Геннадий Пичуев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Пичуев latin yazuında])
Геннадий Пичуев
Туган 26 август 1931(1931-08-26)
ССРБ, Улан-Удэ
Үлгән 4 июнь 1993(1993-06-04) (61 яшь)
Ватандашлыгы

ССРБ ССРБ

Русия Русия
Һөнәре архитектор

Геннадий Пичуев, Геннадий Михаил улы Пичуев (1931 елның 26 августы, ССРБ, Улан-Удэ1993 елның 4 июне) — ССРБ корымчысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 26 августында Улан-Удэ шәһәрендә туган. 1955 елда Мәскәү дәүләт корымчылык институтын бетергәннән соң Казанга җибәрелә.

Бераз вакыт ГССПИ-1, ГипроНИИавиапром институтларында эшләгәннән соң 1962дән «Татппоект» оешмасында эшли, 1965тән 1987гәчә «Татаргражданпроект» институты баш корымчысы. 1987дән корымчылык-проектлау остаханәсе башлыгы.

1993 елның 4 июнендә үлгән.

Пичуев проекторы белән Казанда эшче яшьләр мәктәбе бинасы (1958), Урицкий ис. мәдәният сарае (1961), КАИның уку корпусы (1964), Ленин районындагы 1, 3, 4, 5, 36, 41 санлы кварталлар (1960—1965), Совет хакимияте өчен һәлак булганнарга һәйкәл (1967, автордашлары (В. Н. Нагорный, Алексей Спориус), цирк бинасы (1967, автордашлары Осия Берим, Ефим Брудный), Аккош күле тирәсендә ресторан бинасы (1975), СБКФның Татарстан өлкә комитеты бинасы (1979—1981), һ. б. н. төзелә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Пичуев Геннадий Михайлович. Музей истории КГАСУ.