Акбаш (Свердлау өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акбаш (Свердлау өлкәсе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Акбаш
Ил Русия
Федерация субъекты Свердлау өлкәсе
Муниципаль район Түбән Сырга районы
Халык саны 698 кеше
Милли состав татарлар (99%).
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 623089
ГАТОБК коды 65 228 803 001
ОКТМО коды 65 628 104 141


Акбаш (рус. Акбаш) — Свердлау өлкәсенең Түбән Сырга районы составына керүче авыл.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар.

1834 елдагы рәвиз (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган.

Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына кергән.[1]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Русиянең Аурупа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[2]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
1834 1863 2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
106 Green Arrow Up Darker.svg119 679 Green Arrow Up Darker.svg698 341 357

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99%).[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Түбән Сырга районы