Айдар Сөләйманов
Айдар Сөләйманов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Айдар Данил улы Сөләйманов |
Туу көне | |
Туу урыны |
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй шәһәре |
Эшчәнлек еллары |
2009 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар |
фортепиано |
Жанрлар |
эстрада, опера |
Бүләкләр |
«Тантана» премиясе - 2021 |
Айдар Сулейман |
Айдар Сөләйманов, Айдар Данил улы Сөләйманов (1988 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй) – җырчы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган артисты (2015), Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021), Шаляпин исемендәге (2024) премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әнисе Ильфира, әтисе Данил, абыйсы Артур. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Хамис кызы Вәлиуллина) шөгыльләнә[1]. Зәй татар гимназиясен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Рәгъде кызы Мурзиева классы[2]), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаган[3].
2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли.
Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль-театр жанрындагы рольләр яхшы бирелә. Казан консерваториясендә укыган елларында ул опера студиясе куелышында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша.
2007 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде энҗе» (Радик Сәлимов) этномюзиклында баш рольне башкара. «Алтын казан» рок-операсында (Эльмир Низамов, Ренат Харис) баш рольне, 2014 елда шул ук исемдәге мюзиклда төп рольләрнең берсен уйный[4].
«Үзгәреш җиле – 2016»да «Илче бага», «Үзгәреш җиле – 2018»дә «Алматаның алмасы», «Үзгәреш җиле – 2019»да «Әнисә» татар халык җырларын тәкъдим итә. Опера әсәрләрен төрле телләрдә, барлыгы 15 телдә башкара.
Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Нью-Йоркта, Маҗарстан, Чехия, Монголиядә, Колумбиянең Богота шәһәрендә, А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән Харбинда (Кытай) чыгыш ясаган.
«Россия. Культура» телеканалыннан «Романтика романса» тапшыруында концертлары күрсәтелә.
«Төреквидение»
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елда төрки дөньяның «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесендә «Атлар чаба»[5] композициясен (Эльмир Низамов, Ренат Харис) башкарып, 2нче урынны ала.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Опера партияләре, классик арияләр, романслар, рус, татар һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырлары. Репертуарында дөньяның 25 телендәге җырлар[6].
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2016 — «Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов) — Вәли
Театрдагы рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 — «Җиде энҗе» этно-мюзиклы (режиссер Р. Бариев) — Рамай
- 2009 — «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Эльмир Низамов, режиссер Михаил Панджавидзе) — Биктимер
- 2009 — «Евгений Онегин» операсы (режиссер Э. Трескин, Казан консерваториясе театры) — Трике
- 2009 — «Мавра» бер актлы операсы (Казан консерваториясе театры) — Мавра
- 2011 — «Аршин мал алан» (режиссер Михаил Борисов, ГИТИС уку театры) — Әскар
- 2013 — «Кармен» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Хозе
- 2013 — «Идоменей» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Идоменей
- 2018 — Беллининың «Сомнамбула» операсы (Mancinelli театры, Oрвиетo, Италия) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2003 — «Созвездие–Йолдызлык» фестивале — 1нче дәрәҗә диплом
- «Жар-птица» Бөтенроссия конкурсы (Иваново шәһәре) — лауреат
- 2005 — «Сандугач керде күңелгә» (Страна поющего соловья) фестивале — Гран-при
- 2009 — «Созвездие–Йолдызлык» фестивале — Гран-при
- 2014 — «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе (Казан,Татарстан) — 2нче урын
- 2015 — Татарстанның атказанган артисты
- 2015 — «Ак ай» эстрада җырын башкаручылар конкурсы (Улан-Удэ, Бурятия) — 2нче урын
- 2018 — «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы (Якутия) — Гран-при[7]
- 2019 — Муса Җәлил премиясе — «музыка сәнгатендәге уңышлары өчен»[8]
- 2021 — «Тантана» премиясе — «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә Җәлил театрында куелган «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен[9]
- 2024 — Шаляпин премиясе[10]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Айдар Сулейманов. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайты(рус.)
- ↑ Байбулат Дәүләт. Җырчы Айдар Сөләйманов «Калеб»челәр белән очрашты. Азатлык радиосы, 15.12.2014
- ↑ Айдар Сулейманов. Кинолифт(рус.)
- ↑ В Камаловском театре состоится творческая встреча с лауреатом «Тюрквидения» Айдаром Сулеймановым. Татар-информ, 4.12.2014
- ↑ «Атлар чаба» җырының сүзләре. erlar.ru
- ↑ Айдар Сулейманов. 2020 елның 27 июль көнендә архивланган. uzgareshzhile.ru(рус.)
- ↑ Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды. «Шәһри Чаллы», 19.02.2018
- ↑ В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2020 елның 27 июль көнендә архивланган.. Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019(рус.)
- ↑ «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Айдар Сулейманов. «Созвездие–Йолдызлык»(рус.)
- Айдар Сулейманов. Кинолифт(рус.)
- Эльза Газизова. Төреквидениеда катнашкан Айдар Сөләйманов хәзер кайда? 2020 елның 27 июль көнендә архивланган. «Акчарлак», 19.10.2016
- Төрки халыкларның үз җыры. «Идел» журналы, 2014 ел, ноябрь, 55-57нче бит.
- Айдар Сөләйман. ВКонтакте
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 март көнне туганнар
- 1988 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зәйдә туганнар
- Әлифба буенча җырчылар
- Татар җырчылары
- Татар опера җырчылары
- Татарстан җырчылары
- XXI гасыр җырчылары
- Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- ГИТИС тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган артистлары
- Җәлил премиясе лауреатлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Шаляпин премиясе лауреатлары