Татар теле: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар теле latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Alina-satr (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 181: Юл номеры - 181:
* [http://www.tugan-tel.ru Туган-тел.ру]
* [http://www.tugan-tel.ru Туган-тел.ру]
* [http://twitter.com/#!/TuganTel Twitter белән татар телне өйрәнәбез]
* [http://twitter.com/#!/TuganTel Twitter белән татар телне өйрәнәбез]
* [[Татарча]] - әдәбият һәм сәнгать әсәрләре


{{Татар теле диалектлары}}
{{Татар теле диалектлары}}

21 апр 2016, 08:51 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Татар теле
Үзисем:

Татар теле

Илләр:

Русия, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Финляндия, Румыния, Кытай, Австралия һәм башкалар.

Төбәкләр:

Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һ.б.

Рәсми халәт:

Татарстан

Күзәтүдә тора:

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Сөйләшүчеләр саны:

6 496 600[1]

Дәрәҗә:

95

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл әлифбасы (Татар әлифбасы)

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

тар 660

ISO 639-1:

tt[2]

ISO 639-2:

tat[2]

ISO 639-3:

tat[2]

Татар телетатарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Русиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә.[3]

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

Телнең таралышы

Татар теле Татарстан Республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Ил, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Русиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә (2002 елның халык исәбе буенча). Татар теле шулай ук башкортлар (524 399 мең кеше),руслар (136617 кеше), марилар(42892 кеше), удмуртлар(26242 кеше) һәм чуашлар(68624 кеше) арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбенә күрә Русия татарларының 81%ы татар телен белә (5554601 кешедән 4488330 кеше, 2002 елның халык исәбе буенча).

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә, Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

Диалектлар

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә:

1) урта диалект;

2) көнбатыш диалект (мишәр);

3) көнчыгыш диалект (Себер татарлары теле).

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик формалар, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин (радио, телевидение, матбугат, мәгариф системасы һ.б. аркылы).

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) [к], [г] авазларының калын әйтелеше: къарга (qarğa), къамыш (qamış);

3) [а] авазының о-лаштырылуы: ба°ла°лар.

4) ф//п күчеше: Патыйма;

5) х//к күчеше: катын;

6) III зат тартым формасының кабатлануы: ансысы;

7) инфинитив формасы —мага, —малы: бармалы.

Көнбатыш диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренләштермәү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, бәрәм;

5) [қ] /q/, [ғ] /ğ/ авазларының [к], [г] булып әйтелүе яисә төшеп калуы: кар, афу.

Көнчыгыш диалектның кайбер үзенчәлекләре

1) ц-лаштыру: пыцак, бырцак;

2) [б], [д], [з] тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

Формалашу тарихы

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә формалашты. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәб, фарсы, рус телләре йогынтысы аеруча зур булды.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый. Идел буе Болгары шагыйре Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган тел үзендә болгар һәм кыпчак телләре элементларын берләштерә. Монгол империясе һәм Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла. Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәб һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була.

Рәсми статус

Казан метрополитенында ике дәүләт телендәге язу

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

ММЧ

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Телевидение

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

Радио

Төп мәкалә: Татар радиолары

Татар телендә шактый радиолар эшли.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

Матбугат

Төп мәкалә: Татар матбугаты

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да(«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Казан утлары»), шәхси басмалар да бар («Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак»).

Электрон матбугат

Төп мәкалә: Татар интернеты

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларны Интернет челтәре аша Бөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үз веб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Искәрмәләр

  1. Ethnologue report (ингл.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Language
  3. http://www.idmedina.ru/books/encyclopedia/?1328 - абруйлы чыганак була алмый, ЮНЕСКО рәсми басмасына нигезләнү зарур

Шулай ук карагыз

Сылтамалар