Шамил Фәрхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Фәрхетдинов latin yazuında])
(Şamil Färxetdinov битеннән юнәлтелде)
Шамил Фәрхетдинов
Туган 18 август 1971(1971-08-18) (52 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист, язучы-драматург
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Шамил Тимергали улы Фәрхетдиновтатар артисты.

1971 елның 18 августында ТАССРның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган.

1989–1993 елларда Казан театр училищесында укый.

1993 елдан ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

2003 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

2005 елда балалар өчен «Әкият турында әкият» исемле әкият-пьесалар җыентыгы нәшер ителә.

2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Театрда сәхнәләштергән рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил (Г.Зәйнашева. «Җаным жәл түгел сиңа»),
  • Марат (Х.Вахит. «Яңадан мәхәббәт турында»),
  • Надир мәхдүм (К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар»),
  • Ламб (Б.Брехт. «Кураж ана һәм аның балалары»),
  • Мортаза (К.Тинчурин. «Хикмәтле доклад»),
  • Әхмәт (М.Әмир. «Гөлшаян»),
  • Зиннәт (Н.Гыйматдинова. «Бер тамчы ярату»).

Иҗат ителгән әкият-пьесалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче мәхәббәт
  • Алтын көз
  • Үзебез дип торабыз
  • Әкият китабы
  • Мыгырдык
  • Саламторхан яки бәхет гөле
  • Шүрәле-online
  • Али баба һәм өч карак
  • Алтын алма

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]