Илдус Мортазин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Мортазин latin yazuında])
Илдус Мортазин
Туган телдә исем Илдус Хаҗи улы Мортазин
Туган 13 июнь 1964(1964-06-13) (59 яшь)
ТАССР Сарман районы Карамалы авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе[d]
Һөнәре рәссам
Балалар кызы
Сайт http://murtazin-kartina.ru/

Илдус Мортазин, Илдус Хаҗи улы Мортазин, рус. Муртазин Ильдус Хазиевич (1964 елның 13 июне, ТАССР, Сарман районы, Карамалы авылы) — рәссам, РФ (2003) һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (ингл. International Association of Art (IAA/AIAP), UNESCO) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014). 2010 елдан Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы (рус. МГЭИ (НФК)) дизайн кафедрасы өлкән укытучысы. Иҗатында пейзажга (Чулман буе табигате), график портретка, дивар бизәгенә өстенлек бирә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Мортазин. «Автопортрет»

1964 елның 13 июнендә ТАССР Сарман районы Карамалы авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне бетергәч, 1971 елдан укуын Түбән Камада дәвам итә. Түбән Кама шәһәренең балалар сәнгать мәктәбен (1979), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1983), «монументаль-гамәли сәнгать» белгечлеге буенча С.Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать университетының (хәзер — академия) монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать факультетын (1996) тәмамлаган.
1983-1985 елларда хәрби хезмәттә була.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катнашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтенсоюз, бөтенрусия, зона, регион, республика, шәһәр, шәхси күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре Амстердам (Һолландия), Франкфурт-на-Майне, Нойештадт, Кайзерслаутерн (Алмания), Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Чабаксар, Самар, Саранск, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең үзәк күргәзмә залларында күрсәтелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2014 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • РФ рәссамнары иҗади берлеге академиясенең бронза медале — «сынлы сәнгатькә керткән хезмәтләре өчен».
  • 3 республика һәм 7 шәһәр күргәзмә-бәйгесе җиңүчесе.

Картиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. Мортазин «Бәйрәм» картинасын ясый. 2009
  • «Бәйрәм» (2009) — Татарстан рәссамнары бәйгесе «Арт-Сабантуй» (Әлмәт, 2015) җиңүчесе [1][2]
  • «Дага»
  • «Җәйне сагыну»
  • «Чулман»
  • «Җыярга вакыт»
  • «Котлау»
  • «Мунча көне»
  • «Мәскәү уртасында»
  • «Язгы иртә»
  • «Кабриолет»
  • «Авылда җәй»
  • «Бредихиннар»
  • «Кыз һәм ат»

Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, ТР милли музеенда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре картиналар галереяләрендә, Болгар тыюлыгы музеенда, Түбән Кама шәһәре музеенда саклана. Иҗат эшләре «Россия сәнгате», «Россия-Ватаным минем», «Алтын пумала», «Зур Идел», «Татарстан рәссамнары», «Нефть раегионының сынлы сәнгать осталары», «Татарстан рәссамнар берлегенә 70 ел» һ.б. альбомнарга кертелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  2. Илдус Хаҗи улы Мортазин. «Татарский Мир», № 06, 2012, № 06, 2013.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Картиналарын карарга[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]