Эмиль Җәләлетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмиль Җәләлетдинов latin yazuında])
Эмиль Җәләлетдинов
Туган 2 июль 1933(1933-07-02) (90 яшь)
Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд
Үлгән 19 март 2023(2023-03-19) (89 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Җефет Венера
Балалар кызы Диана

 Эмиль Җәләлетдинов Викиҗыентыкта

Эмиль Җәләлетдинов — җырчы (лирик-драматик баритон), татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстан АССРның халык (1973), РСФСРның атказанган (1982) артисты.

Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, анда музыка мәктәбен тәмамлагач, Ташкәнт консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияте Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара.

1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 19 мартында 90 нчы яшендә инфаркт булып Казанда вафат.[2] Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләнгән.[3]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Венера, телевидениедә режиссер булып эшләгән (COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булган). Кызлары Диана (1981 елгы; 39 яшендә рактан вафат булган), музыка мәктәбен тәмамлаган. Оныклары Элина (Щуваева, Мәскәүдә бизнесы бар) һәм Артур, музыка мәктәбен тәмамлаганнар, ләкин музыка белән профессиональ шөгыльләнмиләр.[4][5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]