Туймазы районы
Туймазы районы | |
баш. Туймазы районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Туймазы |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 131 225 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Шаран райуны, Бүздәк районы, Бәләбәй, Ярмәкәй райуны һәм Татарстан |
Мәйдан | 2403,52 км²[2] |
Почта индексы | 4527ХХ |
Җирле телефон коды | 34782 |
Туймазы районы Викиҗыентыкта |
һәм Туймазы районы (рус. Туймазинский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Туймазы шәһәре. Туймазы шәһәре һәм районында 130942 кеше яши, шуларның
66924е – шәһәрдә, 64018е – авылларда
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Районга Атнагыл, Югары Троицкий һәм Чокадытамак волостьлары кергән.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туймазы муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында урнашкан. Мәйданы 2 364 км² тәшкил итә. Туймазы районы Шаран, Ярмәкәй, Бүздәк, Бәләбәй, районнары белән һәм Ык яры буенча Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнары белән чиктәш.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район территориясендә республика буйсынуындагы Октябрьски шәһәре һәм 4 нефтяниклар бистәсе урнашкан: Кандра (2009 елда 12,45 мең кеше яши), Түбән Троицкий (3,87 мең), Серафимовский (10,03 мең), Иске Собханкол (5,45 мең). Бистәләр туры Туймазы шәһәр советына буйсына. Район составында авыл халкы 51 % тәшкил итә. 112 авыл бар, иң эреләре: Дуслык (2009 елда 2,04 мең кеше яши), Иске Туймазы (1,29 мең), Илчембәт (1,36 мең), Карамалы-Гобәй (1,09 мең), Төмәнәк (1,05 мең), Гафуров (Карамалы-Вәлит) (1,02 мең).
Туймазы шәһәрендә һәм районында гына 48500 татар яши. 40 мең татар яшәгән Октябрьски шәһәре дә Туймазы районына керә. Шуның өстәвенә, Туймазы, Октябрьски шәһәрләрендә һәм Туймазы районында яшәгән 56 мең «башкорт»ның 98%ы татар телендә сөйләшәләр. Шулай итеп бу төбәктә 150 мең кеше өчен татар теле – бердәнбер туган тел.[3]
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2008[11] | 2009[12] | 2010[1] | 2012[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
53 846 | ↗99 218 | ↘48 533 | ↘39 273 | ↘30 654 | ↗30 923 | ↗129 993 | ↗130 548 | ↗131 225 | ↘130 942 |
2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] | 2017[18] | 1 гый 2018[19] | 1 гый 2019[20] | 2021[21] | ||
↗131 147 | ↗132 053 | ↗132 129 | ↗132 349 | ↗132 463 | ↘132 448 | ↘132 337 | ↘131 728 |
Район җирендә туган танылган кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәйретдин Мөҗәй – язучы, Сугыш герое, подполковник
- Гази Кашшаф – язучы
- Тимер Арслан — шагыйрь
- Әсгать Мирзаһитов - драматург, С. Юлаев премиясе лауреаты, язучылар берлеге рәисе.
- Әхнәф Юлдашев – телче-галим
- Әкрам Даутов – популяр җырлар текстлары авторы
- Хәмит Латыйп – шагыйрь, рәссам (Губахада туган, Туймазыда яшәп, иҗат иткән)
- Суфиян Сафуанов – язучы, фольклорчы
- Рамазан Ихсанов – Әлмәт театры артисты
- Камил Вәлиев – Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе
- Муса Сираҗи — шагыйрь.
- Габдрахман Кадыйров – мәшһүр спортчы
- Кәрим Яушев — журналист, татар милли хәрәкәте эшлеклесе
- Риф Гайнанов — билбаулы көрәш дөнья федерациясе беренче президенты
- Ревмир Ганиев — фәннәр кандидаты.
- Камил Җиһаншин — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты
- Шәһит Таипов — атказанган нефтьче, альпинист
- Ришат Төхвәтуллин — татар эстрада җырчысы
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Нефть ятмаларын «Туймазынефть» һәм «Октябрьскнефть» НГДУлары хезмәтләндерә. Сәнәгать предпприятиеләре Октябрьски белән Туймазыда, бистәләрдә урнашкан.
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]25 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән, 15 җәмгыять, Туймазы кошчылык фабрикасы ћєм 9 авыл хуҗалыгы-җитештерў кооперативы, игенче-фермер хуҗалыклары ассоциациясе составында 142 фермер хуҗалыгы, 22 меңнєн артык шәхси хуҗалык эшчәнлек алып бара. Фермерлар карамагында 220 гектар теплица бар. Туймазы фермерлары ел буена күрше өлкә һәм республикаларны яшелчәләр белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Туймазы районы республикада 3нче урында бара.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча куәтле база булдырылган: «Савá» ит комбинаты, Җегетәк ит комбинаты, Кош-Бүләк, Туймазы кош фабрикасы (Дуслык авылы).
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туймазы районы аша Русиянең мөһим транспорт артериялары уза: Куйбышев тимер юлына карый торган Чиләбе – Мәскәү тимер юлы, Самар – Уфа – Чиләбе федераль автомагистрале.
Мәгариф өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елның 1 июненә Туймазы районында (Туймазы белән бергә) 57 гомуми белем бирү мәктәбе эшләде. Аларда укучылар саны 12 818. 3 башлангыч һөнәри уку йорты (1095 укучы), 4 урта һөнәри уку йорты (2819 укучы), 1 югары ку йорты (Уфа дәүләт авиация институты филиалы) – студентлар саны – 255. Рәсми мәгълүмат буенча мәктәпләрдә башкорт телен туган теле буларак 86,2% башкорт баласы өйрәнә. Татар балаларының – 73,8%, чуашларның – 9,5% (1 мәктәптә) туган телен өйрәнә. [22].
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район газетасы – «Туймазы хәбәрләре» – 1930 елдан татарча «Ленин юлы» исемендә чыга башлаган.
1938 елдан русча «Путь Ленина» гәҗите чыга башлый.
1993 елдан «Туймазинский вестник» / «Туймазы хәбәрләре» берләштерелгән гәҗите чыгарыла.
2006 елдан айга 1 тапкыр башк. «Йәнтөйәк» (Кече Ватан) кушымта - гәҗите нәшер ителә.[23]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Туймазы — татар ягы
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ «Мәгариф идарәсе» МУ 2010 елда эшчәнлеге(рус.)
- ↑ Гәҗитнең сайты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2012 елның 20 май көнендә архивланган. (рус.)