Зөләйха Хәкимҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөләйха Хәкимҗанова latin yazuında])
(Хәкимҗанова Зөләйха битеннән юнәлтелде)
Зөләйха Хәкимҗанова
Туган телдә исем Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова
Туган 30 июнь 1950(1950-06-30) (73 яшь)
Әстерхан өлкәсе, Нариман районы, Осиный бугор авылы
Милләт татар
Һөнәре актриса
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының халык артисты

Зөләйха Хәкимҗанова — күренекле татар актрисасы, Татарстанның халык артисткасы[1].

Ул 1950 елның 30 июнендә Әстерхан өлкәсендә Нариман районы Осиный бугор авылы туа. 8 сыйныфны тәмамлый аннан соң Нариман халык театрында эшли башлый. «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Зөбәрҗәт ролен башкара.

1974 елдан башлап ул Республика күчмә театрында эшли башлый. Беренче мөстәкыйль роле — К. Гольдонинның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясендә хезмәтче малай Джакомо. Соңрак, тәҗрибә туплап, ул хикмәтле, характерлы рольләрдә уңыш казана башлый. Уены эмоциональ, колоритлы.

Рольләре арасында «Ак тәүбә, кара тәүбә»дә Алинә, «Ефәк баулы былбыл кош»та Шифан, «Хушлашырга иртәрәк бит әле»дә Фаягөл, «Сөяркә»дә Хатимә, «Тол хатыннар көймәсе»ндә Аида, «Гайфи бабай, өйлән давай!»да картның кызы Наилә, «Хуҗа Насретдин»дә Сәхилә карчык һәм башка бик күп образлар бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Театр юбилее, archived from the original on 2011-11-21, retrieved 2011-09-29 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]