Асаф Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асаф Вәлиев latin yazuında])
(Asaf Wäliyev битеннән юнәлтелде)


Асаф Вәлиев
Тулы исеме

Асаф Әсгать улы Вәлиев

Туу көне

26 июнь 1959(1959-06-26) (64 яшь)

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

Эстрада җырчысы,укытучы

Моң

лирик баритон

Жанрлар

эстрада, халык җырлары

Коллективлар

"Асаф" жыр театры

Бүләкләр

«Татар жыры» Халыкара фестиваль-конкурсында лауреат (1нче премия)(1989), Татарстанның атказанган артисты(1993), Татарстанның халык артисты (2000)

Асаф Әсгать улы Вәлиев — популяр эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты.

Актаныш районы Адай мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педучилищысында белем ала. Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1980), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (1986) тәмамлый (остазлары И.Ишбуләков, Э.Трескин, С.Җиһанова). Консерваториядә укыганда Виктор Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр киночелтәре джаз оркестрында солист булып эшли. Укуын тәмамлагач 1986 елда Асафны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә чакыралар. 1989 елда «Татар җыры» халыкара фестиваль-конкурсында лауреат исеменә лаек була (1 нче премия). 1993 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 1994 елдан «Асаф» җыр театрының сәнгать җитәкчесе һәм солисты (Казан). Россия, Финляндия, Төркия, Украина, Узбәкстан, һ.б. илләрдә гастрольләрдә була. 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]