Зәңгәр мәчет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәңгәр мәчет latin yazuında])
(Zäñgär mäçet битеннән юнәлтелде)
Зәңгәр мәчет
Нигезләнү датасы 1815
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан һәм Казан
Урам Сара Садыйкова урамы һәм Фатыйх Кәрим урамы
Урын Иске Бистә
Хуҗасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Архитектура стиле классицизм[d]
Рәсми ачылу датасы 1819
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Зәңгәр мәчет Викиҗыентыкта

Зәңгәр мәчетКазанның Иске татар бистәсендә урнашкан тарихи мәчет. Андый атама мәчеткә диварларның төсенә карап бирелгән. 18151819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Аитов-Заманов акчаларына төзелә.

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600186000объект № 1600186000

Гыйбадәтханә архитектураның классицизм юнәлешенә карый. Архитекторы билгесез. Бина ике катлы, ике заллы. Түбәсендә өч яруслы манара урнаша.

Мәчет 18151819 елларда төзелә. 1864 елда Казан сәүдәгәре Г. Мостакыймов үзенең җирен бүлеп биреп, мәчетне киңәйтә. 1907 елда сәүдәгәр Г. Ишмуратов акчаларына михраб өлеше киңәйтелә. 1932 елның 10 мартында мәчет ябыла, 1930 нчы елларда манара сүтелә. Совет чорында мәчет яшәү урыны булып кулланылган. 1993 елдан мәчет торгызыла. 2009 елда аның манарасы кире кайтарыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салихов, Р. Р. Исторические мечети Казани / Р. Р. Салихов, Р. Р. Хайрутдинов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани