Рабит Батулла
Батулла | |
---|---|
Туган телдә исем | Роберт Мөхлис улы Батуллин |
Туган | 26 март 1938 (86 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Түбән Олыҗы |
Яшәгән урын | Габдулла Тукай урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия СССР |
Һөнәре | язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе |
Җефет | Рузия (III никахы)[2] |
Балалар | улы Илдар, кызы Ирина;[3]уллары Нурбәк, Байбулат (III никахтан) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, (2006 ел) |
Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев исемендәге (2024) премия лауреаты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 ― «Ядәч! Истә!» (режиссер Байбулат Батуллин) ― Рәсим бабай (төп рольләрнең берсе).
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул:
- 1991 елда Гаяз Исхакый исемендәге һәм
- 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.
- 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[4]
Хөрмәтләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 елның февралендә Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә язучының музей-бүлмәсе ачыла.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Камилә Закирова. Байбулат Батулла: «Безнең әти бик миһербанлы». «Татарстан яшьләре», № 39, 26.03.2013
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ Адилә Борһанова. Түбән Биштә Рабит Батулла исемендәге музей булдырылды. Зәй хәбәрләре, 17.01.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әдәби мирас сайты
- Китапханә сайты 2016 елның 18 март көнендә архивланган.
- Батулланың официаль сайты
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 март көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зәй районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар язучылары
- Татар драматурглары
- Татар милли хәрәкәте шәхесләре
- Татар режиссёрлары
- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Тинчурин театры режиссерлары
- Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары