Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)
Габдулла Тукай музей комплексы | |
Габдулла Тукай музей комплексы Викиҗыентыкта |
Габдулла Тукай музей комплексы | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1971 |
Урын | 422035 ТР, Арча районы, Яңа Кырлай, Үзәк ур., 4а. |
Директор | Дамир Зиннәтулла улы Абдуллин |
Сайт | Музей сайты |
Габдулла Тукай музей комплексы Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (рус. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая) — Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей-комплекс). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886—1913) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.
Музей комплексына керә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдулла Тукай музее (Яңа Кырлай)
- Сәгъди абый йорты (Яңа Кырлай)
- Әхмәтхан бай йорты (Яңа Кырлай)
- Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)
Филиалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хуҗалык-эксплуатация хезмәте
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музей 1960-елларның икенче яртысында җәмәгатьчелек башлангычында эшли. Беренче экспозиция авыл китапханәсе бинасында төзелә. Нигез салучылар — Хөснурый Хәбри кызы Хәбриева (1901—1967), Азия Нурулла кызы Шакирова. 1971 елдан — «дәүләт музее» статусында. 1976 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла. 1976—1979 елларда, Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сынчы Бакый Урманче проекты буенча нарат бүрәнәләрдән ике катлы яңа бина төзелә[1]. 1979 елда Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. 2007 елдан — ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль мәдәният оешмасы.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Экспозицияләр ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш экспозициясе, музей өчен 1976—1979 елларда махсус төзелгән ике катлы бинада әдәбият-сәнгать экспозициясе. Музей чикләре тимер рәшәткә белән уратып алынган.
Бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулу алдыннан Яңа Кырлай авылында «1892―1895 елларда шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән крестьян Сәгъди утары» дигән агачтан төзелгән сәнгать һәйкәлен реставрацияләү оештырылган. Бинаның түбәсе ремонтланган, таш отмостка ясалган, электр белән тәэмин итү, җылыту системалары алыштырылган, бура реставрацияләнгән, тәрәзәләр алмаштырылган, фасадлар буялган, идәннәрнең эчке бизәү катламы буенча эшләр башкарылган. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм тышкы яктыртуны урнаштыру күзаллана. Эшләрне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла, 2026 елның апрелендә бәйрәм чаралары узачак[2].
Экспонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күргәзмәләр мәйданы — 724 кв. м. Музей фондында 1 700 саклау берәмлеге (төп фондта — 822) (2014 ел ахырына). Музейда милли татар йортының эчке күренеше торгызылган. ХХ гасыр башында салынган Әхмәтхан бай Мөхәммәтҗанов йорты махсус проект буенча төзекләндерелә. Экспозициядә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Яңа Кырлай авылы байларының көнкүрешен тасвирлаган мемориаль әйберләр урын алган. Экспонатлар арасында фисгармония, патефон, шкаф, комод, сепаратор (сөт аеру аппараты) бар.
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдула Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
- Шагыйрьнең балачагы
- Габдулла Тукай тормышының Җаек чоры.
- Габдулла Тукайның Казанда яшәгән вакыты.
- Тукай — бүген.
- Тукай сәнгать әсәрләрендә
- Тукайның Сәгъди Салихов гаиләсендәге тормышы
- XX гасыр башы Яңа Кырлай авылы бай катлау кешеләренең көнкүреше
- Тукай юлы
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Габдулла Тукай музей комплексы | |||||||||
|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы. 2019 елның 17 июль көнендә архивланган. ТР мәдәният министрлыгы сайты
- ↑ Проводится реставрация памятника деревянного зодчества «Усадьба крестьянина Сагди, где в 1892-1895 годах жил поэт Габдулла Тукай».(үле сылтама) Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия, 25.11.2024