Арча педагогика көллияте
Арча педагогика көллияте | |
Тармак | педагогика[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 27 май 1920 |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Арча районы һәм Арча |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Бүләкләр | |
Адрес | 422000, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Арча шәһәре, Вәгыйзовлар урамы, 14 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/arsk/page956635.htm |
Арча педагогика көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, рус. Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая — 1920 елдан Казан губернасы Арча кантоны (1920 елның 27 маеннан Татарстан АССР, 1990 елның 30 августыннан Татарстан) Арча шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2007).
Көллият директоры — Гөлнара Гарипова.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1920 елда Казан өязе Арча кантонының рус һәм татар мәктәпләре өчен яңа төр совет мөгаллимнәре әзерләү максатында Иске Йорт авылы мөгаллиме Якупов башлангычы белән тизләтелгән (2-3 айлык) педагогик курслар ачыла.
- 1930 елның 24 июнендә әлеге курслар җирлегендә ТАССР мәгариф халык комиссариаты күрсәтмәсе нигезендә Арча агропедагогия техникумы ачыла. Уку йортына 7 сыйныф белемле яшьләрне алалар[1].
- 1937 елда техникум педагогия училищесы итеп үзгәртелә. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм өлкән пионер әйдәманнары әзерләү буенча махсуслаша.
- 1946 елның 26 26 февралендә ТАССР ХКШ һәм РКП (б) Татарстан өлкә комитетының бердәм 117 нче санлы карары нигезендә уку йортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә.
- 1967 елдан педагог-оештыручылар, балалар оешмалары әйдәманнары һәм балаларның буш вакытын оештыручылар әзерләү буенча өстәмә белем дә бирелә.
- 1992 елдан Арча педагогия көллияте[2].
- 2014 елның гыйнварыннан Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусы бирелә[3].
2011 елда «Иман» продюсерлык үзәге көллият тарихына багышланган «Ягымлы кычыткан» (рус. Ласковая крапива) фильмы төшергән (реж. Николай Морозов)[4].
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башлангыч сыйныфларда укыту
- Мәктәпкәчә тәрбия
- Физик тәрбия
- Музыка белеме
- Компьютер системаларында программалаштыру
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көллияттә дөньяда уникаль булган дәүләт «Әлифба» музее ачылган. Музей Бөтенроссия музейлар ресстрына кертелгән. Төп экспозициядә — 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында мәгълүмат. Музейда 200 дән артык төрле милләт әлифбалары үрнәкләре җыелган[5][6].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1920-???? — ...
- ????-???? — ...
- 1981-2002 — Илдус Сәгъдиев
- 2002-2013 — Наил Габдрахманов
- 2013-2024 — Гөлнара Гарипова
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Хәлим Искәндәрев | 1888 | Арслан | «Рәсүлия» мәдрәсәсе «Галия» мәдрәсәсе |
1958 | ||||
1937 | No/unknown value | Сәләй Вәгыйзов | 1908-10-24 | Байтуган (Камышлы районы) | укытучы | 2005-10-05 | ||
1937 | 1969 | Рәмзия Вәлитова | 1914-03-29 | Стәрлетамак | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты | укытучы | 2002-10-22 | |
1961 | 1990 | Хөсәен Хәйруллин | 1930 | Кече Тормы | history teacher | |||
1963 | 2002 | Илдус Сәгъдиев | 1936-12-25 | Ямашурминское сельское поселение | Арча педагогика көллияте Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
mathematics teacher |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар.
Нигез салынганнан бирле, уку йорты 16 меңнән артык башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләп чыгарган.
- Олег Исаев — очучы, майор, РФ каһарманы (вафатыннан соң).
- Лотфулла Мусин — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Илсур Шәйхетдинов — Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Мөхәммәт Мәһдиев — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1990).
- Гариф Ахунов — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1973).
- Фәрваз Миңнуллин — язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982).
- Гөлчәчәк Галиева — язучы.
- Флёра Тарханова — шагыйрә, тәрҗемәче.
- Сания Әхмәтҗанова — шагыйрә.
- Риф Хәйретдинов — тарих фәннәре докторы.
- Сәгыйть Исәнбаев — әдәбият галиме.
- Самат Шакир — язучы.
- Хәнәфи Бәдигый — язучы.
- Равил Галиәхмәтов — РСФСР атказанган укытучысы.
- Газиз Нәбиуллин — язучы.
- Фәрит Шәрифуллин — Татарстанның атказанган укытучысы.
- Флера Саттарова — тарих фәннәре докторы, профессор.
- Мәрьям Хәсәнова — педагогика фәннәре кандидаты, профессор.
- Яхъя Халитов — язучы, тәрҗемәче, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Кәмәрия Хәмидуллина — Татарстанның атказанган укытучысы.
- Дания Әхмәтова — педагогика фәннәре докторы, профессор.
- Роза Садыйкова — икътисад фәннәре докторы, профессор.
- Илдар Ситдыйков — медицина фәннәре докторы, профессор.
- Валентин Беркутов — педагогика фәннәре докторы, профессор.
- Гаптрәүф Нуриев — филология фәннәре докторы, профессор.
- Лилия Хәмитова — эстрада җырчысы.
- Раяз Фасихов — эстрада җырчысы.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1936 | 1939 | Миңлегөл Җәләева | 1910 | Курамьял Арбур вулысы Малмыж өязе |
укытучы | No/unknown value | ||
1947 | Мөхәммәт Мәһдиев | 1930-12-01 | Гөберчәк | язучы | Muhammad Magdeev | 1995-06-14 | ||
Фәрваз Миңнуллин | 1934-08-05 | Арча районы | язучы | |||||
1956 | Илдус Сәгъдиев | 1936-12-25 | Ямашурминское сельское поселение | mathematics teacher | Арча педагогика көллияте | |||
Олег Исаев | 1964-01-14 | Урта Көшкәт | 1996-05-05 | |||||
Лилия Хәмитова | 1970-08-02 | Арча | ||||||
Булат Бәйрәмов | 1979-02-20 | Иж-Бубый | җырчы | Татар радиосы Мәйдан TV |
||||
Ирек Миңнеәхмәтев | 1980-12-25 | Казан | эшмәкәр | Irek Minnakhmetov | 2020-03-13 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Арча районы тарихы, archived from the original on 2016-04-05, retrieved 2016-02-07
- ↑ Приказ Министерства образования Российской Федерации от 07.06.1995 N 295
- ↑ Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы № 265/14 27.01.2014(үле сылтама)
- ↑ Татар-информ, 30.03.2011
- ↑ Әлифба музее
- ↑ Күчмәннәр командасы сайты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2016 елның 4 март көнендә архивланган.