Галиев мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галиев мәчете latin yazuında])
(Ğäliev mäçete битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Галиев мәчете
Сурәт
Нигезләнү датасы 1798
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Архитектура стиле классицизм[d]
Рәсми ачылу датасы 1801
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Урам Париж Коммунасы урамы һәм Габдулла Тукай урамы
Commons-logo.svg Галиев мәчете Викиҗыентыкта

Галиев мәчете (Бишенче җамигъ мәчет, Муса бай мәчете) — Казанның тарихи мәчетләреннән берсе, татар архитектурасы үрнәге. Элекке Печән базарыннан ерак түгел урнашкан. Ике катлы, ике заллы җамигъ мәчет.

Мәчет 17981801 елларда Казан сәүдәгәре Муса Мәмәшев акчасына төзелә. Архитектураның башлангыч классицизм юнәлешендә. 1882 һәм 1897 елларда сәүдәгәр И. Уразаев, М. Галиева һәм И. Иманкуловлар акчасына мәчет төньяк һәм көньяктан киңәйтелә, бизәлеше соңгы классицизм юнәлешенә әйләнә.

1930-елларда мәчетнең манарасы сүтелә, мәчет кунакханә булып кулланыла башлый. 1992 елдан янә мәчет булып кулланыла. Хәзерге урнашу урыны: Тукай урамы, 40 нчы йорт.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани