълан итә.

1938 нче елның 9-10 нчы ноябрендә, тарихка «бәллүр төне» (алман. Kristallnacht), «ватык пыяла төне» дип кереп калган погромнар барышында йөзләрчә синагога, меңнәрчә кибет һәм башка эшмәкәрлек бинасы җимерелә; 30000-гә якын яһүд ир-аты һәм күп яһүд хатын-кызлары нацистлар тарафыннан кулга алына; яһүдләргә каршы коммендант сәгате кертелә[63].

Ике фронтта сугышырга туры килүдән курыккан Гитлер хөкүмәте 1939-ның августында, соңрак үзе үк бозачак Молотов-Риббентроп пактын имзалый. Бу пактның төп өлешендә Алмания һәм Советлар Берлеге бер-берсенә һөҗүм итмәскә вәгъдә итешәләр. Әмма документның яшерен өлеше дә була — ул яшерен өлештә ике ил Көнчыгыш Европаны (шул исәптән Польшаны), «Советлар Берлеге мәнфәгатендәге өлкәгә» һәм «Алмания мәнфәгатендәге өлкәгә» аерып, үзара бүлешәләр. Бу килешүдән соң, 1939-ның 1 нче сентябрендә, Алмания Польшаны басып ала — Европада Икенче бөтендөнья сугышы башлана[64][65].

Икенче бөтендөнья сугышы, Алмания оккупациясендәге Европа, 1942 ел

Гитлер гамәлләренә җавап йөзеннән Британия, хәрби хәрәкәтләрне туктатуны таләп итеп, Алманиягә ультиматум куя. Бу ультиматум инкарь ителгәч, ике көннән соң, 3 нче сентябрь көнне, Британия һәм Франция Алманиягә каршы сугыш игълан итәләр[66]. 1940 елның апрелендә Алмания Дания һәм Норвегияне, май—июньдә исә Бельгия, Һолландия, Люксембург һәм Францияне басып ала. Шул ук елның июлендә алман һава көчләре Британиягә дә һөҗүм итә, әмма Британия гаскәрләре бу һөҗүмнәрне кире кагуга ирешә.

1941 елның апрелендә Алмания Югославия һәм Грецияны басып ала. Шул ук елның 22 июнендә исә Алмания Советлар Берлегенә һөҗүм итә. Сугыш башындагы уңышларга карамастан, алманнар ахыргы исәптә җиңелә. 1945 елның 2 маенда совет гаскәрләре Берлинны яулап ала. 7 майда Реймс шәһәрендә алман вәкилләре берсүзсез тәслим (капитуляция) турында актка кул куя. 8 майда совет ягы таләбе буенча, алар кабат тәслим (капитуляция) актын имзалыйлар.

Соңрак «холокост» дип аталачак вакыйгаларда алман хөкүмәте азчылыкларны эзәрлекли һәм, Европаның төрле илләрендә төзелгән концентрацион һәм үлем лагерьларын кулланып, нацистлар уйлавынча «түбән» кешеләргә каршы геноцид оештыра, ягъни аларны юк итү сәясәтен алып бара. Барлыгы 10 миллионнан артык хәрби булмаган кеше үтерелә, шул исәптән 6 миллион яһүд, 220 000—1 500 000 чегән кешесе, 275 000 гарип кеше, меңнәрчә Йәхвә шаһиты, меңнәрчә лутый, шулай ук Алмания һәм ул басып алган башка илләрдәге сәяси я дини оппозицион оешмаларның йөз меңнәрчә әгъзасы[67]. Алмания тарафыннан басып алынган илләрдә нацистлар алып барган сәясәт нәтиҗәсендә 2,7 миллион поляк[68], 1,3 миллион украин, 1 миллион белорус кешесе һәлак була[69]. Моннан тыш, әсирлеккә эләккән совет солдатларының 3,5 миллионы әсирлектә вафат булган дип бәяләнә[69][70]. Нацистлар режимының, Алмания завод-фабрикаларында коллар итеп эшләтү өчен, оккупицияләнгән Европа илләреннән якынча 12 миллион кешене мәҗбүриләп алып китүе билгеле[71]. 5,3 миллион алман солдаты сугышта һәлак булган дип исәпләнә[72]. Хәрби булмаган Алмания халкыннан сугыш нәтиҗәсендә 900 000 кеше һәлак була; 400 меңе Көнбатыш илләре ягында, 500 меңе Советлар берлеге ягында[73]. Сугыш нәтиҗәсендә якынча 12 миллион алман кешесе төрле Көнчыгыш Европа илләреннән куыла, Алмания сугышка кадәрге җирләренең якынча дүрттән бер өлешеннән колак кага[12]. Бомбага тоту һәм ил эчендә барган хәрби бәрелешләр нәтиҗәсендә күп шәһәрләр һәм мәдәни мирас объектлары җимерелә.

Советлар Берлеге сугышта барлыгы 27 миллион кешесен югалта[74].

 

Сугыштан соңгы еллар. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алманиядә Америка Кушма Штатлары, Советлар Берлеге, Британия һәм Франция оккупация өлкәләре, һәм Франция контролендә булган Саар протектораты, 1947 ел. Одер-Нейсе сызыгыннан көнчыгыштарак урнашкан җирләр, Потсдам конференциясендә төзелгән килешү нигезендә, Польшага һәм Советлар Берлегенә күчә.

Алмания капитуляцияләгәч, Берлин һәм Алманиянең калган җирләре дүрт оккупация зонасына бүленә. 1949 елның 23 маенда инглиз, француз һәм американ оккупация зоналары Алман Федератив Җөмһүриятенә (алман. Bundesrepublik Deutschland) берләштерелә; шул ук елның 7 октябрендә совет оккупация зонасында Алман Демократик Җөмһүрияте (алман. Deutsche Demokratische Republik) төзелә. Бу ике җөмһүриятне гайре-рәсми рәвештә Көнбатыш Алмания һәм Көнчыгыш Алмания дип атап йөртәләр. Көнчыгыш Алмания башкаласы итеп Берлинны, Көнбатыш Алмания исә, ике дәүләтле чишелеш ул ясалма һәм вакытлыча гына статус кво дигән карашына басым ясар өчен, вакытлыча башкаласы итеп Боннны сайлый[75]. Мондый вазгыять 1990 елга кадәр саклана. 1990 елда Алмания Федератив Җөмһүрияте (АФҖ) һәм Алмания Демократик Җөмһүрияте (АДҖ) Алманиянең берләшүе турындагы килешүгә кул куя.

Көнбатыш Алмания социаль юнәлешле базар икътисадлы федератив парламент җөмһүрияте булып төзелә. 1948 елдан башлап Көнбатыш Алмания, Маршал планы кысаларында яңадан торгызу эшләре өчен бирелгән акчалата ярдәмнең төп адресатына әйләнә һәм бу акчалардан үзенең сугышта җимерелгән сәнәгатен яңадан коруга файдалана[76]. Беренче федераль канцлер (алман. Bundeskanzler) булып Конрад Аденауэр сайлана һәм ул бу вазифаны 1963 елга кадәр үти. Аның һәм Людвиг Эрһардның җитәкчелеге астында 1950 нче еллар башыннан алып ил, соңрак «икътисадый могъҗиза» (алман. Wirtschaftswunder) исемен алачак дәвамлы икътисадый үсеш кичерә[77]. Алмания Федератив Җөмһүрияте 1955-тә НАТО-га керә һәм 1957-дә Европа Икътисадый Берләшмәсенә нигез салучыларның берсе була.

Берлин дивары үзенең 1989 елдагы җимерелүе вакытында. Арткы планда — Бранденбург капкасы.

Көнчыгыш Алмания, оккупацион көчләр һәм Варшава килешүе аша ССРБ'ның сәяси һәм хәрби контролендә булган Көнчыгыш блок дәүләте була. Көнчыгыш Алмания үзен демократия дип санаса да, чын хакимият Штази исемле, җәмгыятьнең күп өлкәләрен контрольдә тотучы яшерен хезмәткә таянган коммунистик Алмания Социалистик Бердәмлек партиясенең политбюросы кулында гына була[78].

АДҖ'дә Советлар Берлегендәге икътисадка охшаш планлы икътисад корыла, соңрак ил Үзара икътисадый ярдәмләшү шурасы (рус. Совет Экономической Взаимопомощи, СЭВ) әгъзасына да әверелә[79].

Канцлер Вилли Брандтның көнчыгыш сәясәте (алман. Ostpolitik) нәтиҗәсендә, 1970 еллар башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш Алмания арасындагы фикер каршылыклары кими төшә. 1989'ның җәендә Венгрия, тимер чаршавын бетереп, үзенең чикләрен ачарга карар кыла. Нәтиҗәдә меңләгән көнчыгыш алман Венгрия аша Көнбатыш Алманиягә күченеп китә. АДҖ'дә массакүләм демонстрацияләр колач җәя. Көнчыгыш Алмания хакимияте, гражданнарга Көнбатыш Алманиягә сәяхәт итү мөмкинлеге биреп, чикне узу кагыйдәләрен йомшарта. Бу Көнчыгыш Алманияне ил буларак саклап калу ниятеннән эшләнсә дә, чикләрне ачу Wende дип аталучы реформа процессын асылда тизләтә генә.

Берләшкән Алмания һәм Европа Берлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания 1990 елның 3 октябрендә берләшә[80]. 1999'дан алып, Берлиндагы Рейхстаг бинасы Бундестагның, Алмания парламентының, утырышлары уза торган урын.

Берләшкән Алмания яңа дәүләт булып түгел, ә Алмания Федератив Җөмһүриятенең киңәйгән дәвамчысы булып санала. Көнбатыш Алмания булган барлык оешмаларда яңа, берләшкән Алмания дә әгъза булып кала[81]. 1994 елда имзаланган Берлин/Бонн актына нигезләнеп, Берлин янәдән берләшкән Алманиянең башкаласына әверелә. Боннга исә федераль шәһәр (алман. Bundesstadt) статусы бирелә һәм кайбер федераль министрлыклар да Бонн шәһәрендә кала.[82] Күченергә тиешле министрлыклар һәм парламент 1999 елда Берлинга күченеп бетә; 6 министрлык исә элеккечә Боннда урнашуын дәвам итә.[83]

Элеккеге Көнчыгыш Алмания икътисадын заманчалаштыру һәм интеграцияләү өчен илнең көнбатыш өлкәләре 2019 елга кадәр ел саен тулаем алганда якынча 80 миллиард доллар акча сарыф итеп килә[84]. Шушы максатлар өчен ил гражданнары һәм ширкәтләре керемнәренең 5,5%-ын салым итеп түли.

Алмания — 1993 елда Европа Берлегенә нигез салган илләрнең берсе. 2002 елдан бирле илнең акча берәмлеге — евро. 2007 елда Алмания Лиссабон килешүен имзалый (рәсемдә).

Берләшүдән соң Алмания Европа Берлегендә активрак роль уйный башлый. Башка аурупалы партнёрлары белән берлектә Алмания 1992 елда Маастрихт килешүенә кул куя, 1999-да еврозонага нигез сала, һәм 2007-дә Лиссабон килешүн имзалый[85]. НАТО әгъзасы буларак, Алмания гаскәрләре Балкан илләрендәге һәм Әфганстандагы сугышларда катнаша[86]. Күп алманияле бу эшне хупламый, моннан тыш Алмания кануннары чит илләргә гаскәр җибәрүне Алманиянең үзен яклау йөзеннән генә рөхсәт итә[87].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алманиянең территориясе төньяктан көньякка сузылган. Табигый шартлары буенча да, кешеләрнең алардан файдалануы буенча да бертөрле түгел. Көньяккарак киткән саен, урыны калкулана бара.

Төньягында Төньяк Герман түбәнлеге ята. Бу урында кайчандыр диңгез булган, ул калын утырма катлам калдырган. Мореналы калкулыклар арасында бозлыклар ясаган кечерәк кенә күлләр ята. Дымлы климат шартларында бик күп сазлыклар ясалган, хәзер аларның барысын да диярлек киптереп бетергәннәр, анда болыннар һәм сөрү җирләре җәелеп ята. Йомшак диңгез климаты, явым-төшемнең күплеге үсемлекләр өчен бик уңайлы. Бу — бик әһәмиятле терлекчелек районы.

Илнең зур өлешен уртача биеклектәге бик матур урманнар белән капланган таулар тасмасы алып тора. Болар — борынгы таулар, түбәләре яссы яки гөмбәзгә охшап тора. Уртача биеклектәге таулар грәнит, гнейс, комташ, акшар катнашкан тау токымнарыннан ясалган һәм киң үзәннәр белән аерылган. Яссы тау түбәләреннән җәелеп киткән үзәннәр, ялангач кыялар күренә. Сазлыклардан күп санлы инешләр башлана, алар агачлар арасыннан агалар, кайвакыт шома кыядан төшеп, кечкенә шарлавыклар ясыйлар. Таудагы көтүлекләрдә терлек көтәләр, басуларда арыш, солы һәм бәрәңге үстерәләр. Тауларның табигате бик матур, анда күп тыюлыклар һәм җәй көне халык ял итә торган урыннар бар.

Алманиянең көньяк өлешенә Альп тауларының төньяк сыртлары һәм аның итәкләре урнашкан. Төньяк Альплар тәбәнәк, кайбер түбәләренең генә биеклеге 3000 м га җитә. Альп таулары итәгендә кеше кулы тимәгән табигать яхшы сакланган, ул тыюлыклар һәм милли парклар рәвешендә саклана.

Алмания төньякта Дания, көнчыгышта Польша һәм Чехия, көньяк һәм көньяк-көнчыгышта Австрия, көньякта Швейцария, көньяк-көнбатышта Франция, көнбатышта Люксембург һәм Бельгия, төньяк-көнбатышта Нидерландлар белән чиктәш. Төньякта Төньяк һәм Балтыйк диңгезләре суы белән юыла.

Гыйнварның уртача температурасы 1,5 °C тан (тигезлекләр) — минус 6 °C кача (таулар). Июльнең уртача температурасы 18 °C тан 20 °C кача. Еллык явым-төшем микъдары 600-800 мм. Биек тауларда җәй салкын, явым-төшем микъдары 1000-2000 мм.

Илнең күп өлешендә күчмә климат: диңгез климатыннан континенталь климатка күчә. Климат шартлары бик күп төрле культуралар игәргә мөмкинлек бирә. Рейн үзәнендә хәтта йөзем үстерәләр. Һәр җирдә явым-төшем күп була, тауларда 600—800 мм га җитә.

Алманиядә елгалар күп: Рейн, Дунай, Эльба, Везер һәм Одер, алар каналлар белән тоташтырылган, иң мәшһүр канал — Киль каналы, ул Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрне тоташтыра. Эре күлләр: Боден, Мюриц.

Алар күбесенчә көньяктан төньякка таба ага. Иң матур һәм зур елга — Рейн. Бу елга буйлап миллионнарча тонна йөк ташыйлар. Елга тамакларында зур порт шәһәрләре урнашкан. Илнең көньяк-көнбатыш өлешендә Дунайның башланган урыннары ята. Рейн һәм Дунай бигрәк тә яз һәм җәй көннәре, карлар һәм таулардагы бозлыклар эрегән вакытта күп сулы була.

Урманнары аз калган. Алар илнең якынча 1/4 мәйданын биләп тора һәм күбесенчә тауларда сакланып калганнар. Кеше кулы белән ясалган ландшафтлар өстенлек итә. Промышленностьның үсүе, юллар челтәренең куелыгы, авыл һәм шәһәрләрнең күплеге һаваның һәм суның нык пычрануына китерә. Елгалар пычрак һәм агуланган суны Төньяк диңгезгә илтә. Елгалар һәм күлләр күп булуга карамастан, төче су җитми.

Туфрагы нигездә көлсу, кәсле-көлсу һәм көрән урман туфрагыннан гыйбарәт.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1954[88]1956[88]1958[88]1960[88]1962[88]1964[88]1966[88]1968[88]1970[88]1972[88]
70 945 00070 943 00072 031 00073 147 00074 383 00075 591 00076 864 00077 550 00078 069 00078 821 000
1974[88]1976[88]1978[88]1980[88]1982[88]1984[88]1986[88]1988[88]1990[88]1992[88]
78 882 00078 209 00078 073 00078 397 00078 248 00077 709 00077 780 00078 390 00079 753 00080 975 000
1994[88]1996[88]1998[88]2000[88]2002[88]2004[88]2006[88]2008[88]2010[88]31 дек 2012[89]
81 539 00082 012 00082 037 00082 260 00082 537 00082 501 00082 315 00082 002 00081 752 00080 500 000
30 сен 2014[90]31 мар 2015[91]31 дек 2015[92]31 дек 2016[93]2017[94]30 сен 2018[95]30 сен 2019[96]
81 083 60081 292 40082 175 70082 521 65382 695 00082 979 10083 149 300

Алмания халкының 90% — этник алманнар. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиягә башка илләрдә яшәүче 9 млн га якын немец күченеп кайта. Чит илләрдән килгән эшчеләр күп. 2,5 млн. — төрекләр (шуларның 1,7 млн. — гражданнар), 930 мең экс-Югославия халыклары, 200 мең Россия халкы, 130 мең — Украина халкы. 90% — шәһәрләрдә йә шәһәр яны бистәләрендә яши.

Хәзерге вакытта дәүләтнең халык саны елдан-ел кими: 2008 елга халык кимүе 0,02% булган.

Алманиядә 6 млн. кеше урысча, ә 2,1 млн. — төрекчә сөйләшә белә.

Эре шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Берлин

Һамбург

Мүнхен

Көлн

Урын Шәһәр Төбәк Халык саны


Майндагы Франкфурт

Штутгарт

Дүсселдорф
Файл:DK DO Skyline 300ppi CC BY NC SA-20140223-3068.jpg
Дортмунд

1 Берлин Берлин 3326002
2 Һамбург Һамбург 1718187
3 Мүнхен Бавария 1364920
4 Көлн Төньяк Рейн-Вестфалия 1013665
5 Майндагы Франкфурт Һессен 676533
6 Штутгарт Баден-Вүртемберг 591015
7 Дүсселдорф Төньяк Рейн-Вестфалия 589649
8 Дортмунд Төньяк Рейн-Вестфалия 571403
9 Эссен Төньяк Рейн-Вестфалия 565900
10 Бремен Бремен 544043
11 Дрезден Саксония 517765
12 Лейпциг Саксония 510043
13 Һанновер Түбән Саксония 509485
14 Нүрнберг Бавария 490085
15 Дуйсбург Төньяк Рейн-Вестфалия 487470
16 Бохум Төньяк Рейн-Вестфалия 362585
17 Вупперталь Төньяк Рейн-Вестфалия 342570
18 Билефелд Төньяк Рейн-Вестфалия 327199
19 Бонн Төньяк Рейн-Вестфалия 307530
20 Мүнстер Төньяк Рейн-Вестфалия 293323
[97]


Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федераль җир Башкала Мәйдан (км²) Халык саны[98]
1 Баден-Вүртемберг Штутгарт 35.751,65 10 486 660
2 Бавария Мүнхен 70.549,19 12 397 614
3 Берлин - 891,75 3 292 365
4 Бранденбург Потсдам 29.477,16 2 455 780
5 Бремен Бремен 404,23 650 863
6 Һамбург - 755,16 1 706 696
7 Һессен Висбаден 21.114,72 5 971 816
8 Мекленбург-Алгы Померания Шверин 23.174,17 1 609 982
11 Рейнланд-Пфальц Майнц 19.847,39 3 989 808
12 Саар Саарбрүккен 2.568,65 999 623
13 Саксония Дрезден 18.414,82 4 056 799
14 Саксония-Анһалт Магдебург 20.445,26 2 287 040
9 Түбәнге Саксония Һанновер 47.618,24 7 777 992
10 Төньяк Рейн-Вестфалия Дүсселдорф 34.042,52 17 538 251
16 Түрингия Эрфурт 16.172,14 2 188 589
15 Шлезвиг-Һольштейн Кил 15.763,18 2 800 119

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франк-Вальтер Штайнмайер
2017 нче елдан бирле президент
Ангела Меркель
2005 нче елдан бирле канцлер
Рейхстаг, алман парламентының резиденциясе

АФҖ — федератив җөмһүрият. Гамәлдәге конституциясе 1949 елның 23 маенда кабул ителгән, аңа 1954, 1956, 1990, 1993 вә 1994 елларда үзгәртүләр кертелгән.

Дәүләт башлыгы — федераль президент. Ул махсус чакырылган федераль мәҗлес тарафыннан 5 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин.

Федераль мәҗлес бундестаг рәисе тарафыннан чакырыла вә ул бундестаг депутатлары һәм дә ландтаглар (җир парламентлары) тарафыннан сайланган әгъзалардан гыйбарәт. Президент эшкә сәләтлелекне югалтса яки вафат булса, бундесрат рәисе президент вәкаләтләрен башкара. Канун чыгару хакимиятен парламент башкара. Ул ике пулат: бундестаг вә бундесраттан гыйбарәт. Бундестаг халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә сайлана. Бундесрат исә җир хакимиятләре үзләре арасыннан 4 еллык мөддәткә билгеләгән вәкилләрдән гыйбарәт. Башкарма хакимият федераль канцлер җитәкчелегендәге федераль хөкүмәт кулында. Федераль канцлер бундестагта президентның тәкъдиме буенча тавыш күпчелеге белән сайлана. Вәзирләр федераль канцлерның тәкъдиме белән президент тарафыннан тәгаенләнәләр. Һәрбер җирнең үз конституциясе, парламент вә хөкүмәте бар.

Тышкы сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания төзелүеннән бирле Европа Берлегендә лидер ролен уйный. Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле ил Франция белән тыгыз икътисади-сәяси мөнәсәбәттә.

Дәүләт гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Einigkeit und Recht und Freiheit

Einigkeit und Recht und Freiheit
für das deutsche Vaterland!
Danach lasst uns alle streben
brüderlich mit Herz und Hand!
Einigkeit und Recht und Freiheit
sind des Glückes Unterpfand!
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
blühe, deutsches Vaterland!
Blüh' im Glanze dieses Glückes,
blühe, deutsches Vaterland!

гимнның әдәби тәрҗемәсе:

Бердәмлек, Хокук, Хөррият

Бердәмлек, Хокук, Хөррият

Алман җирендә хаким.

Изге туганлык хисләрен

Йөртсен күңелендә һәркем.

Бердәмлек, Хокук, Хөррият —

Безнең бәхет солтаны.

Шул бәхеттә чәчәк атсын

Мәңге Алман Ватаны!

Шул бәхеттә чәчәк атсын

Мәңге Алман Ватаны!

гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания Федератив Республикасының хәзерге гимнының музыкасын композитор Франц Йозеф Һайдн (Franz Joseph Haydn (1732—1809)) язган дип санала. Бу — рәсми караш. Дүрт куплеттан торган сүзләрен 1841 елда Аугуст Һайнрих Һофманн фон Фаллерслебен (August Heinrich Hoffmann von Fallersleben (1798—1874)) иҗат иткән, монысы төгәл билгеле. гимнның музыкасы Австриянең иске король гимнына нигезләнеп язылган дигән фикер дә бар, бу гимн беренче тапкыр 1797 елның 12 февралендә башкарылган булган. Хәер, безнең көннәргә кадәр сакланып калган тагын бер чыганак та бар әле — шул ук көйгә җырлана торган көньяк алман халык җыры. Аның беренче сүзләре: “Wieder klingen deutsche Lieder…” (Яңадан алман җырлары яңгырый).

гимн 1922 елда Алман Республикасының беренче президенты Фридрих Эберт (Friedrich Ebert) тарафыннан расланган. Хәзерге заманда Фаллерслебен шигыренең өченче куплеты гына рәсми рәвештә башкарыла, гимнның исеме дә шул куплетның беренче сүзләреннән алынган: “Einigkeit und Recht und Freiheit” (Бердәмлек, Хокук, Хөррият). Веймар республикасында дүрт куплет та гамәлдә булган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң „Deutschland über alles“ (“Алмания барыннан да өстенрәк” — Фаллерслебен шигыре нәкъ шулай башлана) рухында язылган өч куплетны рәсми кулланыштан төшереп калдырганнар. Шуңа да карамастан, Алманиядә аларны рәсми булмаган шартларда башкаруны тыя торган канун юк.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулаем эчке продукты буенча Алмания дөньяда 3 урынны, экспорт буенча 1 урынны, хәрби бюджет буенча 6 урынны биләп тора. Күп кенә фәнни һәм технологик тармакларда лидерлыкка ия.

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания икътисадының төп таянычы. Көрән күмер, ташкүмер, нефть, табигый газ, полиметалл рудалар, калий һәм аш тозы чыгарыла. Энергетика, кара ва төсле металлургия, машиналар төзү, көймәләр төзү, химия һәм нефть химиясе, агач эшкәртү, азык-төлек сәнагате гаять зур үсеш алган.

Алмания сәнәгате нигездә урта ширкәтләрдә гыйбарәт. Сәнәгатьтә мәшгуль булган барча эшчеләрнең 32 % дан күбрәге (2,2 млн. кеше) эре фирмаларда эшли. „Сименс“ концерны, „Фольксваген“, БМВ вә „Даймлер Бенц“ кебек автомобилләр төзеү фирмалары, „Һөхст“, „Байер“ һәм БАСФ кебек химия концерннары, „Рурколе АГ“ күмер казу фирмасы, „ФЕБА“ һәм „РВЕ“ электр техника концерны яки „Бош“ концерннары бөтен дөньяга мәшһүр булып, дөньяның һәммә урыннарда филиаллары, ширкәтләре яки тикшеренү йортлары бар.

Алмания ташкүмергә һәм калий тозларына бай. Рур ташкүмер бассейны аеруча танылган. Рур өлкәсе үзенең алга киткән промышленносте белән аерылып тора. К үпчелек чималны, бигрәк тә нефтьне, читтән кертергә туры килә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юллар озынлыгы — 91,4 мең км, автомобил юллары озынлыгы — 496,6 мең км. Иң эре аэропорт — Майндагы Франкфурт шәһәрендә. Башка эре аэропортлар: Берлин — Тегел, Берлин — Шенефелд, Бремен, Һамбург, Һанновер, Дрезден, Дүсселдорф, Көлн/Бонн, Лейпциг, Мүнхен, Нүрнберг, Саарбрүккен һәм Штутгарт. Су юллары озынлыгы — 7467 км. Мөһим диңгез портлары: Һамбург, Бремен, Бремерхафен, Вилһелмсхафен, Росток.[99]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгында төп шөгыль — терлекчелек, моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Үсемлекчелек терлекләрне азык белән тәэмин итә. Алмания авыл хуҗалыгына яраклы 36 млн. га җир бар. Төп продуктлар:бодайарпашикәр чөгендере, бәрәңге, шулай ук йөзем, җиләк-җимеш, яшелчәләр һ.б. Бодайның берникадәр өлешен чит илләрдән сатып алалар. Илнең җәйләре җылырак булган көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышында шикәр чөгендере үстерәләр. Терлекчелектә мал ите, дуңгыз ите, тавык ите һәм сөт җитештерелә. Сусыл альп болыннарында, илнең башка җирләрендәге кебек үк, сыерларның сөт токымнарын көтәләр. Һәркайда дуңгыз асрыйлар.

Алмания территориясенең якынча өчтән бер өлешен (10,7 млн.га) урманнар биләп тора. Мәмләкәттә һәр ел 30—40 млн. м³ агач хәзерләнә, бу күләм эчке ихтыяҗның өчтән ике өлешен каплап тора. Алмания агач экспортлаучы иң эре дәүләтләрнең берсе. Төньяк һәм Балтыйк диңгезләрендә, Гренландия утравы тирәсендә балык тотыла.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йена шәһәрендәге типик бер алман. Weihnachtsmarkt (Раштуа ярминкәсе)

Алмания мәдәнияте үз эченә хәзерге Алмания мәдәниятен дә, хәзерге Алманияне тәшкил итүче дәүләтләр (Пруссия, Саксония һ. б.) мәдәниятен дә ала. «Алман мәдәнияте» төшенчәсенең киңрәк мәгънәсе үз эченә Австрия мәдәниятен дә ала: сәяси рәвештә ул Алманиядән бәйсез булса да, анда шул ук мәдәнияткә караган алманнар яши. Алман мәдәнияте безнең эрага кадәр 5 гасырдан мәгълүм.

Алмания тарихта алман. Das Land der Dichter und Denker («шагыйрьләр һәм фәлсәфәчеләр иле»)[100] буларак бигеле, чөнки алман язучылары һәм фәлсәфәчеләре Көнбатыш дөньясының фикерен үстерүдә һәрвакыт мөһим бер роль уйнаган[101].

Алманиянең Октоберфест кебек халык фестивальләре һәм Раштуа йолалары бөтен дөньяда билгеле. Соңгыларыннан Раштуага дүрт атна кала чыршы ботакларыннан такыя (алман. Adventskranz) үреп, йортны бизәүне; балаларның Гайсә пәйгамбәр тууына багышланган спектакль (алман. Krippenspiel) күрсәтүләрен; Раштуа чыршысын бизәүне; Раштуа табынына «штолен» (алман. Stollen) исемле баллы ипи пешерүне һ.б. санап китәргә була[102][103].

Хәзергә Алманиягә мәдәни тормышының төрлелеге һәм аның киң таралганлыгы хас. Мондагы мәдәни төрмыш бер яки берничә шәһәрдә тупланмаган, мәдәни үзәкләр бөтен ил буйлап таралганнар — мәшһүр Берлин, Мүнхен, Веймар, Дрезден яки Көлн белән беррәттән Ротенбург-об-дер-Таубер, Наумбург, Байройт, Целле, Виттенберг, Шлезвиг кебек мәдәни әһәмияткә ия кече үзәкләр дә бар. 2009 елдагы хәле буенча, Алманиядә 6250 музей эшли, килүчеләр саны 106 миллион кешегә җитә.[104] Шуларның иң мәшһүрләре — Дрезден рәсемнәр галереясе, Алман музее (Мүнхен), Тарихи музей (Берлин), һәм башкалар.

Әдәбият һәм фәлсәфә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бертуган Гриммнар борынгы алман халык әкиятләрен туплап, аларны халыкка таныта.

Алман әдәбиятының тамырлары Урта гасырларга, Вальтер фон дер Фогелвайде (алман. Walther von der Vogelweide) һәм Вольфрам фон Эшенбах (алман. Wolfram von Eschenbach) кебек язучыларның иҗатына барып тоташа. Дөньякүләм танылу алган язучылардан Йоһан Вольфгаң фон Гёте, Фридрих Шиллер, Готхольт Эфраим Лессинг кебек исемнәрне атап китәргә була.

18 нче гасырда абыйлы-энеле Гримм нәшер иткән әкиятләр җыентыгы Алман халык иҗатын алман укучыларына да, башка халыкларга да таныта.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Изге Михаил чиркәве (Фульда)

Алман кабиләләрнең борынгы мигъмари ядкарьлекләре (агачтан эшләнгән) сакланмаган. Таштан эшләнгән мигъмари ядкарьлекләре (Ахендагы сарай капелласы, 790—805: Фульдтәге Изге Михаил чиркәве, 822) соңгы антик һәм Византия архитектурае тәэсирендә пәйда булган. 9—10 гасырларда базилика тибындагы бизәксез чиркәүләр корылган. 11-12 гасырларда роман эслүбендәге (стилендәге) чиркәү вә җәмигъләр (Мария Лах чиркәве, 1093—1230; Майнцтагы җәмигъ, 1100—1230 һ. б.) барлыкка килгән. 13-14 гасырларда Алманияда готика стиленә хас биналарны яңа конструкцияләр нигезендә кору үсеш ала. Яңарыш дәверендә дә готика эслүбе үз урынын югалтмый. 17 гасырда архитектура һәм тасвирый сәнгатьтә тантаналы барокко эслүбе киң тарала.

18 гасырның беренче яртысында сарай һәм чиркәүләр төзелеше тагын үсеш ала һәм кайчакта барокко белән рококо өлешчә берләштерелә, икенче яртысында исә классицизм эслүбендә театр, музей һәм уку тәшкиләтләре корыла. 19 гасырда яңа төзелеш материаллары — тимер һәм бетон конструкциялары пәйда булуы аркасында модерн гадәткә керә. 20 гасырда техник тәрәкъкыять (прогресс) белән конструктивизм һәм функционализм кануннары нигезендә сәнәгать һәм торак урыннары биналары барлыкка килә.

Тасвирый сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дрезден галереясе бинасы

Алмания территориясендә палеолит һәм неолит, җиз вә тимер гасырлары сәнгате һәйкәлләре табылган. Безнең эра башында алман кабиләләренең примитив сәнгате пәйда була. 8—9 гасырларда Каролинглар сәнгатенә (сөяк гравюралары, миниатюра) Византия, борынгы дөнья мәдәнияте тәэсир итә. 11-13 гасырлар сәнгате (Һилдесһайм җәмигының бронза ишекләре, 1015, Рейхенау утравындагы Оберсел чиркәвенең дивар миниатюралары) дини характердагы роман эслүбенә күчү дәвере була. 13—14 гасырларда алман готикасы камилләшеп, сарай-рыцарьлык мәдәнияте элементлары үскән шәһәр мәдәнияте белән кушылып китә.

Яңарыш дәверендә инсанпәрвәрлек (һуманизм) рухы белән сугарылган реалистик сәнгать барлыкка килә. 15 гасырда пәйда булган бу сәнгать (С. Лохнер, Л. Мозер, Һ. Мулчер, М. Шонгауэр) 16 гасырның 30 елларда А. Дүрер, Һ. Һолбейн әсәрләрендә югары ноктасына күтәрелә. Сәнгатьтә 16 гасырның икенче яртысыннан манеризм, 17 гасырда барокко хөкем сөргән, 18 гасыр уртасында классицизм пәйда була (Р. Менгс, А. Кауфман, А. Я. Карстенс һ. б.). 1848—49 еллардагы инкыйлаб дәверендә сугышчан демократик рухтагы картиналар ясала (И. П. Һазенклевер, К. Һүбнер, К. Ф. Лесинг). 19 гасырның эре реалист рәссамы А. Менсел иҗатында алман тормышы үзенең тулы чагылышын таба. 20 гасыр башларында Алмания вак буржуазия агымы — экспрессионизм ватаны булып китә (һәйкәлче В. Лембрук һ. б.). Нацистлар хакимияткә килгәч, эзәрлекләүләргә карамастан, кайбер рәссамнар (Барлах, Колвиц, О. Нагел) инсанпәрвәрлек идеалларына тугры кала. Сугыштан соң үткән традицияләрне алман тасвирый сәнгате торгызуга керешә һәм Европа һәм Америка сәнгатендәге яңа агымнардан файдалана.

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Алмания музыкасы
Композитор Лүдвиг ван Бетховен (1770–1827) «Тантаналы месса» (лат. Missa solemnis) әсәрен иҗат иткәндә. Йозеф Карл Штилер рәсеме, 1820 нче ел. Бетховен әсәрләренең иң атаклыларының берсе – 5. симфония.

Алман классик музыкасы әсәрләре арасында дөньяда иң мәшһүр композиторларның әсәрләре бар. Дитрих Букстехуде язган орган көйләре яшьрәк Йоһан Себастьян Бахка һәм Георг Фридрих Һәнделгә дә көчле йогынты ясый; өчесе дә – Барокко чорының әйдәп баручы композиторлары.

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Алманиядә спорт
Алмания милли футбол такымы, 2014 нче елда үз тарихында дүртенче тапкыр дөнья чемпионатын җиңгәннән соң. Футбол Алманиядә иң популяр спорт төре.

Спорт алманнар тормышында әһәмиятле урын алып тора. 27 миллион алман — бер спорт клубы әгъзасы, һәм моннан тыш 12 миллион кеше үзлегеннән спорт белән шөгыльләнә[105]. Иң популяр спорт төре — футбол. 6,3 миллион рәсми әгъзасы белән, Алмания Футбол Берлеге (алман. Deutscher Fußball-Bund) — үз төрендә дөньяда иң зур оешма. Алмания футбол лигасы (алман. Bundesliga) тамашачыларның уртача саны буенча дөньядагы барлык һөнәри спорт лигалары арасында икенче урында тора[105]. Алмания милли футбол такымы 1954, 1974, 1990 һәм 2014-тә FIFA Дөнья Чемпионатында; 1972, 1980 һәм 1996-да UEFA Европа Чемпионатында; һәм 2017-дә FIFA Конфедерацияләр Кубогында җиңүче була. 1974 нче елгы һәм 2006 нчы елгы дөнья чемпионатлары һәм 1988 нче елгы Европа чемпионаты исә Алманиянең үзендә уза.

Тамашачылар арасында популяр башка спорт төрләре арасында — тимераяк һәм чаңгы спорты, бокс, баскетбол, гандбол, волейбол, боз хоккейы, теннис, атта йөрү һәм гольф. Паруслы көймәдә йөзү, ишкәк ишү, йөзү кебек су спортлары да Алманиядә популяр[105].

Алмания — моторлы спорт төрләрендә алдынгы илләрнең берсе. BMW һәм Mercedes кебек җитештерүчеләр бу спорт төрләрендә беренчеләрдән. «Le Mans 24 сәгать» (фр. 24 Heures du Mans) исемле, бүгенге көндә дә уздырылып килүче иң борынгы чыдамлык автоярышында Porsche барлыгы 19, һәм Audi барлыгы 13 тапкыр җиңү яулаган (2017 нче елга күрә). Алман автоузышчысы Михаэль Шумахер исә — үз карьерасы дәвамында моторлы спортта күп рекордлар куеп, Формала 1 дөнья чемпионатында җиде тапкыр җиңү яулаган кеше. «Формула 1»дә моның кадәр чемпион калган бүтән кеше юк. Моннан тыш, ул тарихта иң югары хезмәт хакы алган спортчыларның берсе[106]. Себастьян Феттель дә тарихта булган топ биш «Формула 1» узышчысы арасында. Нико Росбергның да «Формула 1»дә дөнья чемпионы булганы бар.

Бөтен Олимпия уеннарында да отылган медальлар саны буенча Алмания, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Алмания нәтиҗәләрен бергә кушып санасаң, өченче урында.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Алманиядә дин

Алмания ватандашларына дин тоту иреге ил Конституциясендә беркетелгән. Алманнарның күпчелеге — ил халкының 64 % ын тәшкил иткән христианнар. Шуның эченнән католиклар 25 млн 461 мең, протестантлар 24 млн 832 мең кеше. Православие дине тарафдарлары 1,3 млн.

Йәхвә шаһитлары 164 мең кеше.

Башка диннәр: Ислам дине тарафдарлары 4 млн 750 мең кеше (ил халкының 5, 70  % ы) (2020). Яһүд дине тарафдарлары 100 мең.

31 % халык атеистлар (АДР территориясендә 70 %).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Mangold, Max, ed (1995) (in German). Duden, Aussprachewörterbuch (6th ed.). Dudenverlag. pp. 271, 53f. ISBN 978-3-411-20916-3. 
  10. Fläche und Bevölkerung (de).
  11. Империянең латин телендәге исеме — Sacrum Imperium (`Изге империя') чыганакларда 1157 елда ук телгә алына. Sacrum Romanum Imperium (`Изге Рим империясе') атамасы 1254 елгы чыганакта теркәлгән. Дәүләтнең тулы исеме булган «Алман милләтенең Изге Рим империясе» (алман. Heiliges Römisches Reich Deutscher Nation) 15 нче йөзьеллыкта кулланыла башлый.
    Zippelius, Reinhold (2006) [1994] (in German). Kleine deutsche Verfassungsgeschichte: vom frühen Mittelalter bis zur Gegenwart (7th ed.). Beck. p. 25. ISBN 978-3-406-47638-9. 
  12. 12,0 12,1 Demshuk, Andrew (30 April 2012). The Lost German East. ISBN 9781107020733. https://books.google.com/books?id=ySLyE6YJEn0C&pg=PA52. 
  13. How US students get a university degree for free in Germany. BBC (3 June 2015). әлеге чыганактан 2015-11-13 архивланды. 13 November 2015 тикшерелгән.
  14. Schulze, Hagen (1998). Germany: A New History. Harvard University Press. p. 4. ISBN 0-674-80688-3. 
  15. http://garap-farsy.narod.ru/taah.htm
  16. https://en.wiktionary.org/wiki/Reconstruction:Proto-Indo-European/tewtéh₂
  17. Lloyd, Albert L.; Lühr, Rosemarie; Springer, Otto (1998) (in German). Etymologisches Wörterbuch des Althochdeutschen, Band II. Vandenhoeck & Ruprecht. pp. 699–704. ISBN 3-525-20768-9. https://books.google.com/books?id=iKfYGNwwNVIC&pg=PA523.  (diutisc сүзе өчен) Lloyd, Albert L.; Lühr, Rosemarie; Springer, Otto (1998) (in German). Etymologisches Wörterbuch des Althochdeutschen, Band II. Vandenhoeck & Ruprecht. pp. 685–686. ISBN 3-525-20768-9. https://books.google.com/books?id=iKfYGNwwNVIC&pg=PA516.  (diot сүзе өчен)
  18. (27 August 2010) «Radiometric dating of the type-site for Homo heidelbergensis at Mauer, Germany» 107 (46): 19726–19730. DOI:10.1073/pnas.1012722107. Проверено 27 August 2010.
  19. World's Oldest Spears. archive.archaeology.org (3 May 1997). 27 August 2010 тикшерелгән.
  20. Earliest music instruments found. BBC (25 May 2012). 25 May 2012 тикшерелгән.
  21. Ice Age Lion Man is world's earliest figurative sculpture. The Art Newspaper (31 January 2013). әлеге чыганактан 15 February 2015 архивланды. 31 January 2013 тикшерелгән.
  22. The Venus of Hohle Fels. donsmaps.com (14 May 2009). 14 May 2009 тикшерелгән.
  23. Nebra Sky Disc, Unesco memory of the World (2013).
  24. Claster, Jill N. (1982). Medieval Experience: 300–1400. New York University Press. p. 35. ISBN 0-8147-1381-5. 
  25. 25,0 25,1 Fulbrook, Mary (1991). A Concise History of Germany. Cambridge University Press. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-521-36836-0]], pp. 9–13.
  26. Fichtner, Paula S. (2009). Historical Dictionary of Austria. Volume 70 (2nd ed.). Scarecrow Press. ISBN 978-0810863101. https://books.google.com/books?id=ilyK1_1f0zYC: "When the Romans began to appear in the region, shortly before the beginning of the Christian era, they turned Noricum into an administrative province, which encompassed much of what today is Austria." 
  27. Modi, J. J. (1916). «The Ancient Germans: Their History, Constitution, Religion, Manners and Customs». The Journal of the Anthropological Society of Bombay 10 (7). “Raetia (modern Bavaria and the adjoining country)”
  28. Rüger, C. (2004) [1996]. "Germany". in Bowman, Alan K.; Champlin, Edward; Lintott, Andrew. The Cambridge Ancient History: X, The Augustan Empire, 43 B.C. — A.D. 69. Volume 10 (2nd ed.). Cambridge University Press. ISBN 0-521-26430-8. https://books.google.com/books?id=JZLW4-wba7UC&pg=PA528. 
  29. Bowman, Alan K.; Garnsey, Peter; Cameron, Averil (2005). The crisis of empire, A.D. 193–337. The Cambridge Ancient History. 12. Cambridge University Press. p. 442. ISBN 0-521-30199-8. 
  30. Fulbrook 1991, p. 11.
  31. The lumping of Germanic people into the generic term 'Germans' has its roots in the Investiture Controversy according to historian Herwig Wolfram, who claimed it was a defensive move made by the papacy to delineate them as outsiders, partly due to the papacy's insecurity and so as to justify counterattacks upon them. See: Wolfram, Herwig (1997). The Roman Empire and its Germanic Peoples. California University Press. pp. 11–13. 
  32. McBrien, Richard (2000). Lives of the Popes: The Pontiffs from St. Peter to Benedict XVI. HarperCollins. p. 138. 
  33. Fulbrook 1991, pp. 13–24.
  34. Fulbrook 1991, p. 27.
  35. Nelson, Lynn Harry. The Great Famine (1315–1317) and the Black Death (1346–1351). University of Kansas. http://www.vlib.us/medieval/lectures/black_death.html. Retrieved 19 March 2011. 
  36. Eisenstein, Elizabeth. (1980). The printing press as an agent of change. Cambridge University Press, pp. 3–43.
  37. 37,0 37,1 Philpott, Daniel (January 2000). «The Religious Roots of Modern International Relations». World Politics 52 (2): 206–245. DOI:10.1017/S0043887100002604.
  38. Macfarlane, Alan (1997). The Savage Wars of Peace: England, Japan and the Malthusian Trap. Blackwell. p. 51. ISBN 978-0-631-18117-0. 
  39. Реформациянең Изге Рим империясенә йогынтысы хакында күбрәк мәгълүмат өчен, түбәндәге китапны карагыз: Hajo Holborn, A History of Modern Germany, The Reformation, Princeton N.J., Princeton University Press, 1959, chapters 6–9 (pp. 123–248).
  40. Gagliardo, G (1980). Reich and Nation, The Holy Roman Empire as Idea and Reality, 1763–1806. Indiana University Press. pp. 12–13. 
  41. Bideleux, Robert; Jeffries, Ian (1998). A History of Eastern Europe: Crisis and Change. Routledge. p. 156. 
  42. Batt, Judy; Wolczuk, Kataryna (2002). Region, State and Identity in Central and Eastern Europe. Routledge. p. 153. 
  43. Fulbrook 1991, p. 97.
  44. Henderson, W. O. (January 1934). «The Zollverein». History 19 (73): 1–19. DOI:10.1111/j.1468-229X.1934.tb01791.x.
  45. 45,0 45,1 Germany. U.S. Department of State (10 November 2010). әлеге чыганактан 24 March 2011 архивланды. 26 March 2011 тикшерелгән.
  46. Fulbrook 1991, pp. 135, 149.
  47. Black, John, ed (2005). 100 maps. Sterling Publishing. p. 202. ISBN 978-1-4027-2885-3. 
  48. Olusoga, David and Erichsen, Casper W (2010). The Kaiser's Holocaust. Germany's Forgotten Genocide and the Colonial Roots of Nazism. Faber and Faber. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-571-23141-6]]
  49. Olusoga, David (18 April 2015). Dear Pope Francis, Namibia was the 20th century's first genocide. The Guardian News and Media Limited. әлеге чыганактан 3 June 2016 архивланды. 11 June 2016 тикшерелгән.
  50. Crossland, David. Last German World War I Veteran Believed to Have Died, Spiegel Online (22 January 2008). 25 март 2011 тикшерелде.
  51. Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D.; Glaser, Elisabeth (1998). "Introduction". Versailles: A Reassessment after 75 Years. Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 1–20. ISBN 978-0-521-62132-8. 
  52. Klein, Fritz (1998). "Between Compiègne and Versailles: The Germans on the Way from a Misunderstood Defeat to an Unwanted Peace". in Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D.; Glaser, Elisabeth. Versailles: A Reassessment after 75 Years. Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 203–220. ISBN 978-0-521-62132-8. 
  53. Keylor, William R. (1998). "Versailles and International Diplomacy". in Boemeke, Manfred F.; Feldman, Gerald D.; Glaser, Elisabeth. Versailles: A Reassessment after 75 Years. Publications of the German Historical Institute. Cambridge University Press. pp. 469–505. ISBN 978-0-521-62132-8. 
  54. GERMAN TERRITORIAL LOSSES, TREATY OF VERSAILLES, 1919. United States Holocaust Memorial Museum, Washington, DC. әлеге чыганактан 4 July 2016 архивланды. 11 June 2016 тикшерелгән.
  55. Williamson (2005). Germany since 1815: A Nation Forged and Renewed. Palgrave Macmillan. pp. 186–204. 
  56. PROLOGUE: Roots of the Holocaust. The Holocaust Chronicle. әлеге чыганактан 1 January 2015 архивланды. 28 September 2014 тикшерелгән.
  57. Fulbrook 1991, pp. 155–158, 172–177
  58. McNab, p. 54
  59. Evans, Richard J. (2005). The Third Reich in Power. New York: Penguin. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-14-303790-3]] pp. 322–326, 329
  60. Hugo Ehrt, Neuer Harzbote. Heft 13, Fremdenverkehrsverein Bodfeld/Harz, Elbingerode (Harz),2003, p.565. Schütz and Gruber, Mythos Reichsautobahn: Bau und Inszenierung der "Straßen des Führers" 1933–1941, Berlin: Links, 1996, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9783861531173]], pp. 16–17.
  61. McNab, p. 56
  62. Fulbrook 1991, pp. 188–189.
  63. The "Night of Broken Glass" (en). әлеге чыганактан 11 February 2017 архивланды.
  64. Fulbrook, pp. 190–195.
  65. Axelrod, Alan (2007) Encyclopedia of World War II, Volume 1. Infobase Publishing. pp. 659.
  66. Hiden, John; Lane, Thomas (2003). The Baltic and the Outbreak of the Second World War. Cambridge University Press. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-521-53120-7]], pp. 143–144.
  67. Niewyk, Donald L.; Nicosia, Francis R. (2000). The Columbia Guide to the Holocaust. Columbia University Press. pp. 45–52. ISBN 978-0-231-11200-0. 
  68. Institute of National Remembrance (Poland), Polska 1939–1945 Straty osobowe i ofiary represji pod dwiema okupacjami. Materski and Szarota. page 9 "Total Polish population losses under German occupation are currently calculated at about 2 770 000".
  69. 69,0 69,1 Maksudov, S. (1994). "Soviet Deaths in the Great Patriotic War: A Note". Europe-Asia Studies 46 (4): 671–680.
  70. Ian Kershaw.Stalinism and Nazism: dictatorships in comparison 2015 елның 15 сентябрь көнендә архивланган.. Cambridge University Press, 1997, p.150 [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-521-56521-9]]
  71. John C. Beyer; Stephen A. Schneider. Forced Labour under Third Reich. Nathan Associates.  Part1 2015 елның 24 август көнендә архивланган. and Part 2 2017 елның 3 апрель көнендә архивланган..
  72. Overmans, Rüdiger (2000). Deutsche militärische Verluste im Zweiten Weltkrieg. Oldenbourg. ISBN 978-3-486-56531-7. 
  73. Kershaw, Ian (2011). The End; Germany 1944–45. Allen Lane. pp. 279. 
  74. On Question of war Losses (in Russian). MOD Russian Federation. November 12, 2017 тикшерелгән.
  75. Wise, Michael Z. (1998). Capital dilemma: Germany's search for a new architecture of democracy. Princeton Architectural Press. p. 23. ISBN 978-1-56898-134-5. 
  76. Carlin, Wendy (1996). "West German growth and institutions (1945–90)". in Crafts, Nicholas; Toniolo, Gianni. Economic Growth in Europe Since 1945. Cambridge University Press. p. 464. ISBN 0-521-49964-X. 
  77. Werner Bührer (24 December 2002). Deutschland in den 50er Jahren: Wirtschaft in beiden deutschen Staaten. Informationen zur Politischen Bildung. Bundeszentrale für politische Bildung.
  78. maw/dpa (11 March 2008). New Study Finds More Stasi Spooks. Der Spiegel. 07 November 2017 тикшерелгән.
  79. "Germany (East)", Library of Congress Country Study, Appendix B: The Council for Mutual Economic Assistance
  80. Vertrag zwischen der Bundesrepublik Deutschland und der Deutschen Demokratischen Republik über die Herstellung der Einheit Deutschlands (Einigungsvertrag) Алмания Федератив Җөмһүрияте һәм Алмания Демократик Җөмһүрияте 1990'ның 31 августында имзалаган Берләшү турында килешү (рәсми текст, алман телендә).
  81. Vertrag zwischen der Bundesrepublik Deutschland und der Deutschen Demokratischen Republik über die Herstellung der Einheit Deutschlands (Einigungsvertrag) Art 11 Verträge der Bundesrepublik Deutschland (German). Bundesministerium für Justiz und Verbraucherschutz. әлеге чыганактан 25 February 2015 архивланды. 15 May 2015 тикшерелгән.
  82. Gesetz zur Umsetzung des Beschlusses des Deutschen Bundestages vom 20. Juni 1991 zur Vollendung der Einheit Deutschlands (German). Bundesministerium der Justiz (26 April 1994). әлеге чыганактан 14 July 2016 архивланды. 22 June 2016 тикшерелгән.
  83. Brennpunkt: Hauptstadt-Umzug (German) (12 April 1999). 19 март 2011 тикшерелде. 2011 елның 30 апрель көнендә архивланган.
  84. Kulish, Nicholas. In East Germany, a Decline as Stark as a Wall, The New York Times (19 June 2009). 27 март 2011 тикшерелде.
  85. Lisbon Treaty : The making of (PDF). Council of the European Union. әлеге чыганактан 20 May 2013 архивланды. 14 June 2011 тикшерелгән. “After signature by all 27 Heads of State and governments, the Treaty will travel back to Brussels, where it will be officially sealed with the seals of the 27 Member States, on the 18th of December. Then, it will be sent to Rome, the Italian government being the depository of the Treaties.”
  86. Dempsey, Judy. Germany is planning a Bosnia withdrawal (31 October 2006). 7 май 2011 тикшерелде.
  87. Merz, Sebastian (November 2007). Still on the way to Afghanistan? Germany and its forces in the Hindu Kush (PDF) pp. 2, 3. Stockholm International Peace Research Institute. әлеге чыганактан 3 April 2017 архивланды. 21 February 2017 тикшерелгән.
  88. 88,00 88,01 88,02 88,03 88,04 88,05 88,06 88,07 88,08 88,09 88,10 88,11 88,12 88,13 88,14 88,15 88,16 88,17 88,18 88,19 88,20 88,21 88,22 88,23 88,24 88,25 88,26 88,27 88,28 https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen_/lrbev03.html
  89. https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerung.html
  90. Federal Statistical Office — 2014.
  91. Federal Statistical Office — 1948.
  92. https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/GesellschaftStaat/Bevoelkerung/Bevoelkerungsstand/Tabellen/Zensus_Geschlecht_Staatsangehoerigkeit.html
  93. Federal Statistical Office — 1948.
  94. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  95. BevölkerungsstandFederal Statistical Office.
  96. BevölkerungsstandFederal Statistical Office.
  97. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2014-11-01 
  98. https://www.destatis.de/DE/PresseService/Presse/Pressekonferenzen/2013/Zensus2011/bevoelkerung_zensus2011.pdf?__blob=publicationFile
  99. Eisenbahnatlas Deutschland. — Кёльн: Verlag Schweers + Wall GmbH, 2007. — ISBN 978-3-89494-136-9.
  100. Wasser, Jeremy. Spätzle Westerns (6 April 2006). 28 март 2011 тикшерелде.
  101. Germany country profile. BBC (25 February 2015). әлеге чыганактан 2 June 2015 архивланды. 17 May 2015 тикшерелгән.
  102. MacGregor, Neil. The country with one people and 1,200 sausages, BBC (28 September 2014). 11 декабрь 2014 тикшерелде.
  103. Christmas Traditions in Austria, Germany, Switzerland. German Ways. әлеге чыганактан 25 December 2014 архивланды. 12 December 2014 тикшерелгән.
  104. http://www.smb.spk-berlin.de/ifm/dokumente/kurzbericht/kurzbericht2009.pdf(үле сылтама)
  105. 105,0 105,1 105,2 Germany Info: Culture & Life: Sports. Germany Embassy in Washington, D.C. әлеге чыганактан 30 April 2011 архивланды. 28 March 2011 тикшерелгән.
  106. Ornstein, David. What we will miss about Michael Schumacher (23 October 2006). 19 март 2011 тикшерелде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]