Гай Таһиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гай Таһиров latin yazuında])
Гай Таһиров
Файл:300px-ГАЙ ТАҺИРОВ.jpg
Гай Таһиров
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гай Хаҗи улы (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) Таһиров

Туу көне

9 гыйнвар 1907(1907-01-09)

Туу урыны

Кемерово өлкәсенең , Анжир шәһәре

Үлү көне

16 сентябрь 1995(1995-09-16) (88 яшь)

Эшчәнлек еллары

1928-1995

Дәүләт

Калып:Россия

Һөнәрләр

Балетмейстер

Бүләкләр

ТАССР халык артисты

Гай Таһиров (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы Таһиров) — балетмейстер, хореограф, татар халык хореографиясенең күренекле вәкиле, Татарстан республикасының халык артисты. Татарстан һәм Россия хореография сәнгатенең алтын фондына керүче шәхес.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гай Хаҗи улы (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) Таһиров 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжир шәһәрендә туа. 1925 елда ул Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Татар театр техникумында укый, бер үк вакытта балет студиясендә дә шөгыльләнә.

Үзенең хезмәт юлын Г.Х.Таһиров 1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1933-1938 елларда ул СССР Зур театры каршындагы хореография училищесында укый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы Гай Хаҗи улы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм биючеләрне тәрбияли. Г.Х.Таһиров куйган биюләр матур һәм бай фантазияле булулары белән аерылып тора, хореография һәм башкару үзенчәлеге ягыннан чын мәгънәсендә халыкчан була.

“Сания” һәм “Эшче” дигән беренче операларында Г.Х.Таһиров куйган хореография, бию күренешләре биюләр куючы яшь белгечнең балетмейстерлык осталыгын гына түгел, башкару сәләтен дә күрсәтәләр.

Гай Хаҗи улы Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра. Г.Таһиров үзенең 30 ел диярлек гомерен баш балетмейстер сыйфатында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Россия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. Гай Хаҗи улының бөтен тормышы татар халык биюләре белән бәйләнгән: ул аларны өйрәнә, куя, өйрәтә. Ул – татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы.

Г.Х.Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]