Рәҗәп Таййип Әрдоган
Рәҗәп Таййип Әрдоган (26 февраль, 1954 ел, Истанбул) — Төркиянең премьер-министры (2003 елның 14 марты - 2014 елның 28 августы), Төркиянең президенты (2014 елның 28 августыннан). AK Партиянең җитәкчесе.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тууы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ата-анасы чыгышлары буенча Төркиянең Ризә төбәгендәге Гүнәйсу районыннан. 1954 елның 26 февралендә Истанбулда дөньяга килә. 2004 елның 11 августында Грузиягә сәфәре вакытында ата-анасының Батумнан күченгән грузин гаиләсе булганлыгын әйтә.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1973 елда Истанбул имам хатыйблар лицеен тәмамлый. Ул елларда имам хатыйб лицейларын тәмамлаучыларга югары белем алыр өчен имтиханнарга керү рөхсәте булмау сәбәпле ул шулай ук Әюп лицеенда да имтиханнар тапшыра һәм аны бетергән булып та санала.
1981 елда Мармара университетының икътисад һәм сәүдә белеме факультетын тәмамлый.
Сәяси эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1984 елда Әрдоган Истанбулның Бәйоглу районындагы Иминлек фиркасе бүлегенең рәисе, 1985 елда - партиянең Истанбул бүлегенең рәисе була.
1994 елда Истанбул мэры буларак сайлана.
2001 елның июль аенда Әрдоган Бинали Йылдырым белән бергә[11] Гаделлек һәм алгарыш партиясен кора.
2003-2014 елларда Төркия премьер-министры вазифасын үти.
2014 елның 28 августыннан 51.79% тавыш белән Рәҗәп Таййип Әрдоган гражданнарның туры сайлавы аша Төркия президенты вазифасына сайланды.
2017 елның 16 апрелендә узган референдумда «Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме ?» дигән сорауга сайлаучыларның 51,41 проценты уңай җавап бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча, илдә хакимиятнең күп өлеше президентка күчә.
2017 елның 21 маенда Гаделлек һәм тәрәккыят (алгарыш, үсеш) фиркасенең чираттан тыш узган корылтаенда фирка рәисе итеп сайланды. Эрдоган бердәнбер намзәт булып, 1470 делегатның 1414е аның өчен тавыш бирде. Эрдоганга кадәр премьер-министр Бинали Йылдырым фирка рәисе иде[12].
2018 елның 24 июнендә вакытыннан алда узган президент сайлауларында сайлаучыларның 52.59% тавышын җыеп, янәдән Төркиянең президенты булып сайлана. Бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора.[13]
2018 елның 9 июлендә яңадан президент вазифасына керешә. Президент буларак, югары вазифалы затларны билгели, парламентны тарата ала һәм гадәттән тыш хәл кертү турында игълан итә алачак[14].
Рәҗәп Таййип Әрдоган - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Шәрәфле Докторы (2011) [15]
Русия һәм Төркия сөйләшүләре, 2014 елның 1 декабре. | Рәҗәп Таййип Әрдоган һәм Владимир Путин, 2014 елның 1 декабре. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #128643161 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Discogs — 2000.
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ Munzinger Personen
- ↑ Davos 2004 List of Participants
- ↑ http://www.moe.gov.cn/s78/A22/xwb_left/moe_829/201802/t20180228_328136.html — 中华人民共和国教育部.
- ↑ Honorary Doctorates — Moscow State Institute of International Relations.
- ↑ https://www.cnnturk.com/turkiye/cumhurbaskani-erdogana-manas-nisani-takdim-edildi-2179078
- ↑ https://www.milligazete.com.tr/haber/8945272/erdogandan-cok-konusulacak-sozler-mezarim-buyuk-olacak-siz-dusunun
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube
- ↑ Binali Yıldırım'ın hayatı ve biyografisi(төр.)
- ↑ Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хакимияттәге фирка рәисе итеп сайланды. Азатлык Радиосы, 21.05.2017
- ↑ June 24, 2018, Presidential Election Results
- ↑ Эрдоган яңадан президентлыкка керешә, Төркиядә яңа идарә формасы башлана. Азатлык радиосы, 09.07.2018
- ↑ Эрдоган стал почетным доктором МГИМО, Вести.ру
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Абдуллаһ Гүл |
Төркия президенты 2014 — |
Аннары: ? |