Әхмәт Мазһаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Мазһаров latin yazuında])
(Мазһаров Әхмәт битеннән юнәлтелде)
Әхмәт Мазһаров
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең президенты
Вазыйфада
2006 ел – 2014 ел
Аңа кадәр Мансур Хәсәнов
Дәвамчысы Мәгъсүм Сәлахов
Туган 1 гыйнвар 1943(1943-01-01) (81 яшь)
Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Белем Казан химия-технология институты

Әхмәт Мазһаров – химия галиме, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, экс-президенты (2006 ел-2014 елда)

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Мазһар улы Мазһаров 1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сасна авылында дөньяга килә.

1959 елда Казан химия-технология институтына укырга керә.

1965-1968 елларда Куйбышев ис. заводта эшли.

1968 елда Мәскәүнең Менделеев исемендәге химия-технология институтына аспирантурага укырга керә.

1972 елда химия фәннәре кандидаты була. 1984 елда Ә.Мазһаров техник фәннәр докторы, 1990 елдан — профессор. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) итеп сайланды. 1972 елдан Казандагы Бөтенрусия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтының фәнни лабораториясе мөдире. 1977 елдан әлеге институтның директоры урынбасары, 1991 елдан — директоры. Галим «Нефтехимия» фәнни журналының редколлегия әгъзасы, нефть эшкәртү һәм нефтехимия проблемалары буенча Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми советы рәисе.

2006 елда Татарстан Фәннәр Академиясе президенты булып сайлана.

2002 елда Ислам дөньясы Фәннәр академиясе академигы, 2008 елда бу академиянең вице-президенты булып сайлана.

Әхмәт Мазһаровның нефть химиясенә караган 165 фәнни хезмәте, 130 патенты бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]