Урыссу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урыссу latin yazuında])
Урыссу
Илтамга
Нигезләнү датасы 1947
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Ютазы районы[1] һәм Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1]
Халык саны 10 551 (1 гыйнвар 2018)[2]
Почта индексы 423950 һәм 423951
Рәсми веб-сайт jutaza.tatar.ru/rus/poselenia/urussinskoe.htm/
Җирле телефон коды 85593
Карта

һәм

Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сл ярында урнашкан.

Почта индексы — 423951. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла. Ырыс-су иске татар теллэренден муллык, бэрэкэтле су мэгнэсе белэн килэ. Соңгы вакытта халык саны кимүгә таба бара.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010
11 572 11 929 10 738 10 663 11 258 10 986

Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, арлар, алманнар бар.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьски белән тоташтыра. Бистәдә күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә: ЖБИ, Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе «Электросоединитель» заводы, химия заводы, бемит заводы, Урыссу ГРЭСы (2016 елда ябылган) һ.б.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыссуда 1 урта мәктәп, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 балалар бакчасы эшли (2017).

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.