Илдар Хәйруллин (1950)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Хәйруллин (1950) latin yazuında])
Илдар Хәйруллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илдар Зиннур улы Хәйруллин

Туу датасы:

6 июнь 1950(1950-06-06) (73 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры, педагог

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1970 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) - 2010
РФ атказанган артисты – 1999 ТР халык артисты - 1991«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены - 2020

ildar3522

Илдар Хәйруллин, Илдар Зиннур улы Хәйруллин (1950 елның 6 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Камал театры актеры (1970 елдан), Казан театр училищесынең актерлык осталыгы педагогы (1975 елдан), ТР халык (1991), РФ атказанган (1999) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 6 июнендә Казанда туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1970). Казанда 5нче мәктәпне тәмамлаган Илдар 1966 елда театр училищесынә кергәндә, татарча белми диярлек, шуңа күрә укуханәнең рус төркемен сайлый. Әмма театр училищесы директоры Арнольд Лев улы Шапиро аңа татар төркеменә керергә тәкъдим итә. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов җыйган беренче актерлык курсында укып чыга. Курсташлары: Луара Шакирҗанова, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Дамирә Кузаева, Флёра Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов, Айдар Хафизов (педагоглар Марсель Сәлимҗанов (I чыгарылышы), Габдулла Шамуков).

1975 елдан үзе дә әлеге уку йортында актерлык осталыгыннан укыта башлый[1]. Шәкертләре арасында — Фәрит Бикчәнтәев, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхфәтуллин, мөфти Равил Гайнетдин, Люция Хәмитова һ. б.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдар Хәйруллин — күпкырлы актер. Иҗатының башлангыч чорында Камал театры спектакльлләрендә баш рольләрдә яшь егетләрне уйнаган. Төрле планда һәм төрле жанрда характерлар тудыру остасы. Режиссер буларак, спектакльләр дә куя. Соңгы вакытта уйнаган баш рольләре — 2018 елда уйнаган Идегәй роле (Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран» (рус. И дольше века длится день, Буранный полустанок) әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган [2]), 2019 елда уйнаган Тамерлан роле (Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Исәнмесез» спектаклендә[3]).

Режиссер буларак, төрле театр сәхнәләрендә спектакльләр куя. 1975 елдан ул Камал театрында — ике дистәгә якын спектакль, ике дистәгә якын спектакльне — район театр коллективларында, барыннан да бигрәк Әлмәт театрында (Әлмәт театрында «Сөяркә» (Туфан Миңнуллин), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин), «Пуля» (Данил Салихов), «Минем кайнанам» (Г. Хугаев), «Очраклы тукталыш» (Данил Салихов), «Әнкәй» (С. Белов), «Үз хатыныма өйләнәм» (Наил Гаетбай), «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт), «Тыкрыкта булган эш» (Зөлфәт Хәким) спектакльләрен куя[4]) куя башлый[5]. Камал театрында лаеклы ялга чыккан өлкән буын актерлары белән Александр Галинның «Ретро» әсәрен сәхнәләштерә.

2005 елдан Камал театрында Таҗи Гыйззәт әсәре буенча И. Хәйруллин куйган «Кыю кызлар» спектакле бара. 2014 елда әлеге спектакльне Әлмәт театрында да куя, март аенда Уфадагы гастрольләре вакытында Нур театры сәхнәсендә күрсәткәндә, спектакль Башкортстанның кайбер даирәләрендә ризасызлык уята[6]. ТР мәдәният министры урынбасары Ирадә Әюпова рәсми рәвештә «милли хисләре һәм тойгыларына зыян килгән» Уфа тамашачыларыннан гафу үтенә.

Илдар Хәйруллин: «Театрда барысы да рөхсәт ителә, бердәнбер нәрсә бар, куелган әйберең әдәпсез булырга тиеш түгел, талантлы булырга тиеш»[7]

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Моабит дәфтәре» фильмында — Зәйни. 1968
«Мәңгелек буран»да Идегәй. 2018

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968 — «Моабит дәфтәре» (Ленфильм, режиссер Леонид Квинихидзе) — Зәйни
  • 2002 — «Ялгыз тәкәрлек»Шакир
  • 2019 — «Зөләйха күзләрен ача» («Русское» киноширкәте, режиссер Егор Анашкин) — мулла (титрларда күрсәтелмәгән)[8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Алсу Әскар кызы Гайнуллина (1954), Камал театры актрисасы (1974 елдан), ТАССР (1986) һәм РФ (1996) халык артисты, РСФСР (1990) һәм ТР (2013) дәүләт премияләре иясе. Улы Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974), Камал театры артисты (1995 елдан), ТР халык артисты (2015), Тукай бүләге иясе (2019).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан театр училищесы педагогик хезмәткәрләре турында белешмә. 2022 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган. [Казан театр училищесы] сайты(рус.)
  2. Татьяна Мамаева. Плач о манкуртах. 2020 елның 1 июль көнендә архивланган. «Реальное время», 06.11.2018(рус.)
  3. Валерия Завьялова, Айрат Нигматуллин. «Разве то, что татарский народ еще живет, – это не чудо?». БИЗНЕС Online, 22.04.2019(рус.)
  4. Илдар Зиннур улы Хәйруллин. Әлмәт театры сайты
  5. Ильтани Илялова. Хайруллин Ильдар Зиннурович. 2020 елның 2 июль көнендә архивланган. Казанский театральный музей(рус.)
  6. Елена Чернобровкина, Радиф Кашапов, Александр Андреев, Эльвира Самигуллина. Как «Смелые девушки» из Альметьевска стали персоной нон-грата в Уфе. БИЗНЕС Online, 22.03.2014(рус.)
  7. Илдар Хайруллин: «Дети наших националистов по-татарски уже не говорят, а у внуков вообще другой менталитет» 2020 елның 1 июль көнендә архивланган.(рус.)
  8. Хайруллин Ильдар Зиннурович. kino-teatr.ru(рус.)
  9. Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020
  10. Рузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Сәлимҗанов премиясен тапшырдылар. Татар-информ, 7.11.2021
  11. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Камал театры сайты, 7.11.2021

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]