Кара Борын (Колыван районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара Борын (Колыван районы) latin yazuında])
Кара Борын
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Новотроицкий сельсовет[d]
Сәгать поясы OMST[d] һәм KRAT[d][1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 100 метр
Почта индексы 633188
Җирле телефон коды 38352
Карта

Кара Борын — Новосибирск өлкәсе Колыван районында урнашкан чат татарлары авылы. Новотроицк авыл советы составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның мәйданы — 19 гектар. Авыл сазлы урында, Колыван шәһәр тибындагы поселогыннан 42 километр төньяк-көнчыгышта, Ор-Симан урман дачасы читендә урнашкан. Авылдан көньякка 3 километр ераклыкта Об елгасы үтә, төньякка 3 километрга Минзәлә күле ята.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
19962002[2]2007[3]2010[4]
34522919

Авыл халкы — 34 кеше (1996 ел).[5] 2000 елга исәпләнгән мәгълүматлар буенча, авылда чатлар яши — алар Көнбатыш Себердәге татарларның җирле этник төркем, себер татарларының бер тармагы.[6]

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 2007 елга мәгълүматлар буенча 1 сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 1 мәгариф учреждениесе эшли.

Күренекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл янында Уен елгасы буенда табылган археологик һәйкәл — кулай мәдәният каберлеге урнашкан. Кулай мәдәнияте (б. э. к. III гасыры — б. э. V гасыры) тимер гасырга карый. Күп табылдыклар булганга, бу җирләүләрнең берсенә Мисырдагы билгеле табылдыкка охшаш рәвештә Тутанхамон каберлеге дигән шаяртулы кушамат бирелә. Кабердә бронза сугыш пычаклары, тимер пычак, сөяк һәм бронза ук очлары, сөяк гарпуннар, ике бронза тасмалы йонлы башлык, хайваннарның сөяк фигуралары табылган. Хайваннар ясау борынгы халыкның дини культларының бер өлеше булган дип фаразлана.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Федеральный закон от 03.07.2016 № 271-ФЗ — 2016.
  2. Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения по сельским населенным пунктам Новосибирской области. әлеге чыганактан 2016-04-07 архивланды. 2016-04-07 тикшерелгән.
  3. Реестр населённых пунктов Новосибирской области (подготовлен департаментом организации управления администрации Новосибирской области). Газета «Советская Сибирь», № 146, 31 июля 2007 года. әлеге чыганактан 2015-01-14 архивланды. 2015-01-14 тикшерелгән.
  4. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских и сельских населенных пунктов Новосибирской области. әлеге чыганактан 2016-04-05 архивланды. 2016-04-05 тикшерелгән.
  5. Колыванский район // Районы Новосибирской области, справочно-аналитические материалы. — Новосибирск: НИИРУ, 1996. — 127 с.
  6. 6,0 6,1 Le Petit Fute: Новосибирская область / Michel Strogoff & Ass., City-Guides, Country-Guides ; Сост. А. Юдин ; Отв. ред. В. Петров. — Paris — Luxembourg — Москва, 2000. — 192 с. — ISBN 5-86394-104-9