Юрий Федотов
Юрий Федотов | |
---|---|
Туган телдә исем | Юрий Степанович Федотов |
Туган | 17 август 1938 Казан, ССРБ |
Үлгән | 6 октябрь 2008 (70 яшь) Казан |
Милләт | рус |
Һөнәре | театр артисты |
Җефет | I - Наталья Брюно, II - Людмила Маклакова |
Балалар | кызы Елена[1] |
Бүләк һәм премияләре | (1981) Муса Җәлил премиясе |
Юрий Федотов, Юрий Степан улы Федотов (рус. Юрий Степанович Федотов; 1938 елның 17 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2008 елның 6 октябре, РФ, ТР, Казан) — театр артисты, Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе иясе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елның 17 августында Казан шәһәрендә туган.
1957 елда В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрына кабул ителә, ярдәмче төркемдә уйный башлый һәм театрның әйдәп баручы артистына кадәр үсә. Әлеге театр каршындагы театр студиясен (1961) тәмамлый[2].
2008 елда вафат.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Театр сәхнәсендә иҗат иткән ярты гасыр дәвамында 200 дән артык, Россия театр сәнгатенең алтын фондына кергән, Татарстанның мәдәни тормышында вакыйга буларак кабул ителгән рольләрдә уйный. Замандашлар образлары тамашачыны намуслы, тугрылыклы булулары һәм артистның ихлас уены белән җәлеп итә.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сатаров (“Дәвам” Диас Вәлиев)
- Муса Җәлил (“Х көне” Диас Вәлиев)
- Абабий (“Изгеләрдән изге” И. Друце)
- Леня Шиндин (“Без, түбәндә кул куючылар” М. Гельман)
- Иван (“Иван һәм мадонна” А. Кудрявцев)
- Иван Позднышев (“Күкрәп яуган арада” А. Штейн)
- Троян (“Астория” кунакханәсе” А. Штейн)
- Петровский (“Большевиклар” М. Шатров)
- Самсон Большов (“Банкрот” А.Островский)
- Михаил Зыков (“Зыковлар” Максим Горький)
- Голубков (“Чабу” М. Булгаков)
- граф Алексей Орлов (“Патша авы” Л. Зорин)
- президент фон Вальтер (“Мәкер һәм мәхәббәт” Ф. Шиллер)
- Жорж Дюруа (“Сөйкемле дус” Г. Мопассан)
- Тевье-сөтче (“Искә алу догасы” Г. Горин)
- Федор патша (“Падишаһ Федор Иоан улы” А.Толстой)
- Тимофей («Чит кеше белән гаилә портреты” С. Лобозеров)
- Эрвин Паркер («Америка себеркесе, яки Россия буйлап исерек ата белән сәяхәт” И. Квирикадзе)
- Хлопов («Ревизор» Н. В. Гоголь)
- Лоби («Ханымның килүе” Ф. Дюрренматт)[3].
Юрий Федотов: Кайдадыр укыганым бар: туган җирнең икмәген ашарга, туган як чишмәсенең суын эчәргә кирәк дип. Менә шуның өчен дә мин Одесса театрына китмәдем. Кира Муратова чакырса да. Станислав Говорухин чакырса да.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россиянең халык артисты (1996).
- Татарстан АССРның халык артисты.
- Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе — П. Нилинның “Явызлык” әсәре буенча куелган спектакльдә Венька Малышевны уйнаган өчен[4].
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) — В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында М. Шатровның “Большевиклар” һәм А. Штейнның “Астория” кунакханәсе” спектакльләрендә баш каһарманнарны уйнаган өчен.
- Хөрмәт Билгесе ордены.
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Диана Геворгян. Юрий Федотов: Тратиться надо в нашей профессии. “Казань” журналы өчен, 16 октябрь, 2009 ел.