Резеда Әхиярова
Резеда Әхиярова | |
---|---|
Туган телдә исем | Резеда Зәки кызы Әхиярова |
Туган | 1 июнь 1956 (68 яшь) Югары Яркәй, Илеш районы, Башкортстан АССР, ССРБ |
Яшәгән урын | Жуковски урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан музыка көллияте |
Һөнәре | композитор |
Җефет | I - Яков Туркенич (1955), |
Балалар | кызы Алина Яков кызы (1977) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (2008) |
Резеда Әхиярова (Резеда Зәки кызы Әхиярова) – композитор, Тукай бүләге иясе. Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).[3] Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык артисты.(2006) Россия Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары. Җәлил бүләге бирү комитеты әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956 елның 1 июнендә Башкортстан АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Музыка буенча белемне Казанның 7-санлы балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында ала. 7 яшеннән Л. И. Блинов сыйныфында композиция буенча да укый[4]. Музыка училищесының теория бүлеген тәмамлый (1975). Казан дәүләт консерваториясенең Р. Белялов сыйныфын аерым билгеле дипломга тәмамлый (1980), композитор, музыка-теория фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Диплом эше: «Зур симфоник оркестр өчен сюита” һәм “Скрипка һәм фортепиано өчен соната”. 1984 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.[5]
Иҗаты.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшли. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. Р. Әхиярованың әсәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал шәһәрләрендә һәм чит илләрдә - Америкада, Алманиядә, Австриядә яңгырый. Венера Ганиева башкаруында җырлары Парижда Татарстан мәдәнияте көннәрендә яңгырый. Хезмәтләре хәзерге заман музыкасы халыкара фестивальләрендә (Америка һәм ССРБ композиторлары фестивале, 1989; Япон һәм татар музыкасы фестивале, 1992; «Европа - Азия» фестивальләре, 1993, 1996, 1998)[6] башкарыла, драма спектакльләрендә, эстрадада, опера сәхнәсендә бердәй еш уйнала. Швеция гитарачысы өчен махсус “Дюнада кич”, “Тартар аллегро” көйләрен яза.[7]
Төп хезмәтләре:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]100 дән артык романс һәм Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев, Разил Вәлиев, Ренат Харис, Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган 200 дән артык җыр, драма спектакльләре өчен язылган көйләр[8]
Зур күләмле хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдулла Тукайның эчке дөньясын ачып бирүче “Шагыйрь мәхәббәте” операсы (Ренат Харис либреттосы) (2006)
- Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Бәби” мюзиклы (2008)
- “Тукай" кинофильмына музыка (2009)
- “Алтын Урда” балетына музыка (2013)[9]
- «Сөембикә» операсы (2018)[10]
- «Иакинф» балетына музыка (2023)[11]
Спектакльләргә көйләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- “Атаклы үрдәк баласы Тим” (Э. Блайтон, 1986)
- “Сөзгәк кәҗә” (М.Супонин, 1987)
- “Кояш һәркемгә бер” (Фәүзия Бәйрәмова, 1987)
- "Гармун һәм скрипка” (Туфан Миңнуллин, 1988)
- “Акбай” трилогиясе (Туфан Миңнуллин, 1989, 1990, 1993)
- “Пар канат” (Юныс Сафиуллин, 1989)
- “Былтыр кысты” (Нәкый Исәнбәт, 1990)
- “Кар патшабикәсе” (В.Куликова, 1990)
- “Танышулар бюросы” (Гафур Каюмов, 1992)
- “Һай, крокодил” (Зөлфәт, 1995)
- “Карак песи” (Х.Фатыйхова, С. Латыйпов, 1997)
- “Умырзая” (Ренат Харис, 2008)
- “Акбай бабай аланы” (Ренат Харис, 2009)
Симфоник хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Зур симфоник оркестр өчен сюита, 4 кисәктә (1980)
- “Кол Гали” симфониясе (1988)
- Габдулла Тукайга багышланган “Моңлы сазым” симфоник поэмасы (1986)
- “Егетләр” симфоник картинасы
- “Яшьләр сабантуйда” эстрада- симфония оркестры өчен пьеса
Вокаль-симфоник хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Баритон һәм симфоник оркестр өчен “Ил таңы” вокал шәлкеме, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1983)
- Хор, симфония оркестры, солистлар өчен “Дуслыкка ода”, Ренат Харис сүзлзренә (1985)
- Тенор, нәфис сүз, симфония оркестры өчен “Ватанга” кантатасы, Ренат Харис сүзләренә (1989)
- Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Тарих битләре” триптихы, Разил Вәлиев, Розалина Шаһиева сүзләренә (1998)
- “Ефәк юлы” вокал-симфония сюитасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2000)
- Тенор, симфония оркестры өчен “Ак сөлге” вокал-симфония поэмасы
- Сопрано, тенор, хор, симфония оркестры өчен “Ашкынулы җыр” кантатасы, Розалина Шаһиева сүзләренә (2001)
Камера - уен кораллары өчен
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кыллы һәм тынлы оркестр өчен септет (1978)
- Скрипка, виолончель, фортепиано өчен трио (1979)
- Кыллы квартет (1996)
- “Сораулар” кыллы триосы (1999)
- Скрипка, фортепиано өчен соната (1980)
- Виолончель өчен соната - монолог (1984)
- Балалар өчен фортепиано пьесалары шәлкеме (1985)
- Скрипка өчен соната (1997)
- Фортепиано өчен пьесалар шәлкеме (1999)
- Скрипка, виолончель, кларнет, фортепиано өчен “Нью-Йорктан шаһит” квартеты (2002)
- Вокал өчен шәлкемнәр
- “Мәхәббәтем” (Ренат Харис, 1988)
- Балалар өчен, татар шагыйрьләре шигырьләренә (1988)
- “Минем калам” (Т. Юсупов, 1997)
- “Чистай сагышлары” (Флёра Тарханова, 1998)
- Балалар өчен “Уйныйбыз, биибез” (Роберт Миңнуллин, С. Латыйпова, 2000)
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008) – “Шагыйрь мәхәббәте”[12] операсы өчен (иҗат төркеме эчендә) һәм симфония әсәрләре шәлкеме өчен.[13]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ генеалогическое дерево, archived from the original on 2014-07-09, retrieved 2014-08-13
- ↑ указ тексты, archived from the original on 2016-01-09, retrieved 2014-08-13
- ↑ Сөмбел Таишева. Тыйнак талант Ул да кайчак зурга өметләнә. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, март, 2-5нче бит
- ↑ http://19972011.tatarstan.ru/?DNSID=ced0f36506cc3ee4b9719833e74d2617&node_id=1175&id=2562(үле сылтама)
- ↑ Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2014-08-13
- ↑ http://info.tatcenter.ru/article/43273/(үле сылтама)
- ↑ Милләттәшләр.ру
- ↑ http://www.russiancomposers.ru/?about=228(үле сылтама)
- ↑ Сююмбике, archived from the original on 2018-09-12, retrieved 2018-09-21
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казанда Ренат Харис либреттосы буенча күренекле архимандрит турында балет спектакле чыга. Татар-информ, 27.07.2023
- ↑ “Шагыйрь мәхәббәте” операсы “Алтын битлек”кә лаек булырга мөмкин. azatliq.org (2008-02-06). 2020-07-28 тикшерелгән.
- ↑ Г. Тукайга багышланган портал
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Композиторы Татарстана. - Москва: Издательство «Композитор», 2009. - 260 с.
- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- «Бәхетле булыгыз» (җыентык). Казан, 1991.
- Сайдашева З. Моңло сазым… / Башкортостан кызы. 1989, №2;
- Сайдашева З. Резеда Әхиярова: Буклет. Казань, 1989.
- Сайдашева З. Песни и мысли Резеды Ахияровой / В мире татарской музыки. Казань, 1995, с. 119 – 120.
- Яхонтова Е. Следуя закону искренности /Сов. музыка, 1991, №5.
- Миңнуллин Р. Үзе яшь, үзе талантлы // Шагыйрь генә булып калалмадым. Казан, 1998;
- Сайдашева З. Резеда Әхиярова / Татарская энциклопедия, Казань, 2002. С.233-234;
- Сафиуллина Л. Тукай на оперной сцене. Лирико-драматическая фантазия «Любовь поэта» / Казань, 2006, № 10-11. С.11 – 16;
- Маряшов М. Голос Тукая / Казань, 2006, № 10-11. С.17 –19;
- Шарифуллина Н. Плывет волшебный кораблик… (о Резеде Ахияровой) / Казань, 2006, № 10-11. С.163 – 169.
- Хазиева А. История любви / Элита, 2006, № 12. С. 62 – 63;
- Сафиуллина Л. Резеда Әхиярова: Буклет. Казань, 2006.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Композиторлар берлеге сайты 2013 елның 29 май көнендә архивланган.
- Резеда Әхиярова: " Я постаралась вложить в оперу всю свою душу" http://info.tatcenter.ru/article/43273/(үле сылтама)
- Резеда Әхиярова: «Мне говорили, не пиши опер, если не хочешь получить инфаркт»
- http://www.kazan.aif.ru/culture/details/83097
- Резеда Әхиярова: «Гонорары за оперу и балет должны быть в разы больше» http://www.business-gazeta.ru/article/88565/