Фирдүс Тямаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдүс Тямаев latin yazuında])
(Firdüs T'ämayev битеннән юнәлтелде)
Фирдүс Тямаев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фирдүс Фәрит улы Тямаев

Туу көне

3 февраль 1983(1983-02-03) (41 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы (Татарстан), Түбән Норлат

Эшчәнлек еллары

2002 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

«Татар җыры» фестивале лауреаты
Татарстанның атказанган артисты

Фирдүс Тямаев, Фирдүс Фәрит улы Тямаев (1983 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Түбән Норлат) — популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты (2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тямаев Фирдүс Фәрит улы 1983 елның 3 февралендә ТАССР Октябрь районы (1997 елдан Норлат районы) Түбән Норлат авылында туган.

9 нчы классны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорски шәһәрендә музыка училищесына укырга керә. Баян бүлегендә бик яратып укый, көйләр яза башлый, КВНда катнаша, беренче урыннар алалар.

Соңгы курсны тәмамларга 6 ай калгач, 8 октябрь 2001 елда әтисе вафат була. Укуын тәмамлагач, шул ук елны Азнакай шәһәренә күчеп китә. Шул шәһәрдә 4 ел эшли һәм 40 ка якын көй яза.

2005 елда кире туган ягына кайтып китә. Группа җыя, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри башлый. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар куя. Бүгенге көндә 50 дән артык язган көе бар, күптән түгел студия ачылды, беренче дискы дөнья күрде. Туйлар, юбилейлар алып бара.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исән-сау әнисе, олы апасы һәм энесе бар.
Өйләнгән: хатыны Резедә Әхмәтвәлиева[1]. Балалары: улы Раян[2].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2019 елда Буа районы Сабантуенда халыкны шаккаттырып суга тошеп жырлады.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]