Роза Туфитуллова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Туфитуллова latin yazuında])
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 17 октябрь 1945(1945-10-17) (78 яшь)
Туу урыны Яңа Үзи, Аксубай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре журналист
Эш урыны Татарстан (телерадиокомпания), «Сабантуй» журналы, Ялкын, Сөембикә (журнал), Бөтендөнья татар конгрессы һәм Дәүләт Советы
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[1]
Әгъзалык Россия Федерациясе Иҗтимагый пулатының беренче чакырылышы (2006-2008)[d] һәм ССРБ Журналистлар берлеге[d][1]
Бүләкләр

Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова (1945 елның 17 октябре, Яңа Үзи, Аксубай районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ) — татар журналисты, дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклесе. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе (2005), Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (2023).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында дөньяга килә. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Гаиләдә алты бала булалар, Роза иң олысы булганга, балаларны тәрбияләү аның җилкәсендә була[2]. Яшьтән үк тырыш, зирәк һәм акыллы булуы ярдәм иткәндер, кыз урта мәктәпне алтын медальга, ә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

1969 елдан - Казан телевидение студиясенең балалар тапшырулары редакторы.

1973 елдан "Яшь ленинчы" республика балалар газетасында эшли, 1977-1986 елларда әдәби хезмәткәр, өлкән корреспондент, баш мөхәррир вазыйфасын башкара.

1986-1988 - "Ялкын" Республика балалар журналы баш мөхәррире.

1988 елда исә хатын-кызлар өчен «Азат Хатын» Республика иҗтимагый – сәяси һәм сәнгать журналының баш мөхәррире (1991 елдан - «Сөембикә» журналы).

1992-2002 - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, "Ак калфак" татар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.

1999-2004 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары.

Беренче чакырылыш РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2006-2008), Иҗтимагый палатаның мәдәни һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы.

Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе (1993 елдан башлап) һәм Россиядә ир-атларның һәм хатын-кызларның тигез хокукларын һәм тигез мөмкинлекләрен тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы рәисе каршындагы Иҗтимагый комиссия составына керә.

Борынгы татар чигүләрен җыю белән шөгыльләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә, улы һәм кызы бар.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004)