Уфа: юрамалар арасында аерма
к викиләштерү |
DerslekBot (бәхәс | кертем) к redact, replaced: Рәзән → Рязань using AWB |
||
Юл номеры - 151: | Юл номеры - 151: | ||
== Тарих == |
== Тарих == |
||
[[Рәсем:Ufa prokudin.jpg|200px|thumb|left|Уфаның күренеше, 1910]] |
[[Рәсем:Ufa prokudin.jpg|200px|thumb|left|Уфаның күренеше, 1910]] |
||
Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, [[Торатау]] исемле урында [[нугайлар]]ның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була. |
Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, [[Торатау]] исемле урында [[нугайлар]]ның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була. |
||
[[1574 ел]]ның яз башында [[Агыйдел (елга)|Агыйдел]] елгасы белән [[Каридел]] елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 һектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган. |
[[1574 ел]]ның яз башында [[Агыйдел (елга)|Агыйдел]] елгасы белән [[Каридел]] елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 һектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган. |
||
[[1586 ел]]дан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой [[Явыз Иван]] хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була. |
[[1586 ел]]дан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой [[Явыз Иван]] хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була. |
||
[[1708 ел]]дан — [[Казан губернасы]] составында, [[1728 ел]]дан — Уфа провинциясе үзәге, [[1744 ел]]дан — Ырынбур губернасына беркетелгән, [[1781 ел]]дан — [[Уфа наместниклыгы|Уфа калгайлыгының]] үзәге, [[1796 ел]]дан — яңадан [[Ырынбур губернасы]] составында, [[1802 ел]]дан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, [[1865 ел]]дан — [[Уфа губернасы]] үзәге, [[1922 ел]]дан — [[Башкортстан]]ның баш каласы. |
[[1708 ел]]дан — [[Казан губернасы]] составында, [[1728 ел]]дан — Уфа провинциясе үзәге, [[1744 ел]]дан — Ырынбур губернасына беркетелгән, [[1781 ел]]дан — [[Уфа наместниклыгы|Уфа калгайлыгының]] үзәге, [[1796 ел]]дан — яңадан [[Ырынбур губернасы]] составында, [[1802 ел]]дан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, [[1865 ел]]дан — [[Уфа губернасы]] үзәге, [[1922 ел]]дан — [[Башкортстан]]ның баш каласы. |
||
Юл номеры - 201: | Юл номеры - 201: | ||
== Транспорт == |
== Транспорт == |
||
=== Автомобиль транспорты === |
=== Автомобиль транспорты === |
||
Шәһәр аша <span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;"> [[М7 «Идел»|<span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;">М7</span> «Идел»]]</span> «Идел» ([[Мәскәү]] — [[Владимир]] — [[Нижгар]] — [[Чабаксар]] — [[Казан]] — Уфа), [[М5 «Урал»|<span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;">М5</span> «Урал»]] «Урал» ([[Мәскәү]] — [[ |
Шәһәр аша <span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;"> [[М7 «Идел»|<span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;">М7</span> «Идел»]]</span> «Идел» ([[Мәскәү]] — [[Владимир]] — [[Нижгар]] — [[Чабаксар]] — [[Казан]] — Уфа), [[М5 «Урал»|<span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold;">М5</span> «Урал»]] «Урал» ([[Мәскәү]] — [[Рязань]] — [[Пенза]] — [[Самар]] — Уфа — [[Чиләбе]]), <span style="padding:1px .5em; color:#ffffff; background-color:#0090ff; font-weight:bold; font-color:white;">Р314</span> (Уфа — [[Стәрлетамак]] — [[Ырынбур]]) автоюллар баралар. |
||
=== Тимер юл транспорты === |
=== Тимер юл транспорты === |
20 гый 2020, 19:53 юрамасы
Уфа | |
---|---|
Ил | Русия |
Республика | Башкортстан |
Координатлар | 54°43'34"тн, 55°56'51"кнч |
Эчке бүленеш | 7 район |
Уфа мэры | Өлфәт Мостафин[1] |
Нигезләнгән | 1574 |
Мәйдан | 707 км² |
Мәркәз биеклеге | 150 м |
Рәсми тел | [[башкорт теле, рус теле]] |
Халык саны | 1 062 300[2] кеше |
Халык тыгызлыгы | 1466 кеше/км² |
Агломерация | 1 300 000 |
Милли состав | татарлар, башкортлар, урыслар һ.б. |
Дини состав | мөселманнар, христианнар |
Телефон коды | 347 |
почта индекслары | 450000—450999 |
Рәсми сайт | ufacity.info |
Кардәш шәһәрләр | Әнкара, Һалле, Чиләбе[3] һәм Цицикар[d][4][5][6] |
Кардәш шәһәрләр | Әнкара, Һалле, Чиләбе[3] һәм Цицикар[d][4][5][6] |
Бүләкләр | |
Уфа (баш. Өфө, чирм. Ӱпӧ, чуаш. Ĕпхӳ) яки Өфе[7] — Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.
2010 елдагы Бөтен Русия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны 1 062 300 кеше. Мәйдан — 707,93 км².
1719—1775 елларда Уфа провинциясе үзәге; 1781—1796 елларда Уфа наместниклыгы үзәге; 1782—1922 елларда бер вакытта Уфа өязенең дә үзәге; 1865—1919 елларда Уфа губернасы үзәге; 1922—1990 елларда Башкорт АССР-ының, 1990 елдан Башкортстанның башкаласы, 1930 елдан бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). 2006 елдан административ реформа буенча берничә торак пункты белән бергә Уфа шәһәре шәһәр округы составына керә.
Русиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.
География
Уфа шәһәре Агыйдел елгасының сул ягында, аңа Караидел һәм Дим елгалары кушылган төшендә урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы — 28 километр, төньяктан көньякка озынлыгы — 53 километр.[8]
Уфадан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[9] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ижау ~ 394 км Киров ~ 777 км |
Пермь ~ 522 км Сыктывкар ~ 1204 км |
Екатиринбур ~ 547 км Төмән ~ 808 км |
|||||||
Самар ~ 463 км Мәскәү ~ 1355 км |
Чиләбе ~ 417 км Омск ~ 1353 км |
||||||||
Сарытау ~ 918 км Волгоград ~ 1311 км |
Ырынбур ~ 374 км Актүбә ~ 627 км |
Костанай ~ 732 км Нурсолтан ~ 1423 км |
|||||||
Климат
Уфа климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 5,8 | 9,2 | 14,3 | 30,9 | 36,2 | 38,3 | 38,6 | 38,5 | 33,4 | 26,8 | 14,7 | 5,0 | 38,6 |
Уртача максимум, °C | −9,5 | −7,7 | −0,4 | 11,0 | 20,1 | 24,6 | 25,5 | 22,8 | 16,8 | 7,7 | −1,7 | −6,7 | 8,6 |
Уртача температура, °C | −13,7 | −12,6 | −5,8 | 5,2 | 13,1 | 18,0 | 19,3 | 16,5 | 10,9 | 3,6 | −4,8 | −10,4 | 3,4 |
Уртача минимум, °C | −18,5 | −17,8 | −11,2 | 0,2 | 6,6 | 11,8 | 13,5 | 11,0 | 6,2 | 0,3 | −8,1 | −14,6 | −1,6 |
Абсолют минимум, °C | −48,5 | −43,5 | −34,4 | −29,7 | −9,7 | −1,2 | 1,4 | −0,6 | −6,8 | −25,6 | −35,1 | −45 | −48,5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 45 | 37 | 26 | 34 | 37 | 58 | 61 | 60 | 53 | 62 | 53 | 51 | 577 |
Чыганак: Погода и климат |
Сәгать поясы
Уфа халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.
Тарих
Казан ханлыгы заманында Уфа ярымутравында, Торатау исемле урында нугайларның ныгытмасы була. Әлеге ныгытма тирәләре нугайларның кышлау урыны була.
1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Каридел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май мәйданына туры килә. Аның майданы 1,2 һектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.
1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Явыз Иван хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була.
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елдан — Уфа калгайлыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, 1865 елдан — Уфа губернасы үзәге, 1922 елдан — Башкортстанның баш каласы.
1918 елның 5 июлендә, Ватандашлар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән чехословак корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитәте контроленә күчте. Шул ук елның 8—23 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенрусия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң Омскига күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк Кызыл Гаскәре аны кире ала.
ХХ гасырның 20-30-нчы елларда шәһәр зур үсешне кичерә, тулаем сәнәгый продукциясе 16 тапкырга арткан. Сугышкача елларда Уфа сәнәгый комбинаты, Уфа моторлар төзү заводы, ТЭЦ, һәм нефть эшкәртү заводлары сафка басканнар.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгый ширкәт, дәүләт оешма, кайбер фәнни-тикшеренү институтлар, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгәннәр.
1944 елда Уфаның Сталин районы шәһәр составыннан чыгарылган һәм Черниковск шәһәренә үзгәртеп корылган. 1956 елда ул яңадан Уфа составына кергән.
1974 елда шәһәр Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнде.
Шәһәр районнары
Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».
Халык
1811[10] | 1840[10] | 1856[10] | 1863[10] | 1897[11] | 1913[10] | 1926[10] | 1931[10] | 1939[10] | 1959[12] | 1970[13] | 1979[14] | 1989[15] | 2002[16] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~9 200 | ~16 500 | ~12 900 | ~16 500 | 49 275 | ~78 000 | ~97 700 | ~123 400 | ~250 000 | 546 878 | 770 905 | 969 289 | 1 082 052 | 1 042 437 | 1 062 300 |
Милли состав (2002): урыслар — 50,6%, татарлар — 28,0%, башкортлар — 14,7%, украиннар — 1,7%, чуашлар — 1,0%.[17]
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1650[18] | 1718[18] | 1811[18] | 1840[18] | 1856[19] | 1863[19] | 1865[18] | 1879[18] |
700 | ↗5600 | ↗9200 | ↗16 500 | ↘12 900 | ↗16 500 | ↗20 100 | ↗23 200 |
1886[18] | 1897[20] | 1913[18] | 1914[19] | 1916[18] | 1920[18] | 1923[18] | 1926[20] |
↗27 000 | ↗49 275 | ↗100 700 | ↘99 900 | ↗112 700 | ↘92 800 | ↘85 300 | ↗98 537 |
1931[18] | 1939[18] | 1945[18] | 1956[21] | 1959[22] | 1962[19] | 1967[19] | 1970[23] |
↗125 000 | ↗250 000 | ↗264 800 | ↗265 000 | ↗546 878 | ↗610 000 | ↗704 000 | ↗770 905 |
1973[19] | 1976[19] | 1979[24] | 1982[19] | 1986[19] | 1989[25] | 1992[19] | 1996[19] |
↗844 000 | ↗924 000 | ↗969 289 | ↗1 023 000 | ↗1 077 000 | ↗1 082 052 | ↗1 097 200 | ↘1 096 400 |
1998[19] | 2000[19] | 2001[19] | 2002[26] | 2003[18] | 2004[18] | 2005[18] | 2006[18] |
↘1 086 300 | ↗1 091 200 | ↘1 091 100 | ↘1 042 437 | ↗1 043 306 | ↘1 040 623 | ↘1 036 026 | ↘1 029 616 |
2007[18] | 2008[18] | 2009[27] | 2010[28] | 2011[18] | 2012[29] | 2013[30] | 2014[31] |
↘1 022 575 | ↘1 021 458 | ↗1 024 842 | ↗1 062 319 | ↗1 065 602 | ↗1 072 291 | ↗1 077 719 | ↗1 096 702 |
Югары уку йортлары
Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары:
- Башкортстан дәүләт университеты
- Уфа дәүләт авиация техник университеты
- Уфа дәүләт нефть техника университеты
- Башкорт дәүләт медицина университеты
- Башкортстан дәүләт педагогика университеты
- Уфа дәүләт сәнгать институты
республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.
Икътисад
Уфада Русянең эре нефть эшкәртеү һәм химия заводлары урнашкан. Улар арасынды: Яңа-Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфа нефть эшкәртеү заводы, Уфаоргсинтез, Уфанефтехим.
Транспорт
Автомобиль транспорты
Шәһәр аша М7 «Идел» «Идел» (Мәскәү — Владимир — Нижгар — Чабаксар — Казан — Уфа), М5 «Урал» «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), Р314 (Уфа — Стәрлетамак — Ырынбур) автоюллар баралар.
Тимер юл транспорты
Моны да карагыз: Уфа тимер юл вокзалы
Тимер юл Уфага 1886 елда килә.
Уфада Куйбышев тимер юлының Башкорт бүлекчәсе идарәсе урнаша.
Уфада туган танылган шәхесләр
Язучылар, мәгърифәтчеләр
- Сергей Аксаков (1791—1859) — рус язучысы.
- Ибраһим Терегулов (1852—1921) — мәгърифәтче.
- Сергей Довлатов (1941—1990) — язучы.
- Рамил Хәкимов (1932—1996) — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1976).
Сәясәтчеләр, хәрбиләр
- Георгий Афанасьев (1848-1925), Украина тышкы эшләр министры (1918).
Балет артистлары
- Адоль Хәмзин (1934) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1966).
- Фирдәвес Нәфыйкова (1938-2008) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР халык артисты (1974), С. Юлаев премиясе лауреаты (1977).
- Марат Дәүкәев (12.09.1952) — балет артисты, РСФСР атказанган артисты (1983).
- Леонора Куватова — балет артисты, мөгаллим, РСФСР халык артисты (1982), С. Юлаев премиясе лауреаты (1987).
- Ринат Әбүшахманов (1980) — балет биючесе, хореограф, БР атказанган артисты (2008).
- Гүзәл Сөләйманова — балерина, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008).
- Гөлсинә Мәүлекәсова (1981), балет биючесе, С. Юлаев бүләге иясе.
Җырчылар
- Әскар Абдразаков (1969) — опера җырчысы, БР халык артисты (1994).
- Илдар Абдразаков (1976) — опера җырчысы, БР (2011) һәм ТР (2013) халык артисты.
- Әлфия Кәримова — опера җырчысы, БР атказанган артисты
Рәссамнар, режиссерлар, актерлар
- Рөстәм Сабитов (1955) — композитор, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2010).
- Таһир Рәхимов (1963) — кино, театр (Мәскәү) артисты, Русиянең атказанган артисты (2007).
- Айрат Әбүшахманов (1974) — режиссёр, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2012).
- Мәхмүт Рәфыйков (01.03.1924) — кинооператор, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).
- Радик Батыршин (28.07.1968) — продюсер, «Мир» телерадиокомпаниясе генераль директоры (2007).
- Айрат Терегулов (1957), рәссам, С. Юлаев бүләге иясе.
Галимнәр, медиклар
- Ринат Садыйков (1957-2008) — Русиянең атказанган тренеры (хәрби самбо), техник фәннәр докторы, профессор.
- Камил Галимов (1962) — табиб, медицина фәннәре кандидаты.
Галерея
-
Лалә-Тюльпан мәчете
-
«Нур» театры каршында Тукай һәйкәле
Моны да карагыз
- Уфа метрополитены
- Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее, Мәҗит Гафури музее
- Советлар Берлеге Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гөбәйдуллин һәйкәле янындагы Мәңгелек ут
Искәрмәләр
- ↑ Уфа мэры булып Өлфәт Мостафин сайланды. «Азатлык радиосы», 29.09.2018
- ↑ Халык саны 100 меңнән артык булган Русия шәһәрләре исемлеге
- ↑ 3,0 3,1 https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/ufa-bashkortostan
- ↑ 4,0 4,1 http://english.qqhr.gov.cn/youhaochengshi.php
- ↑ 5,0 5,1 http://www.qqhr.gov.cn/qqhe/c103770/202312/c02_431206.shtml
- ↑ 6,0 6,1 http://www.qqhr.gov.cn/qqhe/c103770/ztzl.shtml
- ↑ Татар телендә икенче язылышы, юл такталарында очрый
- ↑ http://www.ufacity.info/ufa/passport.php
- ↑ Расчет расстояний между городами. АвтоТрансИнфо. 2009-08-13 тикшерелгән.
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 10,6 10,7 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/ufa/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1583
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ 18,00 18,01 18,02 18,03 18,04 18,05 18,06 18,07 18,08 18,09 18,10 18,11 18,12 18,13 18,14 18,15 18,16 18,17 18,18 18,19 18,20 Подготовка к проведению всероссийской переписи населения на территории городского округа г. Уфа
- ↑ 19,00 19,01 19,02 19,03 19,04 19,05 19,06 19,07 19,08 19,09 19,10 19,11 19,12 19,13 Народная энциклопедия «Мой город». Уфа. әлеге чыганактан 2013-10-09 архивланды. 2013-10-09 тикшерелгән.
- ↑ 20,0 20,1 Расселение народов Исторического Башкортостана
- ↑ Народное хозяйство СССР в 1956 г. (Статистический сборник). Государственное статистическое издательство. Москва. 1956. әлеге чыганактан 2013-10-26 архивланды. 2013-10-26 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
Чыганак
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Октябрь Инкыйлабы ордены белән бүләкләнгән шәһәрләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- 1574 елда нигезләнгән торак пунктлар
- Навигация калыплары:Регионнар темаларда
- Калыплар:Башкортстан
- Башкортстан шәһәрләре
- Русия субъектлары башкалалары
- Миллионлы шәһәрләр
- Уфа