Александр Патраков
Александр Патраков | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Михаил улы Патраков |
Туган | 22 сентябрь 1948 (76 яшь) Чиләбе |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | театр рәссамы |
Бүләк һәм премияләре | (2000) |
Александр Патраков (Александр Михаил улы Патраков, рус. Александр Михайлович Патраков) – театр рәссамы, Качалов театры баш рәссамы (1997 елдан), РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Татарстанның халык рәссамы (2002), Тукай премиясе лауреаты (2000).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1948 елның 22 сентябрендә Чиләбедә туган. Свердловск сәнгать укуханәсенең педагогика бүлеген (1969), «драма театры рәссамы» белгечлеге буенча Луначарский исемендәге ГИТИСның югары режиссёрлык курсларын (А.П. Васильев курсы) (1973) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1973 елдан Чиләбе, Новокузнецк, Куйбышев театрларында куючы-рәссам булып эшли.
- 1978-1983 Ярославль драма театрында баш рәссам.
- 1984-1987 Чита өлкә драма театрында баш рәссам.
- 1987-1997 Ростов драма театрында баш рәссам.
- 1997 елдан В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театры баш рәссамы.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Утыз еллык иҗат гомерендә 120 дән артык спектакльне бизәгән. Аның башкаруында спектакльләр буласы сәхнә бизәлеше я шомлы-явыз яңгыраш ала, я мистик серлелек белән өретелә ала. Сәхнә костюмнары остасы булып таныла. Кулланылган материал байлыгы, стилистик чишелеше белән әлеге костюмнар сәнгать әсәре дәрәҗәсенә үсәләр. Һәр спектакльгә әзерләгән афишалары һәм буклет-программкалары рәссамның өлгергән графика остасы икәнен раслый. Качалов театрында рәссам буларак, режиссёр Александр Славутский куйган спектакльләрдә автордаш булып тора.[1]
Катнашкан күргәзмәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1972 Кино, театр һәм телевидение рәссамнары күргәзмәсе (Рига).
- 1978 Уралның театр рәссамнары күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1983 Россиянең театр рәссамнары күргәзмәсе (Һелсинки).
- 1984 Россиянең театр рәссамнары күргәзмәсе (Праһа).
- 1985 Бөтенрусия кино, театр һәм телевидение рәссамнары күргәзмәсе (Казан).
- 1987 Бөтенсоюз кино, театр һәм телевидение рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе (Мәскәү).
- 2001 М. Горький музеенда шәхси күргәзмәсе (Казан).
- 2008 Качалов театры фойесында «Минем театрым» шәхси юбилей күргәзмәсе (Казан).
Бизәгән спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Ачы!» (Горько!) М. Зощенко
- «Ревизор» Н.В. Гоголь
- «Скапен хәйләсе» (Плутни Скапена) Ж.-Б. Мольер
- «Банкрот» А.Н. Островский (Македониядә куелган)
- 1997 — «Шомлы йомыркалар » (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
- 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
- 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
- 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
- 2001 — «Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том- Агата Кристи.
- 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
- 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехова.
- 2005 — «ҖәмгыятЬтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи.
- 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
- 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
- 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев.
- 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
- 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
- 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М.Зощенко.
- 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам) М. А. Светлов.
- 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен.
- 2000 — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский.
- 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц.
- 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) Алексей Толстой|А. Н. Толстой.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстанның халык рәссамы (2002).
- РСФСР атказанган сәнгат эшлеклесе (1984).
- Тукай премиясе (2000) – В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен бизәгән өчен.