Асия Хәйруллина
Асия Хәйруллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Асия Хәсән кызы Хәйруллина |
Туган | 15 июнь 1921 Ясаклы Барыш, Апас районы, ТАССР |
Үлгән | 2004 Казан, Россия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Калып:Россия байрагы Россия |
Һөнәре | актриса, педагог |
Җефет | Халит Кумысников |
Балалар | Җәмилә (1950), Наилә (1958) |
Бүләк һәм премияләре |
Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921 елның 15 июне — 2004 ел) — атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), ТАССРның атказанган артисты (1971), Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1958).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Асия Хәйруллина 1921 елның 21 июлендә Татарстан АССРның Апас районы Ясаклы Барыш авылында туган[1]. Урта мәктәпне тәмамлагач, Спас педагогика училищесына керә. Соңрак Дәүләт театраль сәнгать институтының актерлык факультетында укый,в Татарской студии ГИТИС. О.И. Пыжов, Б.А. Бибиков, М.П. Чистяков, Б.М. Седой, О.А.Якубовский кебек сәхнә осталарыннан белем ала. Укуын тәмамлагач, юнәлтмә буенча Татар яшьләр театрына җибәрелә, ә бер елдан соң Камал театрына чакырыла.
1950 — 1971 елларда Камал театры труппасында эшли, төрле әһәмиятле рольләр башкара. 1962 елдан Казан театр училищесында, ә 1970 елдан — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Соңгы уку йортында ул сәхнә теле курсы алып бара, соңрак, лекцияләрендә җыелган материал нигезендә, «Дөрес сөйләшергә өйрәнегез» исемле дәреслек яза.
Асия Хәйруллина 4 ноября 2004 елда вафат була.
Рольләр[2]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Роль | Спектакль | Пьеса авторы |
---|---|---|
Садрый | «Галиябану» | Мирхәйдәр Фәйзи |
Миңлеәхмәт | «Миңлекамал» | Мирсәй Әмир |
Идел | «Зифа» | |
Сәхилә | «Хуҗа Насретдин» | Нәкый Исәнбәт |
Рокыя | «Җилкәнсезләр» | Кәрим Тинчурин |
Гүзәл | «Рәхим итегез!» | |
Бибиәсма | «Кайда соң син?» | Хәй Вахит |
Екатерина | «Яшь йөрәкләр» | Фәтхи Бурнаш |
Галимә | «Тормыш җыры» | Мирсәй Әмир |
Зөлкагыйдә | «Кыю кызлар» | Таҗи Гыйззәт |
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Камал театрында Кәрим Тинчуринның «[[Җилкәнсезләр]]» пьесасы буенча куелган спектакльдә Рокыя ролен башкарганы өчен, Асия Хәйруллина 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1971 -Заслуженная артистка ТАССР.
1992 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |