Рамил Төхфәтуллин
Рамил Төхфәтуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин |
Туган | 2 октябрь 1966 (58 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | режиссер, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина |
Балалар | кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | |
Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1].
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
- Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
- Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
- Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
- Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
- Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
- Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
- Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
- Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
- Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
- Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
- Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
- Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2004 — «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча)[2]
- Дилемма
Телевидение
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 — ? — ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып баручысы.
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2009 ― Габдулла Тукай премиясе
- 2003 ― Татарстанның халык артисты
- 2023 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты ― «илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[3][4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Алсу Сәлах. Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы. «Җайдак» интернет-басмасы сайты
- ↑ Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр. Татар-информ, 13.02.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11.02.2023 № 81. 2023 елның 15 май көнендә архивланган. Официальный интернет-портал правовой информации(рус.)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2 октябрь көнне туганнар
- 1966 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Аксубайда туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Татарстанның халык артистлары
- Камал театры актерлары
- Габдулла Тукай ролен башкарган артистлар
- Татар режиссёрлары
- Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Россиянең атказанган артистлары