Русия
Wikipedia проектыннан
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Русия Федерациясе (Рәсәй, русча: Российская Федерация, Россия, РФ) Евразияда урнашкан күпмилләтле дәүләт. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Рәсәй Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Рәсәй Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның Июненнән РФ дип атала. Аурупаның шәрык, Азияның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Мәйданы 17075,4 мең кв. км. Халкы 142 млн. кеше. (2002). 100дән артык милләтне берләштерә. Руслар — 81,5%, татарлар — 3,8%, украиннар — 3%, чуашлар — 1,2% тәшкил итә (1989). Башкаласы — Мәскәү.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Сәясәт
РФ 83 административ-территориаль берәмлекне, ш.и. 21 республиканы үз эченә ала (Татарстанны да). РФ үз конституциясы буенча федератив демократик дәүләт.
Президенты — Дмитрий Медведев. Премьер-министры — Владимир Путин.
Илдә «Бердәм Россия» фиркасенең йогынтысы зур.
[үзгәртү] Икътисад
Төп мәкалә: Рәсәй икътисады
Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90% чамасы, газның 73%, җитештерелгән электроэнергинең 63%, эшкә яраклы агачның 90%, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80% РФ өлешенә туры килә.
[үзгәртү] Тарих
Төп мәкалә: Рәсәй тарихы
1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Рәсәйнең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Рәсәй үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә("Рәсәй Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Җөмһүрияте дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә).
[үзгәртү] РФ Татарлары
РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төн Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Курган, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Рязань, Саратов, Свердлов, Томск, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.