Арыслан (Нязепетровск районы)
Арыслан | |
Нигезләнү датасы | 1663 |
---|---|
Рәсми исем | Арыслан |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Шемахинское сельское поселение[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны |
886 (2002)[2], 711 (2010)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 276 метр |
Почта индексы | 456981 |
Арыслан Викиҗыентыкта |
Арыслан – Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районындагы татар авылы. Шәмәхә авыл советына карый. Уфа (Караидел) елгасы ярында урнашкан. Авылдан 7 км көнбатыш тарафта Башкортстан башлана.
Район үзәге Нязепетровск шәһәренә 32 км, Шәмәхә авылына 5 км ара.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Арслан авылы Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районына кереп киткән (1934 елда), гәрчә элек Уфа елгасы буендагы башка татар авыллары белән ук Кызылъяр өязенә караган булса да (Кызылъяр өязе 1781 елда оештырыла, 1923 елда юкка чыгарыла). Авылны Кама аръягыннан, Строганов җирләреннән күчеп килгән Арсланбай дигән татар кешесе нигезләгән. Документлар буенча ул типтәр дип язылган.
Авыл картлары Бәйрәмгулов Хәерзаман (1905 елда туган), Исмагилов Саргәскәр (1904 елда туган) сөйләүләре буенча, башта авыл икенче урында урнашкан булган һәм ул “Йорт өсте” дип аталган. Шуннан соң хәзерге Мельничная елгасы (элек Арыслан елгасы дип аталган) буена авылдан ул елгага тикче 4 км) күчеп утырган.
Арысланбай Шәкүр авылыннан кыз алып өйләнгән, тормыш корган. Үзе сунарчылык белән көн күргән. ТоАвыл халкының байтагы күмер яндырып якындагы заводларга ташып сатканнар.
Авылда башкортлар да булган, ләкин галимнәр аларның башкортлыгы икеле, дип белдерәләр. Авыл халкы Идел, Кама буеннан килгән татарлар исәбенә нык арткан.
Документларда авыл 1745 елда күренә башлаган. Димәк ул вакытта инде булган. 1834 елгы ревизия күрсәткәнчә, 120 типтәр (ирләр) яшәгәнлеге мәгълүм. Ә 1859 елда инде бөтенесе бергә 63 хуҗалыкта 381 кеше яшәгән (?).[4]
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлеге вакытта авылда «Шәмәхә» ЯАҖ идарәсе урнашкан. Мәдәният йорты, ФАП, РЭС идарәсе, почта бүлекчәсе, 6 кибет бар.[5] Арсланда борынгы һөнәрләр сакланган. Арслан осталары шомырт чыбыгыннан кәрзиннәр үрәләр, киез каталар ясыйлар, татар кәпәчләре чигәләр һәм бозау тиресеннән борынгы аяк киеме «кисы» тегәләр.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар урта мәктәбе һәм «Айгөл» балалар бакчасы эшли. Мәктәп һәм бакча Татарстан белән методик элемтәләр урнаштырган. Мәктәптә 2011 елда 93 бала укыган.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Ләйсән» фольклор ансамбле – өлкә «Уралым – 2011» өлкә төрки мәдәниятләр фестивалендә гран-при иясе.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[6] | |||||
Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар | ||
892 | 711 | 351 | 360 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (94%), башкортлар (5%).[7]
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нурулла Мөфлихунов, совет чорында танылган Ислам дине әһеле.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ Численность населения Челябинской области по данным Всероссийской переписи населения 2002 года
- ↑ Тома официальной публикации итогов Всероссийской переписи населения 2010 года по Челябинской области. Том 1. «Численность и размещение населения Челябинской области». Таблица 11
- ↑ И. Хуҗин Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)(үле сылтама)
- ↑ Неофициальный сайт г.Нязепетровска. с.Арасланово.
- ↑ Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2013-08-12