Рәшит Сөнәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәшит Сөнәев latin yazuında])
(Рәшит Сюняев битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Рәшит Сюняев
Sunyaev.jpg
Туган телдә исем Рәшит Али улы Сюняев
Туган 1 март 1943(1943-03-01) (76 яшь)
Ташкәнт
Яшәгән урын Яңа Черөмушки урамы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер механико-математический факультет МГУ[d] һәм Факультет общей и прикладной физики МФТИ[d]
Һөнәре астрофизик
Эш бирүче РФА Космик тикшеренүләр институты[d]
Җефет Гүзәл Әпсәләмова
Балалар Шамил, Усман, Али, Зөлфия
Ата-ана
  • Али Сюняев (әти)
  • Сәйдә Кильдеева (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Америка астрономнары җәмгыятенең Бруно Росси исемендәге премиясе (1988), космология өлкәсендәге хезмәтләре өчен Бөекбританиянең Робинсон премиясе иясе. Грубер премиясе (2003). Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты. Дөньякүләм Крафорд премиясе (2008) һ.б.
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Commons-logo.svg Рәшит Сюняев Викиҗыентыкта

Рәшит Али улы Сюняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Русия фәннәр академиясе академигы, академиянең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШның Милли фәннәр академиясе әгъзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Мәскәү физика-техник институты профессоры. Алманиядә Мюнхен шәһәрендә урнашкан Людвиг-Максимилиан университетының һәм Татарстанда Казан университетының шәрәфле профессоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Сюняев 1943 елның 1 мартында Ташкәнт шәһәрендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары элеккеге Пинзә губернасы, хәзерге Мордовияның Кадошкин районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Аның әтисе Али Абдрахман улы Сюняев Латыш авылында зур һәм хәлле бер гаиләдә туа. Рәшит Сюняевның әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылында туа, әмма булачак ире белән Ташкәнттә гына очраша.

Рәшит Али улы Ташкәнттә мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәүнең физика-технология институтында «кызыл диплом» белән тәмамлый, аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Физика-математика фәннәре докторы (1973), МФТИ профессоры (1974). Астрофизика фәнендә иң мөһим төшенчәләрнең берсе итеп Зельдович-Сюняев эффекты санала. 1992 елдан Рәшит Сюняев Русия фәннәр академиясының академигы.

профессор ван де Хулст белән, Лүнтерен, 1969 ел

Хәзерге вакытта Русия фәннәр академиясенең югары энергия бүлеген җитәкли, Галәм тикшеренүләре институтының әйдәп баручы фән хезмәткәре. Макс Планк Астрофизика институты идарәче директоры (Garhing, Алмания).
Рәшит Сюняев йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдә уңышлары өчен Америка Кушма Штатларының физика институты һәм астрономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм Dannie Heineman фонды бүләгенә лаек була.

Фәнни эшчәнлекнең эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәшит Сюняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны, галактикаларны, бөтен галәмне өйрәнү белән бәйләнгән. Ул үзе әйткәнчә, хәзер астрофизика фәнендә яңадан-яңа ачышлар килеп чыга. Бу яңа ачышлар безнең материаль дөньяга булган хәзерге карашларыбызны бөтенләй үзгәртүе мөмкин. Астрофизиклар хәзер бик күп урыннарда безгә күренмәгән һәм без тоймаган яшерен матдә эзләре табалар икән. Бу яшерен матдә безгә билгеле булган матдәдән якынча 15 мәртәбә күбрәк икән.

Рәшит Сюняев теоретик кына түгел, ул практик галим дә. Узган гасырның 70нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сюняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияларның җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә “Мир” орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән “Квант” модуле һәм рингин нурлары белән эшләүче “Гранат” телескопы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән.

Европаның берничә иле төзегән гамма нурлары белән эшләүче яңа “Интеграл” телескопы – Рәшит абыйның соңгы экспериментларыннан. Рәшит абыйның тырышлыгы белән Русия галимнәренә бу телескопның 25 процент эш вакыты бирелде.

Фәнни ачышлар өчен бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грубер медале (2003)
  • Бруно Росси бүләге (1998).
  • Космология өлкәсендәге хезмәтләре өчен Бөекбританиянең Робинсон премиясе (1995).
  • Патшалар астрономик җәмгыятенең алтын медале (1995).
  • Тын океан астрономнар берлегенең Кәтрин Брюс медале (2000).
  • Русия дәүләт премиясе (2000), 1990-1998 елларда Гранат астрофизика обсерваториясендә алып барылган кара тишекләр һәм нейтрон йолдызларны рингин һәм гамма нурланыш ярдәмендә өйрәнүләр өчен.
  • Русия фәннәр академиясенең А. Фридман премиясе (2002).
  • Heineman Prize (2003).
  • Халыкара астрономнар берлегенең Грубер премиясе (2003).
  • Крофорд премиясе, Швеция (2008)
  • “Галәм өйрәнүдә зур уңышлары, атап әйткәндә, флуктуация теориясе” өчен Япониянең төп фәнни бүләге Киото бүләге (2011)[2]
  • Академик Рәшит Сюняев галәме.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гүзәл Әпсәләмова – табиб. Дүрт балалары бар. Олы улы Шамил – молекуляр биология профессоры, Америка Кушма Штатларында Гарвард университетында эшли. Икенче улы Усман Мәскәүдә яши, ул компьютерлар белгече, Мәскәү физика-инженерлык университетын тәмамлады. Кече улы Али – Алманиянең Кельн техник университеты профессоры. Кызлары Зөлфия Мюнхенда укый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://zhitely.info/moskva
  2. Рәшид Сүнәев Япониянең Киото бүләгенә ия булды