Уфа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Ufa битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Уфа
Байрак Герб
Байрак
Герб
Ил Русия
Республика Башкортстан
Координаталар 54°44′00″т.к. 55°58′00″кч.о. / (G) (Я)
Эчке бүленеш 7 район: Дем,
Калинин, Киров,
Ленин, Октябрь,
Орджоникидзе, Совет
Башлык Павел Рюрик улы Качкаев
Нигезләнде 1574
Шәһәр  1586
Мәйдан 707 км²
Мәркәз биеклеге 150 м
Рәсми тел рус теле,
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 1 062 300[1] кеше (2010)
Халык тыгызлыгы 1466 кеше/км²
Агломерация Green Arrow Up Darker.svg 1 300 000
Милли состав башкортлар, татарлар, руслар һ.б.
Дини состав мөселманнар, христианнар
Телефон коды 347
Почта индекслары 450000—450999
Рәсми сайт http://ufacity.info
Уфа (Русия)
Red pog.png
Уфа (Башкортстан)
Red pog.png

Уфа́ (баш. Өфө) – Башкортстан республикасының башкаласы, Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.

2010 елдагы Бөтен Русия Исәпләүнең алдан санавы бунча, халык саны 1 062 300 кеше. Мәйдан - 707,93 км².

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Караидел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май майданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Иван Грозныйның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Марияның дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.

[үзгәртү] Шәһәр районнары

Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».

[үзгәртү] Югары уку йортлары

Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары — Башкортстан дәүләт университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, Уфа дәүләт нефть-техник, медицина, педагогика университетлары республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Чыганак


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә