Колшәриф мәчете
| Колшәриф мәчете | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1996 |
| ... хөрмәтенә аталган | Колшәриф |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Казан |
| Урын | Казан Кирмәне |
| Материал төре | таргылташ һәм мәрмәр[d] |
| Архитектор | Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров |
| Архитектура стиле | ислам мигъмарияте[d] |
| Рәсми ачылу датасы | 24 июнь 2005 |
| Сыйдырышлык | 6000 |
| Рәсми веб-сайт | kazan-kremlin.ru/muzej-zapovednik/o-kremle/arhitektura/(рус.) |
| Мәзһәб | Хәнәфи мәзһәбе |
Кол Шәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчет Казан ханлыгы чорында шактый данлыклы иде. XVI гасырда Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк булган.
Кол Шәриф - татар халкы каһарманы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
Торгызылган мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.
Архитектурасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.
Бина төнлә матур яктыртыла.
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рәсми сайт 2009 елның 9 июль көнендә архивланган (рус.)
| Казанның истәлекле урыннары | ||

