«Казан (Идел буе) федераль университеты» битенең юрамалары арасында аерма

Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
 
Студентларның тулай тораклары [[Казанның Совет районы|Совет районының]] Кызыл Позиция урамы тирәсендә һәм [[Идел буе районы (Казан)|Идел буе районында]], [[Универсиада авылы (Казан)|Универсиада авылының]] беренче ике кластерында тупланганнар. Гомум алганда, университет тулай тораклары 13 000 урынга исәп тота, шул исәптә Универсиада авылында 7000 урын (20 урын, мәйданы 212 000 м²)<ref name="facts" />.
 
== Тарихы ==
[[File:Stamp-russia2004-kazan-state-university.png|thumb|right|2004 елгы почта маркасына Казан университеты]]
 
=== Империя чоры ===
Казан университеты - Русиядә иң мөһим фәнни мәктәпләре һәм җәмгыятьләре булган иң борынгы өч [[Югары уку йорты|классик университетлврның]] берсе.
 
1804 елның 5 (17) ноябрендә император [[Александр I]] тарафыннан расланган Грамота һәм Казан университеты Уставы имзаланган.
 
Университетның беренче студентлары 1805 елның февралендә Казан гимназиясен (башта Мәскәү университетының "аерым өлеше"<ref>Указ Правительствующего Сената от 21 июля 1758 года об учреждении гимназии в городе Казани // [[Полное собрание законов Российской империи]]. — Т. 15. — С. 242.</ref>) тәмамлаучылар була, ул вакытта университет анда урнашкан булган.
 
1814 елда классик университетның дүрт бүлеге: әхлакый һәм сәяси фәннәр, физик һәм математика фәннәре, табиб фәннәре һәм сүз фәннәре факультетларынынң «тулы ачыш»ы була.
 
Томск университетына нигез салынганчы Казан университеты Россия империясенең иң көнчыгыш университеты булган: аның округына [[Идел буе]], [[Кама буе]], Урал аръягы, Себер һәм Кавказ кергән.
 
Беренче унъеллыктан ук Казан университеты (беренче Казан гимназиясе белән берлектә) көнчыгыш телләрен һәм көнчыгышны өйрәнүнең әйдәп баручы үзәге булып киткән.
 
[[1819 ел]]да университетта М.Л. Магницкийның ревизиясе була, ул университетта «вольнодумлык һәм аллаһсызлык рухы»н таба. Ул үз докладында императордан университетны «халык алдында җимерүне» таләп итә, тик [[Александр I]] докладка «Нигә җимерергә, төзәтергә була»дигән резолюция сала. Магницкий Казан уку округының попечителе итеп билгеләнә, бу университеттагы массакүләм реформаларга китерә: күп кенә профессорлар эштән азат ителә, китапханәдән «зарарлы» китаплар алына, студентлар өчен каты казарма режимы билгеләнә.
[[Файл:Kazan University, 1832.jpg|thumb|250px|1830нчы елларда Казан университеты]]
1825 елда университетның төп корпусы төзелә, ә 1830 елда университет комплексы төзелә: китапханә, химия лабораториясе, анатомия театры, Астрономия обсерваториясе, клиника биналары (оештыруда профессор Ф.О. Йеллачичның әйдәүче ролен аеруча билгеләп үттеләр) һәм башкалар.
 
Югары уку йорты эре мәгариф һәм фән үзәгенә әверелә. Анда берничә фәнни юнәлеш һәм мәктәп формалаша: химия, математика, көнчыгышны өйрәнү, археология, тарих һәм этнография, медицина, геология, геоботаника һәм башкалар.
 
1834 елда Казан университетының фәнни журнал — [[Учёные записки Казанского университета (журнал)|Галимнәр язмалары]] басыла башлый.
 
1835 елда [[Николай I]] уставы кабул ителгәч, өч факультет эшли башлый: фәлсәфә (сүз һәм физика-математика бүлекләре), юридик һәм табиб.
 
1837 елда университетта Россиядә беренче Кытай теле кафедрасы оештырыла.<ref>[http://russian.people.com.cn/31517/6969230.html Триста лет китайского языка в России<!-- Заголовок добавлен ботом -->]</ref>.
 
1844 елда Казан университеты профессоры Карл Клаус тарафыннан ачылган Россия хөрмәтенә Рутений дип атала, бу элемент патша Россиясендә ачылган бердәнбер химик элемент һәм Русиядә/ ССРБ-дә ачылган бердәнбер табигый химик элемент дип исәпләнә.
 
[[1850 ел]]да Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультеты барлыкка килү сәбәпле, Казан университетыннан барлык көнчыгыш өйрәнү материаллары һәм коллекцияләре тулысынча башкалага күчерелә.
 
[[1863 ел]]да [[Александр II]] уставы кабул ителгәч, ул дүрт факультетны гамәлгә куя: тарих-филология, физика-математика, юридик һәм медицина.
 
1875-1883 елларда университетта Казан лингвистика мәктәбе формалаша.
 
[[Русия ватандашлар сугышы|Ватандашлар сугышы]] вакытында 1918 елның август-сентябрь айларында [[Казанны штурмлау (1918 ел, август)|Казанны штурмлау]] , соңрак Казан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең [[Qazan Operatsiäse|Казан операциясе]] чорында, Казанда яшәүчеләрнең шактый өлеше, шул исәптән университетның күп санлы студентлары һәм укытучылары Казанны ташлап китә.
 
Күп кенә «качкан» Казан университарийлары яңа ачылган Томск һәм Иркутск университетларына алына.<ref>''Малышева С. Ю.'' [http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2003_1_2/02/02_5/ «Великий исход» казанских университариев в сентябре 1918 года] {{Wayback|url=http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg%3A%2Fnumbers%2F2003_1_2%2F02%2F02_5%2F |date=20181123221608 }} // Научно-документальный журнал «Гасырлар авазы — Эхо веков». — 2003. — № 1-2.</ref>.
 
== Институтлар һәм факультетлар ==
1648

правок

Навигация